Логотип Казан Утлары
Кызыл кара белән

«... гәр туган сүз ятмаса үз ибенә»

21 февраль – Халыкара Туган тел көне.

21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Димәк, февраль – Халыкара Туган тел ае. Шул уңайдан балалар бакчаларында, мәктәп-гимназия, мәгариф үзәкләрендә атналыклар үтә, газиз телебезгә сакчыл караш тәрбияләү, аны үстерү мәсьәләләре

көн тәртибенә куела, дөньяда гаип булган һәм үлемгә дучар ителгән телләрнең баш саны исәпләнә. Кечерәк милләтләр әлеге афәткә җитәргә ничә адым калганын саный.

Җәмәгатьчелек бераз сискәнеп, тетрәнеп ала...

Тел – тере организм. Ул һәрвакыт үсештә, үзгәрештә, хәрәкәттә. Халык: «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – ди. Туган телнең саулыгы, иминлеге милләтнең сәламәтлегенә бәйле. Милләт кай тарафка таба ни рәвешле хәрәкәт итсә, телебезгә насыйп бәрәкәтне дә шул яктан көтәргә кирәк. Төп максат – бәрәкәт китерердәй кыйбланы дөрес билгеләү.

Теоремалар дәлиллисе юк. Халык язучысы Марсель Галиев тел организмында барган процессны гади генә аңлата: «Үз байлыгыннан үзе сыгылып торган тел тирәгенең эшчән тамырлары җир тирәнлегендәге чишмәләргә тоташкан да, яшәү сутын гасырлар төпкеленнән ала-ала, өскә, яктыга чөеп, һәммә яфрак-сүз кадеренә микъдарлап тараткан».

Күрәбез ки, язма һәм сөйләм телебезнең сафлыгы хакында сүз йөрткәндә, «җир тирәнлегендәге чишмәләргә тоташкан эшчән тамырлар» кәлимәсен онытмау зарур. Ягъни хәзинәбез бай, тиешлесен юллап ала белергә генә кирәк. Кызганыч, юллау күп

вакыт сарыф иткәнгәме, үзгә тел сүзләрен файдаланып юанучылар нур тизлеге белән көннән-көн арта бара.

Әдәби телгә хәрәкәтчәнлек, җанлылык өстәргә теләүме – сүз сәнгатенә гади сөйләм лексикасы мулдан үтеп керде. Аеруча да чит телләрдән алынган кыска, яңгыравык, «ата торган» сүзләргә баеп барабыз. Алар матур әдәбиятны да шактый чуарлыйлар. «Тәки» (так и) кәлимәсе инде калыплашып урнашып килә, «кәнишне», «зерә», «жәлке»ләр әкренләп үз урынын дәгъвалый, «патамушты», «тучны», «пака-пака»лар чиратка тезелгән. Заманында оялып кына «ишек шакыган» «бит» (ведь) сүзенең безнеке түгеллеген хәтерләүче дә сирәктер бүген...

Шул рәвешле, туган телебезнең сүзләрен читкә тибәреп, башкалардан әҗәткә кәлимәләр җыябыз. Без моңа мохтаҗмы? Бәхәсле сорау.

«Утта тотылып, сандалда чүкелгәннән соң, үз телебезнең яңгырашына ягымлыланып күчкән» алынма сүзләргә ихтирам, олы хөрмәт белән якын килергә чакыра Марсель Галиев «Рух» поэмасында. Ә без шулай итәбез дә. Әби-бабайлар,

телләрен сындыра-сындыра, аларны әйтергә юкка өйрәнгәнмени?!

Бөек шагыйребез Дәрдемәнд исә заманында болай ди:

Канча 1  тартсаң, и мөхәррир, сүзне чит тел сибенә,

Тел ясалмас, гәр туган сүз ятмаса үз ибенә.

Үз ибенә яткыручы, әлбәттә – халык, чөнки тел берәр сүзне син яисә мин ялгыш әйтүдән генә бозылмый. Хак хөкемне халык чыгара. Һәм... вакыт. Шулай да алама гадәт җилем кебек бик тиз ябышкан заманда сак кылану, итәк-җиңнәрне җыеп йөрү

мәслихәт.

Алда искәртелгән алынма сүзләр мәсьәләсенең әһәмияте зур булган кебек, сәхифәбезнең узган санда чыкканында әйтелгәнчә, туган телдәге үз сүзләребезне, аеруча да аларның мәгънәләрен тәгаенләмәү очракларының ишәюе көн кадагында тора.

Әдәби әсәрләрдә каләм ияләре еш бутаган синонимик рәтләрнең чираттагысы «дәвер», «чор», «заман», «вакыт», «чак», «мәл» исемнәре белән бәйле.

«Университетта (мәктәптә, мәдрәсәдә һ.б.) уку дәверендә», дип язуны гадәткә керттек. Кешегә карата әйтелгәнен баштан ук искәртеп куйыйк. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (алга таба – сүзлек) «дәвер» сүзен түбәндәгечә шәрехли. Дәвер – чор, заман.

Вакыт. Берәр процессның үсешендәге бер баскыч, стадия. Күргәнебезчә, дәвер шактый зур вакыт аралыгын үз эченә сыйдыра. «Университетта уку чоры», дию дә телебезгә

туры килеп бетми. «Чор» сүзе, гомумән, фигыльләр янәшәсендә кулланылмый диярлек, чөнки кешенең эш-гамәлләрен төгәл билгеләгән фигыльләр аның төсмерен тарайта: «бару чоры», «ашау чоры», «уку чоры», «эшләү чоры», дип сөйләшми татар. Сүзлектә «чор»ның биш мәгънәсе тәкъдим ителә. Чор – 1. Нәрсә белән дә булса (мәсәлән, иҗтимагый шартлар белән) чикләнгән вакыт аралыгы, бер процесс, вакыйга барган вакыт. 2. Ниндидер күренекле вакыйгаларны үз эченә алган, үзенә нинди дә булса

үзенчәлекләр хас зур вакыт аралыгы. 3. Үсешнең, берәр эшчәнлекнең бер стадиясе, аерым бер моменты. 4. Хәзерге заман, хәзерге вакыт. 5. Геологик система катлауларының утырмалары барлыкка килгән вакыт аралыгы, эраның бер өлеше.

Күргәнебезчә, «дәвер» һәм «чор» сүзләре башлыча киңрәк, глобаль; тәгаен бер кешенең эш-гамәле белән генә чикләнмәгән вакыт аралыгын билгеләгәндә кулланылалар. Аларга мәгънәдәш «заман» сүзе бар. Сүзлек аны түбәндәгечә аңлата: заман – җәмгыять яшәвенең бер вакыты, чоры; вакыт.

«Университетта укыган заманда», дип язсак, тагын кешегә мөнәсәбәте булмаган билгесезлектә яшеренеп калган борынгы чор мәгънәсе килеп чыга, әкият башламына охшаш (борын-борын заманда), еллары төгәл ачыкланмаган калып формалаша.

Ә менә «университетта укыган чакта», «университетта укыган вакытта», дисәк, кешегә карата әйтелүе белән дә, мәгънә ягыннан да дөрес яңгырый. Сүзлектә «чак»ның – ике (чак – 1. Кеше билгеле бер урында яшәгән, булган яисә яшь аралыгына

туры килгән вакыт. 2. Нинди дә булса эш-хәрәкәт башкара торган, берәр күренеш бара торган вакыт), «вакыт»ның унбер мәгънәсе бирелә. Безнең очракка туры килгәннәрен генә алыйк. Вакыт – 1. Нәрсәнең дә булса секундлар, минутлар, сәгатьләр, еллар,

гасырлар һ.б. шундыйлар белән исәпләнә торган яшәеш арасы, дәвамлылыгы. Яшәеш дәвамлылыгын үлчәү берәмлеге. 2. Берәр эш, вакыйга барган чак. 3. Берәр эш өчен билгеләнгән срок. Билгеләнгән срокның чиге.

Вакыт аралыгын белдергән «мәл» сүзе дә бар (сүзлектә: мәл – чак, вакыт), тик таррак мәгънәле булу сәбәпле, ул безнең очракка туры килми.

Шулай итеп, «университетта укыган чакта», «университетта укыган вакытта» дип язу мәслихәт.

Әсәрләрдә логик басымнар, мәгънә төсмерләре, фикер әйтелеп бетмәү, риторик сораулар һ.б. үзләренә генә хас тыныш билгеләре куелуны таләп итә. Авторларыбыз шуларга нисбәтле күп хаталар җибәрә. Мәсәлән, сорау һәм өндәү билгесе бергә кулланылганда, әүвәл һәрвакыт сорау билгесе килә, аннан соң – өндәү. Ә инде аларга фикерне әйтеп бетермәү дә өстәлә икән сорау+өндәү+нокта (бары тик бер генә нокта, өч яки дүрт-биш түгел!) куела. Сорау йә тойгылы җөмлә әйтеп бетерелмәгән төсмер алса, сорау (яки өндәү)+нокта+нокта (күңел теләгән кадәр нокталар түгел!) куела,

ягъни тыныш билгеләре өч символдан артмый.

Бу санда җөмлә ахырында янәшә ике билге килү очракларына тукталабыз. Алар дүртәү:

1. Риторик сораулардан соң сорау һәм өндәү билгесе куела (?!).

2. Аптырау, икеләнү, шаккату сүзсез белдерелгән очракта, сорау һәм өндәү билгесе куела (?!).

3. Сорау җөмлә әйтеп бетерелмәгән төсмер алса, җөмлә ахырында сорау билгесе һәм күпнокта куела (?..).

4. Тойгылы җөмләгә әйтеп бетерелмәү төсмере өстәлсә, җөмлә беткәч, өндәү билгесе һәм күпнокта куела (!..).

Җәяләр эчендә бирелгән вариантлар – пунктуациянең «җөмлә ахырында янәшә ике билге» кагыйдәсен белдереп килгән какшамас тыныш билгеләре. Алар фәндә кабул ителгән һәм күп еллар буена сыналган. Шуңа күрә, башбаштаклыклар кылып

төрләндермичә, расланган әлеге вариантлар белән санлашу – каләм әһелләренең

бурычы.

 

"КУ" 2, 2020

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Теги: кызыл кара белән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X