Логотип Казан Утлары
Куен дәфтәреннән

Ышанычлы иләк

Пароль кебек гади, кыска һәм күп мәгънәле сүз ул – «Исәнмесез!»

Пароль кебек гади, кыска һәм күп мәгънәле сүз ул – «Исәнмесез!» Казанда гына түгел, җиһанның теләсә кайсы кала саласында очраткан, эшең төшкән, аралашкан кешеләрнең кайсы милләттән икәнен беләсең килсә, шулай сәлам бир. Гадәттә, каршы тараф елмаеп яки исе китмичә җавап бирә, кемдер, аңламамышка сабышып, битараф кына узып китә...

Кешенең табигате шундый инде: җавап кайтармаганнар күбрәк истә кала. Әлеге очракта нечкә билләрне исәпкә алып тормыйк. Чөнки алар таныш түгел ир-егетләрнең сәлам бирүен танышырга, сүз башларга сылтау эзләү дип кенә бәяли. Яшел тышлы китап: очраган һәр кешегә сәлам бир, дип әйтсә дә, бу юлы туташларыбыз хаклыдыр – бәйләнергә теләгән әрсез алабайлар азмыни?! Тукай турындагы хатирәләрдә кечкенә Апушның берәүгә: исереккә сәлам бирмә, биргән сәламен алма, дип белдергәне дә күңелгә уелып калган. Бүген бөтенләй башка очракларны, танылган кешеләр белән очрашу мизгелләрен хәтердә яңартып утырам.

***

Төркиядә уздырылган бер халыкара җыенда күренекле кыргыз әдибе Чыңгыз Айтматовны күреп алгач, газетабыз өчен интервью алу теләге туган иде. Тик атаклы язучының ялгызын гына туры китерү бик кыен. Янәшәсендә һаман кеше, һаман нәрсәдер хакында гәп куерталар. Бүлдерүе читен. Беркөнне тәки форсат чыкты. Кичке аштан соң, әкрен генә атлап, каршыма килүче Чыңгыз әфәндене күреп алдым. Араларыбыз якынаюга: «Исәнмесез!» – дип сәлам бирергә ашыктым... Әфәндебез берни ишетмәгән-аңламагандай янымнан узып китте. Мин бу хәлне агаебызның анасы Нәгыймә апабыз теленә мөнәсәбәте икән дип, алга таба аралашу теләгеннән ваз кичтем.

Легендар биюче Рудольф Нуриев белән әңгәмә оештырырга җыенганда да, шундыйрак хәл килеп чыкты. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы ыгы-зыгы иде ул көннәрдә. Менә тырыша-тырмаша эчкә, сәхнә артына үттем. Ничек тә Нуриевтан интервью алырга, каләмдәшләремне шаккатырырга исәп. Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, коридорда үзе каршыма килеп чыкты. Тар гына аралыкта икебездән башка кеше шәйләнми. Рудольф әфәнде каядыр ашыкмый да кебек. Мөмкин кадәр шат-бәхетле (очрату шатлыгыннан) күренергә тырышып: «Исәнмесез!» – дип дәштем. Янә шул хәл кабатланды. Берни күрмәгән, ишетмәгән шикелле, бу янымнан узып китте. «Бәхетле булсын!» – дип, үземчә саубуллашудан башка чара калмады.

***

Соңгы очрак әле бер-ике ай элек кенә башкалабыздагы «Корстон» күңел ачу-тамаша бинасында булды. Меңләп кеше катнашачак зур җыелыш башланырга санаулы гына минутлар калган. Шөкер, җитештем, дип, әкрен генә икенче катка күтәреләм. Өске яктан, баскычтан, зур гына түрә төшеп килә. Ике-өч адым калышып, артыннан ярдәмчеләреме, тән сакчыларымы ияргән. Йөзгә-йөз диярлек очрашу бу. Күзенә туры карап: «Исәнмесез!» – дидем. Ул мине беләдер, таныйдыр дип тә уйламыйм. Һәрхәлдә татар кешесе икәнлегемне, бу җыелышка очраклы гына эләккән зат булмавымны аңлый бит инде. Дәшми. Пыяла күзләрен өстемнән шудыртып үтә дә юлын дәвам итә. Сайланучылар исемлегендә күрсәм, мин беркайчан да бу адәмне яклап тавыш бирмәм, танышларымны да каршы тавыш бирергә үгетләр идем. Беренче Президентыбызны да, икенчесен дә шулай сынаганым – «Исәнмесез!» иләгеннән үткәргәнем бар. Шөкер, Ходай Тәгалә аларның күңелләренә – иман, туган телебезгә мәхәббәт салган. Кызганыч, кайберәүләр шуннан мәхрүм калган. Андыйларны йомшак, затлы кәнәфиләрдән ераграк тотсаң иде, Раббым!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2018

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев