Ышанчлы иләк (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Өлкән буын Сталинны сагына, диләр. Татарлар, урыслар арасында да, теге кырыс заманнар кайтса, илдә тәртип, гаделлек булыр иде, дип көрсенүләр әледән-әле ишетелгәләп тора.

Тик өлкәннәрнең барысы да бертөсле уйлый дип раслау хата булыр иде. Күптән түгел генә автобуста барганда, ике марҗа карчыгының хатирәләр яңартуына шаһит булырга туры килде. Каршыңда утырып, гәпләшеп барган кешеләрнең сүзенә теләсәңтеләмәсәң дә игътибар итәсең. Нигездә, олырагы сөйләде, кечерәге ым кагып, җөпләп торды.

– Әти-әниемнең, өлкән туганнарымның берсенең дә кабере өстендә рәшәткә юк. «Сталин заманында рәшәткә эчендә яшәдек. Инде үлгәч тә рәшәткә эчендә ятасыбыз килми», – дип, үзләре куймаска әйтеп калдырды. Аларның ихтыярына каршы килә алмыйм инде, – дип «акланды» һәм эчен бушатты карчык.

Зиратка баргач, күршеләренә дә шулай аңлатадыр дип уйлап куйдым. Чынлап та, күпчелек кабердә чардуган куелып, берничәсендә генә булмавы сәер. Аннан килеп, адәм баласы, сәбәбен белмичә, башкаларны гаепләргә маһир. Икенчедән, зиратка мал-туар кереп йөрми ләбаса. Явыз ниятле адәмнәр килеп чыкмаса, кабер ташына кем тисен?!.

***

Андрей Морозовның «Казанские интервью» дигән китабын укып утырам. Кайберләрен укыгач, ай-һай акыллы да, зыялы да кеше икән, дип гаҗәпләнәсең. Кайберләре күптән таныш кешеләрнең яңа сыйфатларын ача. Араларында җенне чыгарганнары да очрый. Кешене ачу өчен, журналист әллә нинди сораулар бирергә, төрлечә котыртырга да мөмкин. Автор түгел, җавап бирүченең фикер сөреше, мантыйгы ачуны китерә.

Менә шуларның берсе – озак еллар Татарстан телевидениесендә диктор булып эшләгән, зәңгәр экранга эләгүе аркасында яхшы танылган агай. Җавапларында тетепме-тетә бу юньләп урысча белмәүче, татар акценты белән урысча сөйләшүче, «колакларыннан тартып үстерелгән» Татарстан чиновникларын. Әйтерсең лә урысча белү, хатасыз сөйләшү оҗмахка юллама алуга бәрабәр. Гомумән, «өлкән туганга» мөкиббән китүе, милләтен, чынбарлыкта, үзен кимсетеп бәяләве белән истә калды бу әңгәмә. Имеш, Казанда түгел, бөтен милләтләргә дә бертигез караучы, татар булганы өчен генә ташлама ясалмаучы бүтән бер шәһәрдә туып-үскәнгә, алдынгы урыс мәдәниятендә тәрбияләнгәнгә, бик бәхетле икән ул.

Йә Раббым, нинди көнгә җиттек. Каюм Насыйри үз заманында, мөселманнарга кырык нәрсә фарыз булса, Россия мөселманнарына кырык беренче фарыз – урыс телен белү, дип язып калдырган. Заман әллә ни үзгәрмәде шикелле: без бүген дә Россия мөселманнары. Әмма урыс теле татар-мөселманнар өчен кайчан беренче фарызга әйләнде соң әле?!

 ***

Күренекле кешеләрнең ирешкән уңышларында хатыннарының өлеше шактый зур, тик аны без белеп, бәяләп бетермибез генә. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимнең өендә булып, хәләл җефетен – үзбәк кызы Мәүлидә ханымны якыннан күрсәм дә, гәпләшеп утырырга туры килмәгән иде әле.

Ташкентка Сабантуйга баручы Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты делегациясе составына Мәүлидә ханымны да керткәннәр икән. Соңрак Мирза Олугбәк паркында үткәрелгән Сабантуй мәйданында, сез татарлар бигрәк оста дипломат булып чыктыгыз әле, делегациягездә Ташкентта туып-үскән үзбәк кызы булыр дип һич уйламаган идек, дип тел шартлатты җирле хакимият вәкилләре. Ә без: киләчәктә, мондый сәфәрләр вакытында, Казандагы үзбәк милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесен дә үзебез белән ияртеп алып барырга кирәк икән, дип мыегыбызга чорнап куйдык.

Табын янында гәпләшеп утырганда, Мәүлидә ханымның ярты гомерен Казан консерваториясендә уздыруын да, музыка белгече буларак, аны Ташкентта үтә торган сәнгать конкурс-фестивальләренә чакырып торуларын да ишеттем. Шулай да аның: «Без Рафаил белән», «Рафаил әйткән иде аны», дип еш кабатлавы миңа нык ошады. Ирен яратмаса, серләре уртак булмаса, киңәшләшеп яшәмәсә, хатын-кыз алай сөйләшмәс.

Тагын шунысы истә калды: үзбәк кызы булганга, татарчасы начаррактыр, дип, юлдашларымның күбесе аңа еш кына урысча мөрәҗәгать итә иде. Мин аңа гел татарча дәштем, татарча тулы-тәфсилле җавап алдым. Соңрак, телебез турында сүз чыккач: «Элек мин татарча сөйли башласам, үзбәк сүзләрен, гыйбарәләрен еш кыстыра идем, хәзер, киресенчә, үзбәкләр белән сөйләшкәндә, татарча сүзләрне ешрак кулланам», – дип көлемсерәп куйды ул.

***

КФУ доценты Азат Ахунов белән Чабаксардан гыйльми җыелыштан кайтып киләбез. Шунда борынгы кулъязмаларыбыз белгече Альфред Бостанов хакында сораштырасы иттем. Голландиядә докторлык диссертациясе яклап кайткан иде, Казанда бик тә эшлисе килгән иде аның. Вузларда эш таба алмагач, КФУ китапханәсенә урнаштыра аны Азат. Ул оештырган, дини мирасыбызны өйрәнүгә багышланган бер конференциядә күреп, чын галим, колачлы фикер йөртә, дип сокланып тыңлап утырган идем мин Альфредны.

– Ике атна элек кире Голландиягә китеп барды бит ул, – дип шаккатырды мине юлдашым. Чынлап та, биш мең сумлык хезмәт хакына яшәве җиңел булмагандыр милләттәшебезгә. Омски егетенә әле фатир өчен дә түләргә кирәк бит.

Мәрхүм галимебез Миркасыйм Госманов, менә шушындый егетләрне күз алдында тотып, татар тарихын ныклап өйрәнү өчен, Көнчыгыш телләрен дә, Көнбатыш телләрен дә яхшы белгән галимнәр кирәк, дигән иде. Альфред нәкъ менә шундый белгеч – гарәп, фарсы, төрек телләрен дә, инглиз, алман, француз телләрен дә белә иде, диләр...

– КФУ китапханәсендә Альберт Фәтхидән соң эшләгән кеше булмаган икән, мондагы байлыкка исең китәрлек, – дип гаҗәпләнеп сөйләгәнен, әле аның Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы Ислами тикшеренүләр үзәгендә дә эшләп алуын берничә көн элек Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә җиткерде. Аның фикеренчә, мәсьәлә алай ук гади түгел. Гомумән, Европада гуманитар юнәлештә эшләүче галимнәргә эш табуы бик авыр. Үз вакытында Михаил Кемпер да эш таба алмый йөргән иде, хәзер ул – күренекле галим; Альфред – Кемперның шәкерте, яхшы белгеч. Менә грант килеп чыкты да бер елга китеп барды, әлеге проектның вакыты беткәч нишләр? – дип аңлатты безгә вазгыятьне Рәфыйк әфәнде. Ни генә булмасын, мондый галимнәрне ничек тә үзебездә калдырасы, кызыксындыру юлларын табасы иде.

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: