Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

"Язылган өчен смартфон!" бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте карамагындагы басма матбугатка язылучылар арасында лотерея уйнату чарасы үтте.

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте карамагындагы басма матбугатка язылучылар арасында лотерея уйнату чарасы үтте.

Быел лотерея уйнатудаТатарстанның барлык районнарыннан килгән гаризалар нәтиҗәсе буенча җәмгысе 208 абунәче катнашты. Алар, “Татмедиа”га караучы басма матбугатның, кимендә өчесенә язылып, гариза язган конвертка квитанцияләренең копияләрен салып юллаган кешеләр.

Әлеге чара һәр язылу чоры азагында даими оештырыла. Узган елларда төп призлар исемлегендә ЖК Телевизор, Цифралы фотоаппаратлар уйнатылган булса, бу юлы төп приз буларак биш данә заманча смартфон һәм, гадәттәгечә, ун данә йон юрган уйнатылды.

Лотерея уйнатылышын «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең җитәкчелегеннән Генераль директоры Шамил Садыйков, Финанс директоры Юлия Данилова, Медиа директор Әлфия Әдиятова, Башкаручы директор Нияз Гәрәев һәм Коммерция директоры Алена Дьяченко күзәтте. «Интернет, социаль челтәрләрнең актив үсешенә карамастан, газета-журналларга язылучы кешеләр булуы сөендерә. Укырга яратучы, матбугат килүен көтүче кешеләр булуы безнең өчен шатлык. Акция алга таба дәвам итәр дип уйлыйм», — диде, Шамил Садыйков үз чыгышында.

Гадәттәгечә, беренче уйнатылган приз «Чаян» журналының махсус бүләге — электр чәйнеге булды. Быел “Чаян чәйнеге”ннән Әлки районында яшәүче Виктор Толстов чәй эчәчәк. “Чаян” журналын укучылар саны арта төшсен иде”, - диде “Чаян” журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов. Хәер, абунәчеләр саны һәр басма матбугат өчен мөһим инде ул. Киләчәктә, бәлки, башка газета-журналлар да Рафаэль әфәнде сыман үз редакцияләренең бүләкләрен уйлап табар әле.

Шунысы да игътибарга лаек, беренче Юрганны откан Мансур Килдеев лотерея уйнату чарасына үзе килгән иде. «Мәдәни җомга», «Мәйдан», «Шәһри Казан», «Сабантуй», «Безнең гәҗит» басмаларын алдырабыз. Дөрес, бүген смартфон отарга теләгән идем, шулай да мин бик шат», — диде ул йон юрганны кабул итеп.

Чарага килгән даими язылучыларның берсе Әнвәр Гыйниятуллин матбугатка 6-7 яшьтән языла башлаганы турында әйтте. «Быел унике басмага язылдым, шуның дүртесе «Татмедиа»ныкы», — диде ул. Узган язылу чорларында лотерея уйнатылышында ул да шулай юрганлы булган иде. Чарада катнашучылар хәзер басма матбугатның тиражлары кимүен танып, язылучылар артсын иде дигән теләктә калды.

Чараның төп модераторы Альбина Сабирова билгеләп узганча, бәхет елмаючылар арасында лотереяда даими катнашып килүчеләр байтак. "Басма матбугатка гомум язылу тиражлары кими төшсә дә, бәйгедә катнашучылар күләме саклануы сөендерә." – диде ул.

Җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә:

Йон юрган отучылар

187 номер — Казаннан Мансур Кильдеев

135 номер — Нурлаттан Наилә Латыйпова

1 номер — Апастан Гөлшат Насретдинова

89 номер — Балтачтан Фәнис Сабирҗанов

60 номер — Азнакайдан Сиринә Галиева

55 номер — Менделеевск районыннан Фәүзия Фатыйхова

151 номер — Арчадан Рәмзия Рәхимова

132 номер — Нурлаттан Зөлфирә Галиева

126 номер — Кама Тамагыннан Венера Зыятдинова

152 номер — Балтачтан Гөлнисә Шәрипова.

Смартфон ияләре:

92 номер — Әлки районыннан Гөлсинә Галиуллина (аны даими язылучы, катнашучы дип игълан иттеләр).

8 номер — Апас районыннан Раилә Шәвәлиева

160 номер — Балтачтан Эльвина Иванова (шулай ук, даими катнашучы булуы әйтелде)

94 номер — Актаныштан Фәнзилә Шәйхетдинова

116 номер — Сабадан Розалия Мөхәммәдиева.

 

Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез!

 

Фото: авторныкы

Галерея

Теги: татмедиа татар матбугаты сми подписка язылу

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев