Әниләр көне белән!

Хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән тәбрик итәбез! Барлык Әниләргә иң изге, иң ихлас теләкләрне телибез! Бәхетле, матур, бәрәкәтле озын гомерләр кичерергә насыйп булсын!

Әниләр көне уңаеннан әниләр турында һәм әниләргә багышланган шигырьләр тәкъдим итәбез.

Әни!

Фәнис Яруллин
Иң матур юллар –
Син йөргән юллар.


Иң тәмле сулар –
Син биргән сулар.

Иң йомшак куллар –
Син сөйгән куллар.

Иң якты моңнар –
Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр –
Син баскан эзләр.

Иң моңлы күзләр –
Син баккан күзләр.

Иң тугры сүзләр –
Син әйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк –
Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк –
Синең беләгең.

Иң изге теләк –
Синең теләгең.

Иң бөгелгән бил –
Ул синең билең.

Гөл сибелгән тел –
Ул синең телең.

Үч тотмас күңел –
Синең күңелең,

Әни!

Ана йөрәге

Фирүзә Җамалетдинова

Юллар киң дисеңдер, дөнья киң дисеңдер,

Улкаем, артыңнан җил көчкә өлгерә.

Мин сине гомергә җилләрдән сакладым,

Машинаң алдыннан йөрәгем йөгерә.

 

Юлларда кешеләр уйсызмы, гамьсезме,

Юлларда кешеләр тизлеккә тарыган.

Әниең йөрәге, улкаем, белсәңче,

Машинаң алдыннан йөгереп арыган.

 

Юлларда кешеләр тизлеккә тарыган,

Күкләрме эндәшә: «Аллаһ бар, син белмә!»

Җилләрне өзгәләп барганда, уалыр,

Син минем йөрәккә, улкаем, бәрелмә...

 

Син чорга бәрелмә, шул йөрәк белән бит

Халкымны, аннары телемне якладым.

Һәм сине, улкаем, давылдан яшердем,

Югыйсә гел алкын яшьлекне акладым.

 

Син моны белмисең, күңелең – далада,

Хәер, бар микән соң белүнең кирәге?

Гомерең буена алдыңнан йөгерер,

Яшәвең сагында – әниең йөрәге.

 

***

Сирень Якупова

Гомеремнең

Әниле еллары белән

Әнисез еллары тигезлеге

Җитте...

Әниле елларның яктысы

Әнисез юлларым яктыртты.

Әниле елларның җылысы

Җылытты гомерем яртысын...

Рәнҗетсә әнисез елларым,

Әниле балачак юатты.

Әнисез елларым елатса,

Әниле яшьлегем

Яшемне сөртергә мең кайтты...

Әнисез җуелган нигезне

Әниле хәтерем саклады.

Әниле, әнисез еллар бар...

Юк җанның әнисез чаклары!

 

Әни кирәк

Роберт Миңнуллин
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!

Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!

Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!

Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!


Әниемә

Ләйсән Юнысова

Күп кирәкми сиңа, күп кирәкми.

«Алло, исән, үзең ни хәлдә?»

«Ашым пеште, кереп чыксаң иде,

Мәтрүшкәле чәем – өстәлдә».

 

«Бүген булмас, бүген өлгермимен –

Вакытымны саныйм минутлап».

Гомереңнең миңа һәр мизгелен

Биргәнеңне нишләп онытам?

 

Шалтырата әни, шалтырата...

«Әйе, кайттым, әйе, ашадым.

Өшемәдем, димен, аптыратма,

Эшләремнән яңа бушадым.

 

Күптән чыктым инде балалыктан,

Борчылудан кайчан туктарсың?»

Җавабың бер булды һәрвакытта:

«Үзең әни булгач аңларсың».

 

«Аңладыңмы?» диеп сорамыйсың.

«Бәләкәчем нишли, йолдызым?»

Йөрәгеңне ярып салдың да син,

Оныгыңа бирдең яртысын.

 

«Алло, алло, исән-саулармы сез?»

«Шул арада безгә ни булсын?!»

«Дөньялары бигрәк тә хәерсез,

Мин борчылмый, кемнәр борчылсын?!»

 

«Бар да әйбәт, бар да әйбәт безнең,

Ятып йоклар идең, инде соң».

«Исән генә, матур гына үссен,

Күрсәтмәсен бала кайгысын».

 

Күрсәтмәсен! Сиңа инде җиткән.

Әйтми калдым бугай кирәген.

Беләм хәзер: күпкә түзгән икән,

Шуңа тузган икән йөрәгең!

 

...Шалтыратам – һәр иртәсен, кичен.

Алсын гына әни трубкасын.

Шалтыратам – «әйбәт» дияр өчен.

Рәхмәтемне әйттем микән соң?

 

...Күп кирәкми миңа. Күп кирәкми.

«Кызым, нихәл? Кайчан кайтасың?

Аптыратам әле, мин бит – әни!

Балаң булгач, үзең аңларсын!»

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: