Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Май аеның иң яхшы авторлары билгеле!

Беренче тапкыр бер үк автор ике номинациядә җиңү яулады!

Чәчмә әсәр номинациясендә Гөлнур Айзат ("Саф чишмә" хикәясе) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Рифә Рахман ("Милләтем барында яшим мин..." циклы) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә шулай ук Рифә Рахман ("Хатирәләрне яңартучы шигърият" мәкаләсе) җиңү яулады.

Әлеге авторлар "Казан утлары" журналының махсус Дипломнары белән бүләкләнәчәк.

P.S. Һәр ай саен, һәр яңа санның 3 иң яхшы авторын Сез, укучыларыбыз сайлаячаксыз: иң яхшы чәчмә әсәр авторы, иң яхшы шигъри әсәр авторы һәм иң яхшы мәкалә авторы. Күңелегезгә хуш килгән авторлар өчен сайтыбызда "Сораштыру"ларда тавыш бирегез! Тавыш бирү ай ахырына кадәр бара.

Һәр айның иң яхшы 3 авторлары Дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм "Ел авторлары" исеме өчен көрәшәчәк. "Ел авторлары" 2019 елның декабрь аенда – редколлегия утырышында игълан ителәчәк һәм истәлекле бүләкләргә ия булачак.

Алдагы Сораштыруларда да катнашырга онытмагыз!

 

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев