Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Март аеның (3 сан, 2019 ел) иң яхшы авторлары билгеле!

Һәр айның иң яхшы 3 авторлары Дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм "Ел авторлары" исеме өчен көрәшәчәк.

Чәчмә әсәр номинациясендә Илдус Диндаров ("Каршылыклар кыры" повесте) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Рәниф Шәрипов ("Вафирә” поэмасы өчен...) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Дания Заһидуллина җиңү яулады.

Әлеге авторлар "Казан утлары" журналының махсус Дипломнары белән бүләкләнәчәк.

P.S. Һәр ай саен, һәр яңа санның 3 иң яхшы авторын Сез, укучыларыбыз сайлаячаксыз: иң яхшы чәчмә әсәр авторы, иң яхшы шигъри әсәр авторы һәм иң яхшы мәкалә авторы. Күңелегезгә хуш килгән авторлар өчен сайтыбызда "Сораштыру"ларда тавыш бирегез! Тавыш бирү ай ахырына кадәр бара.

Һәр айның иң яхшы 3 авторлары Дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм "Ел авторлары" исеме өчен көрәшәчәк. "Ел авторлары" 2019 елның декабрь аенда – редколлегия утырышында игълан ителәчәк һәм истәлекле бүләкләргә ия булачак.

Алдагы Сораштыруларда да катнашырга онытмагыз!

 

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев