Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Халыкара балаларны яклау көне белән!

Беренче июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә!

Беренче июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә! Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу. Һәм һәрвакыт шулай булып калсын да! Ә без, өлкәннәр өчен, бу көн – балалар мәнфәгатьләрен тагын да яхшырак тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләтнең, җәмгыятьнең һәм безнең һәрберебезнең исенә төшерү көне ул. Безнең балалар тиешле белем һәм тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар һәм һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без барысын да эшләргә тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу – һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы.

Бүген сәгать 14.00 да, "Татмедиа" һәм Республикакүләм  "Йолдызлык" фестивале ярдәме белән, балалр өчен концерт программасы оештырыла. Бәйрәм чаралары "Татмедиа" бинасы каршындагы мәйданчыкта үтәчәк. Шулай ук бәйрәмдә "Сабантуй", "Ялкын", "Салават күпере" , "СалаваТik" проекты да катнашачак. Алар ярдәме белән кызыклы бәйгеләр, мастер-класслар, уеннар оештырылачак.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

 

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев