Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Камил Кәримов "Бәллүр каләм" бәйгесендә җиңүгә иреште!

Кичә Казанда "Бәллүр каләм" – "Хрустальное перо" XXII бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде.

Кичә Казанда "Бәллүр каләм" – "Хрустальное перо" XXII бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде. Һөнәри бәйгегә "Пирамида" комплексында нәтиҗә ясадылар.

Быел бәйгегә рекорд күләмдә 1,5 меңнән артык эш тапшырылган булган. Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләр дипломнар, “Бәллүр каләм” статуэткалары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Гомуми премия фонды 360 мең сум тәшкил итә. 

Конкурс "Эшкә тугрылык өчен", "Елның иң яхшы редакциясе", "Елның иң яхшы журналисты", "Объектив аша караш", "Туган тел" номинацияләре буенча үткәрелде.  "Һөнәргә тугрылык өчен" номинациясендә хезмәттәшебез Камил Кәримов җиңүгә иреште!

Камил абый, Сезне чын күңелдән тәбрик итәбез!

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев