Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Гүзәл затлар, бәйрәм белән!

И, хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, Син булмасаң, әгәр дөньяда...

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​

И, хатын-кыз!

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр дөньяда...

​ ​ ​ ​ ​ ​ ​ ​

Мәгълүм шигырь юлларындагы кебек, безнең меңъеллык әдәбиятыбызда хатын˗кызларыбызның матурлыгына, акылына, гамәленә һәм башка тагын бик күп гүзәл​ сыйфатларына багышлап никадәр әсәрләр иҗат ителгән. Гомумән,​ газиз​ әни, хөрмәтле әби, яраткан хатын, кадерле кыз бала, кайгыртучан апа, ягымлы ​ сеңелкәш образлары аеруча җылы итеп сурәтләнгән әсәрләр әдәбиятыбызның йөзек кашы булып, гасырлар дәвамында яратып укыла. Киләчәктә дә шулай буласына ышанам!

Язгы кояш якты нурын сипкән шушы матур көндә, журналыбызны әсәрләре белән бизәгән авторларыбызны, кадерле укучыларыбызны​ ˗ гүзәл затларыбызның һәркайсын “Казан утлары”​ коллективы исеменнән Халыкара хатын˗кызлар көне белән ихластан котлыйм!​ Дөньябызны яшәтеп, тормышыбызны яшьнәтеп, кадер˗хөрмәттә​ яшәргә язсын!​

 

Фото: pixabay  ,архив.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев