Гыйнвар аеның иң яхшы авторлары билгеле!

Чәчмә әсәр номинациясендә Рафис Корбан ("Әхмәров". Роман-хроника) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Рифә Рахман ("Кояш үзе гашыйк булсын әле!". Шигырьләр) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Рифә Рахман ("Менә шуны гына аңлау кирәк...") җиңү яулады.

Әлеге авторлар "Казан утлары" журналының махсус Дипломнары белән бүләкләнәчәк.

P.S. Һәр ай саен, һәр яңа санның 3 иң яхшы авторын Сез, укучыларыбыз сайлаячаксыз: иң яхшы чәчмә әсәр авторы, иң яхшы шигъри әсәр авторы һәм иң яхшы мәкалә авторы. Күңелегезгә хуш килгән авторлар өчен сайтыбызда "Сораштыру"ларда тавыш бирегез! Тавыш бирү ай ахырына кадәр бара.

Һәр айның иң яхшы 3 авторлары Дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм "Ел авторлары" исеме өчен көрәшәчәк.

Алдагы Сораштыруларда да катнашырга онытмагыз!

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: