Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Гыйнвар аеның (1 сан, 2019 ел) иң яхшы авторлары билгеле!

Сайтыбызда үткәрелгән Сораштыру нәтиҗәләре нигезендә...

Сайтыбызда үткәрелгән Сораштыру нәтиҗәләре нигезендә:

Чәчмә әсәр номинациясендә Рафис Корбан ("Ватан" романы) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Булат Ибраһим ("Татар булып гомер итү кирәк" циклы...) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Лилия Мөхәммәтҗанова ("Заман сулышын тоеп...") җиңү яулады.

Әлеге авторлар "Казан утлары" журналының махсус Дипломнары белән бүләкләнәчәк.

P.S. Һәр ай саен, һәр яңа санның 3 иң яхшы авторын Сез, укучыларыбыз сайлаячаксыз: иң яхшы чәчмә әсәр авторы, иң яхшы шигъри әсәр авторы һәм иң яхшы мәкалә авторы. Күңелегезгә хуш килгән авторлар өчен сайтыбызда "Сораштыру"ларда тавыш бирегез! Тавыш бирү ай ахырына кадәр бара.

Һәр айның иң яхшы 3 авторлары Дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм "Ел авторлары" исеме өчен көрәшәчәк. "Ел авторлары" 2019 елның декабрь аенда – редколлегия утырышында игълан ителәчәк һәм истәлекле бүләкләргә ия булачак.

Алдагы Сораштыруларда да катнашырга онытмагыз!

Төп фото: pixabay.com

Авторларның фотолары "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев