Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Фәрит Бикчәнтәевка Станиславский исемендәге халыкара премия тапшырыла

Күренекле татар режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә Станиславский исемендәге халыкара премия тапшырыла. Җиңүчеләр исемлеген ТАСС мәгълүмат агентлыгы урнаштырган. Камал театры матбугат үзәге ачыклык кертүенчә, лауреатлар үткән ел ноябрь аенда ук билгеле булган иде. "Бу бик дәрәҗәле премия. Бүген ул 24 лауреатка "Балчуг-Кемпински" отеле залында тапшырылачак", - диде Камал театры директоры урынбасары Илшат Латыйпов. Премия 22 нче тапкыр тапшырыла. Аның быелгысы Константин Станиславскийның тууның 155 еллыгына багышлана. Станиславский исемендәге премия шул исемдәге фонд тарафыннан 1994 елда гамәлгә куелган. Ул ел саен театр сәнгатендәге казанышлар өчен тапшырыла. Премия 22 ел дәвамында 180 артык театр әһеленә тапшырылган. Быел әлеге премия "Ленком" театрының сәнгать җитәкчесе Марк Захаровка, Мария театры директоры Валерий Гергиевка, Вахтангов театры директоры Кирилл Крокка, РСФСРның халык артистлары Алла Демидовага, Лию Ахеджаковага, Александр Филиппенкога тапшыралачак. Премияне Лондон театрыннан Джуд Лоу, Шекспир театрыннан Энтони Шер, инглиз режиссеры Деклан Доннеллан, голланд режиссеры Иво ван Ховабул алачак. Лауреатларга Чехов акчарлагы төшерелгән почет билгесе һәм Станиславскийның факсимилесы тапшырыла.
Бу хакта тулырак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев