Дамир Гыйсметдингә 70 яшь
Язучы, журналист Дамир Гыйсметдин 1949 елның 25 гыйнварында Чувашстан Республикасының Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә туа.
Язучы, журналист Дамир Гыйсметдин (Дамир Минсәгыйр улы Гыйсметдинов) 1949 елның 25 гыйнварында Чувашстан Республикасының Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә туа. 1966 елда шул ук районның Тойси урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел туган авылында, аннары Мәскәү тирәсендәге төрле төзелешләрдә эшли, 1969- 1970 елларда армиядә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң Казанга килеп, 1971-1976 елларда университетның журналистика факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ун елдан артык (1975-1986) «Чаян» журналы редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, бүлек мөдире булып эшли. Шул елларда ул үзенең сатирик каләмен чарлый, «Чаян» журналы һәм башка көндәлек матбугат битләрендә юморсатира жанрындагы күп кенә хикәяләрен, усал эчтәлекле фельетоннарын бастырып, укучыларның киң даирәсенә исемен таныта. Узган гасырның сиксәненче елларында аның кайбер юмор-сатира әсәрләре Мәскәү басмаларына да урнаштырыла.
1986-1990 елларда Д.Гыйсметдин КПССның Татарстан өлкә комитетында халыкара мәсьәләләр буенча консультант һәм бүлек инструкторы булып эшли. Туксанынчы елларда халыкара «Ватан» җәмгыятенең әүвәл рәис урынбасары, аннары рәисе вазифаларын башкара, Бөтендөнья Татар конгрессының идарә әгъзасы буларак, чит илләрдәге татар диаспорасы белән багланышларны ныгыту юнәлешендәге эшләргә җитәкчелек итә. Туксанынчы елларның урталарыннан башлап Дамир Гыйсметдин Татарстан Республикасының чит ил компанияләре белән уртак предприятиеләре идарәләрендә җаваплы җитәкче урыннарда эшли.
Дамир Гыйсметдин – юмор-сатира әсәрләре тупланган өч китап авторы («Өметсез шайтан», 1990; «Әйтсәм әйтим», 1999; «Атта да, тәртәдә дә...», 2007). Ул шулай ук аерым күмәк җыентыклардагы («Таныш булыгыз, Ломжа» – «Знакомтесь, Ломжа», 1989; «Йөртә безне язмышлар», 1992) очерклары, көйгә салынган популяр җыр текстлары (унлап җыры 1999-2000 елларда чыккан «Сез яраткан җырлар» китабына кертелә) һәм төрекчәдән тәрҗемә китаплары авторы буларак та укучыларга таныш. Аерым алганда, Ф.Бичури белән берлектә ул Төркиядә үз вакытында киң танылган милләтпәрвәр татар эшкуары-кәсепчесе Ибраһим Мәңгәр турында кызы язган истәлек китабын (Сафия Имре. «Әтием», Казан, 1994) төрекчәдән татарчага тәрҗемә итә.
Д.Гыйсметдин – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Ул – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
фото: "Казан утлары" архивыннан
Теги: котлыйбыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев