Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Бүген шагыйрә Клара Булатованың туган көне

Клара Булатова 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган.

Клара Булатова 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1954), Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1969) тәмамлаган.

Хезмәт юлы
Түбән Ләшәү, Колшәрип, Яңа Кәшер, Әлмәт шәһәре мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
Әлмәт шәһәрендә төзелештә, көнкүреш комбинатында, “Нур” телекомпаниясендә эшли.

Иҗаты

1960 еллардан башлап иҗат итә. Дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган.
1970 ел дан ССРБ Язучылар берлегендә тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1994).
Саҗидә Сөләйманова премиясе (2007)
Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2015)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев