Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Бүген Рәдиф Гаташның туган көне!

Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 1941 елның 30 мартында Башкортстан АССРының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа.

Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин 1941 елның 30 мартында Башкортстан АССРының Кушнаренко районы Марс авылында игенче гаиләсендә туа. 1959 елда төбәктәге Талбазы авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренә барып, Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлегенә укырга керә. Анда ике ел укыгач, Казанга күчеп, белем алуын Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә дәвам иттерә. 1964 елда университетны тәмамлап, ике елга якын Татарстанның Мөслим төбәгендәге Уразмәт авылының урта мәктәбендә татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы булып эшли. Аннан, янә Казанга килеп, әүвәл Татарстан китап нәшриятында редактор (1966-1967, 1969-1971), соңра «Ялкын» журналында бүлек редакторы (1973-1974) вазифаларын башкара. 1967-1969 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. 1975 елдан башлап ул — «Казан утлары» журналы редакциясендә поэзия бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Иҗаты
Рәдиф Гаташ — узган гасырның алтмышынчы еллары башында татар шигърияте мәйданына үзенчәлекле шигъри аһәңе белән чыккан талантлы шагыйрьләрнең берсе. Аның 1966 елда басылган «Гөлләр су сорыйлар» исемле беренче шигъри җыентыгы ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Китап турында Х.Туфан, С.Хәким, Ф.Хөсни кебек тәҗрибәле, олы әдипләр уңай фикерләрен язып чыгалар. Иҗатының беренче чорларында С.Рәмиев, Һ.Такташлардан дәвам итеп килгән традицион шигырь кысаларыннан читкә китмичәрәк язган шагыйрь алга таба ирекле шигырь төрләренә дә еш мөрәҗәгать итә һәм, дөньяны кабул итүдәге романтик индивидуальлеген саклаган хәлдә, татар поэзиясенең бу юнәлешенә дә үзеннән форма һәм ритм яңалыклары кертеп, аны заманча яңгырашлы шигырь үрнәкләре белән баета. («Егерме дүрт йолдыз һәм унҗиде диңгез» циклы, 1965.)

Р.Гаташ җәмәгать эше тәртибендә унике ел буена (1977-1989) Татарстан Язучылар берлегенең шагыйрьләр секциясенә җитәкчелек итә. Ул — Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе (2005), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1982) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (2001). 2001 елда дөнья күргән «Газәлләр», 2005 елда басылып чыккан «Мәңгелек сусау» китаплары өчен 2008 елда ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Р.Гаташ — 1966 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Г.Тукай бүләге лауреаты

Рәдиф абыйны гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев