Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Бүген Фирүзә Җамалетдинованың туган көне

Фирүзә Җамалетдинова — татар язучысы, шагыйрә, журналист. 

Фирүзә Җамалетдинова — татар язучысы, шагыйрә, журналист. Фатих Хөсни һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

Фирүзә Исламетдин кызы Җамалетдинова – Фәтхетдинова 1960 елның 28 мартында Иске Кәкерле авылында туа. Авыл мәктәбендә укыган елларында ук район гәҗитендә аның үзе язган шигырьләре басыла башлый һәм ул гәҗит укучылар арасында өметле каләм иясе буларак таныла. Туган авыллары мәктәбендә урта белем алгач, ул Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Чаллы каласына күчеп килә.

Башта 21нче мәктәптә укытучы булып эшләп ала, шуннан үз белгечлеге белән файдаланып, журналистлык эшенә күчә: Чаллыдагы «Таң йолдызы» гәҗитенең баш мөхәррире вазыйфаларын үти. Соңрак «Мәйдан» журналында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

2007 елда ул Казанга күчеп килә. Башта «Ватаным Татарстан» гәҗите редакциясендә, аннан Татарстан китап нәшриятында эшли..

Ф. Җамалетдинова әдәбиятның тезмә һәм чәчмә жанрларында бердәй осталык белән иҗат итә. Аның әсәрләре республикабызның төрле вакытлы матбугат битләрендә урын ала. 2002 елда Яр Чаллы типографиясендә ике шигырьләр җыентыгы басылып чыкты.“Яшен күзләре” исемле беренче җыентыгында аның 89 шигыре урын алган. 58 тезмә әсәрләрен үзенә сыйдырган икенче җыентыгы “Уйлы җил” дип атала. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында Фирүзәнең “Толымлы ай” дигән өченче җыентыгы дөнья күрде. Бу китапларда авторның тормышка һәм кешеләргә булган ихлас мәхәббәте, туган халкына, туган җиренә тирән ихтирамы, кеше һәм халык язмышы, мәхәббәт, тормыш-яшәеш турындагы фәлсәфи – лирик шигырьләре тупланган.

Соңгы елларда Фирүзә проза өлкәсендә үзен сыный. 2007 елда Татарстан китап нәшриятында аның ”Догалы корт” исемле повестьлар һәм хикәяләр китабы басылып чыга. Бу әсәрләрдә автор замандашларының җәмгыятьтәге үзгәрешләр чорында кичергән уй-хисләре, әхлакый югалту-табышлары тасвирлана.

Хәзерге вакытта Фирүзә Җамалетдинова "Казан утлары" журналы редакциясендә шигърият бүлеге мөхәррире булып эшли.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән тәбрик итәбез!

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев