Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Бүген Бөтендөнья Шигърият көне бәйрәм ителә

“Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – йөрәк биеклегендә" - Марсель Галиев.

Әлеге бәйрәмгә 1999 елда - ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен (World Poetry Day) билгеләп үтү турында карар чыгарыла..

Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында - Парижда үткәрелә.

Calendar.ru сайты билгеләп үткәнчә, шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә.  Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә.

“Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – йөрәк биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып, җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне, нәкъ менә синең күңелдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү – могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп шагыйрь дип атыйлар. Шагыйрь, ашуг, чәчән, акын, ягъни сүз пәйгамбәре...” -  Марсель Галиев.

Хөрмәтле авторларыбыз, язучылар, шигъриятне сөюче укучыларыбыз, Сезне чын күңелдән Бөтендөнья шигърият көне белән котлыйбыз!

 

 

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев