Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Бөек Җиңү көне белән!

Бәйрәм белән, кадерле ветераннар, тыл хезмәткәрләре, дуслар!

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, юклыкта һәм ятимлектә үсәргә дучар ителгән сугыш чоры балалары!  Дуслар!

 

Сезне ихластан Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәбез! Сезгә гаиләләрегездә кадер-хөрмәткә төренеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, кайгы-хәсрәтләрсез, сырхау-сызлануларсыз, хөкүмәтебез вә җәмгыятебезнең игътибарын тоеп, муллыкта бәхетле картлык кичерүегезне, илебез күгенең иминлегенә үз өлешегезне кертүегезгә сөенеп яшәвегезне телибез! Дәһшәтле сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр башка беркайчан да кабатланмасын, илебез күге һәрвакыт аяз, имин булсын, күктә бары тик бәйрәм салютларының тавышы гына яңгырасын! Бөек җиңү көненең алдагыларын да исәнлек һәм шатлык белән каршыларга насыйп булсын иде!

Яшь буын вәкилләре Җиңүнең нинди авырлыклар аркылы килүен онытмасын һәм алдагы көннәрдә сугыш дигән афәтне булдырмас өчен барлык көчләрен куйсыннар иде. 

Барыгызны да бәйрәм белән, дуслар!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев