Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Август аеның иң яхшы авторлары билгеле!

Алдагы Сораштыруларда да катнашырга онытмагыз!

Чәчмә әсәр номинациясендә Фәрит Имамов  ("Вакытсыз вакыт..." фантастик романы) җиңү яулады.

Шигъри әсәр номинациясендә Сания Әхмәтҗанова ("Күңелнең җегендә моң-мәкам ярала" циклы) җиңү яулады.

Публицистика номинациясендә Дания Заһидуллина җиңү яулады.

Әлеге авторлар "Казан утлары" журналының махсус Дипломнары белән бүләкләнәчәк.

P.S. Һәр ай саен, һәр яңа санның 3 иң яхшы авторын Сез, укучыларыбыз сайлаячаксыз: иң яхшы чәчмә әсәр авторы, иң яхшы шигъри әсәр авторы һәм иң яхшы мәкалә авторы. Күңелегезгә хуш килгән авторлар өчен сайтыбызда "Сораштыру"ларда тавыш бирегез! Тавыш бирү ай ахырына кадәр бара.

Һәр айның иң яхшы 3 авторлары Дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм "Ел авторлары" исеме өчен көрәшәчәк. "Ел авторлары" 2019 елның декабрь аенда – редколлегия утырышында игълан ителәчәк һәм истәлекле бүләкләргә ия булачак.

Алдагы Сораштыруларда да катнашырга онытмагыз!

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев