Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Хатын-кыз – җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та...

Хатын-кыз – җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та... Кадерле гүзәл затлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Барыгызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт, бәхет һәм муллык телибез!

И хатын-кыз, и изге зат!

Син – җирнең фәрештәсе!

Сүзләр аздыр, килә сиңа

Хис белән эндәшәсе…

Күзләрең – күл, чәчләрең – төн,

Керфекләрең – ярымай,

Кыйгач кашың – кош канаты,

Йөзең алсу алмадай!

Син – кояшы, син – чәчкәсе,

Син – бизәге җиремнең!

Син – сагышы, син – балкышы

Һәм – син моңы җырымның!

И хатын-кыз – иң гүзәл зат,

Җиһанда син бер – тиңсез!

Ул карашың, ул назларың…

Тормыш ямьсез ул синсез!

Син көчле – кирәк чагында,

Көчсез ир кочагында.

Кадерләп карап яшисең

Син гаилә учагын да!

Кайчагында – йомшак песи,

Кайчагында – керпе син!

Матур сүзләр яратасың,

Бездән күпкә хисле син!

Кайчагында син – тыныч күл,

Кайчагында – җил-давыл.

Кайчак – ялкын, кайчак – салкын:

Аңлавы сине авыр…

И хатын-кыз – илаһи зат!

Камил синең бар ягың.

Каршылыклар белән тулы

Зур сере син дөньяның!

И хатын-кыз – алиһә зат!

Килә серең чишәсе.

Кешелеккә җан өрүче

Син – тормышның чишмәсе!

Наил Касыймов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев