Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән!

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне

Хөрмәтле ир-атлар! Сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, эшегездә зур уңышлар, шатлык-куанычлар, озын гомер телибез!

Ирләр булыйк

Ирләр булыйк һәрвакыт

һәм һәр адымда.

Малай чакта —

уйнаганда,

Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.

Кыйналганда.

Ирләр булыйк — үсмер чакта,

Беренче кат яратканда:

Яшьтәш кызыңа оялып бер көн аңлатканда.

Үпкәләшеп йөрешкәндә,

Килешкәндә.

Ирләр булыйк —

Якыннардан аерылганда

Һәм аларны сагынганда.

Егет булгач — юллар үтеп арган чакта,

Ерып булмас карурманда калган чакта,

Куркынычның күзенә карап барган чакта, —

Тормыш таләп иткән һәр урында,

Утта, суда.

Ирләр булыйк —

Мәхәббәттә җиңелгәндә,

Чигенгәндә.

Кайгы һәм шатлык килгәндә,

Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә…

Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.

Вәгъдәләрдә…

Ирләр булыйк — ир булгач та,

картайгач та.

Ирләр булыйк!

Һич югында

Күк гөмбәзен

иңебездә

Бары бер көн тотып торыйк!

Ирләр булыйк!

Рәдиф Гаташ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев