Яңарыш юлында

Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин – татар мәдәнияте тарихында әдәбият галиме, драматургия белгече, сүз һәм театр сәнгате тәнкыйтьчесе, актив җәмәгать эшлеклесе буларак танылган шәхесләрнең берсе.

Гыйльми эзләнүләрнең офыклары киңәйгән, тәнкыйди фикернең сулышы тирәнәйгән 1960 елларда фәнгә килгән А.Әхмәдуллинның 450гә якын гыйльми хезмәте, шул исәптән татар әдәбиятыһәм театр сәнгатенә караган 22монографиясе һәм җыентыгы, 50дән артык дәреслек һәм уку ярдәмлекләре дөнья күрә. 2018 елда Татарстан китап нәшриятында аның фәнни мәкаләләрен туплаган «Яңарыш юлында» дигән китабы басылып чыкты.

Хезмәт композицион яктанике бүлектән торып, «Татар драматургиясе яңа гасыр алдыннан (ХХйөз ахыры–ХХIйөз башы)» дип аталган беренче бүлегенең эчтәлеген күзәтү – цикллар жанрындагы язмалар тәшкил итә. «XXI гасырга кереп барганда» (1985), «Яңа гасыр алдыннан» (1986, 2011), «Бүгенге татардраматургиясенеңкайбер үзенчәлекләре» (2007), «Татар драматургиясендә яңалык сулышы» (2008) мәкаләләрендә аерым әдәби күренеш, берәмлек яисә аерым шәхес түгел, ә билгеле бер вакыт аралыгындагы татар драматургиясеиңләпалынып, аның тематик һәм проблематик яңарышы, жанрлар һәм стильләр үзгәреше, үсеш тенденцияләре шәрехләү предметы булып тора.

Күләме һәм куелган проблемаларының актуальлеге белән аерылып торган «1960-1980 еллар драматургиясенең жанр һәм стиль үзенчәлекләре» дигән күзәтү мәкаләсе беренче бүлекне ачыпҗибәрә һәм исемгә чыгарылганмәсьәләләр аның анализ предметыбулыптора. Тәнкыйтьчежанрлар байлыгын чор драматургиясе яңарышының төп күрсәткечләреннән берсе буларак карый. Шул сәбәпле пьесаларның уңышын һәм сәхнәдәге казанышын билгеләгән конфликт, жанр мәсьәләсе галим бәя-хөкемнәренең үзәгендә тора. Бу яссылыктагы сыйфат үзгәреше, бер яктан, элгәреге әдәби традицияләр, икенче яктан, үз әдәби-тарихи чорының казанышлары синтезында анализлана. А.Әхмәдуллин, мәсәлән, мелодраманы татар драматургиясенең жанр формаларын үзләштерүдә уңышы төсендә бәяли. Бу уңайдан әлеге жанрның милли сүз сәнгатендә барлыкка килүтамырларын М.Фәйзи пьесалары белән ассызыклаганнан соң, аның үстерелешен К.Тинчурин, 1960-1980 елларда Ю.Әминев, Т.Миңнуллин иҗатларында билгели.

«Яңа гасыр алдыннан» мәкаләсендә әлеге әдәби-тарихи чор драматургиясе драматургларның сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләре ноктасыннан бәяләнә. Моңа кадәр «тормышны үз рәвешендә чагылдырып, төп игътибарны чынлыкны саклауга биргән» язучыларның шартлылыктан, метафорикадан иркенфайдалана башлаулары ассызыклана, ягъни татар драматургиясенең, тормышчан, милли, әхлакый проблемаларны үзәккә куйган хәлдә реалистик фикерләүдән шартлы романтик, метафорик фикерләүгә күчеше раслана.Сәхнә әдәбиятының үзенчәлекле баскычын тәшкил иткән бу әсәрләрнең чор таләбенә җавап төсендә иҗат ителүе әйтелә. Ю.Әминевнең «Үлемнең үлеме» (1973), Т.Миңнуллинның Татарстан Республикасының гына түгел, Мәскәү театрларысәнгатендә зур алкышлар белән кабул ителгән «Әлдермештән Әлмәндәр», «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977), Р.Сәлимҗановның «Акъярдагы ахырзаман» (1986), Ф.Бәйрәмованың «Аллалар да ялгыша», Ә.Гаффарның «Килер бер көн» һ.б.ларның пьесалары шушы контексттатикшерелә.

А.Әхмәдуллин сәнгатьлелек өлкәсендәге эзләнүләрнең авторларны, үз пьесаларының жанрларын билгеләгәндә, шактый кыенлыклар алдында калдыруын әйтә. Драматургия өлкәсендә дистә еллар эшләгән галим драма әсәрен бәяләгәндә, уңай якларныкалкытып куюбеләнбергә,фәнни нигездә дәлилләп, аерым кимчелекләрне, ялгыш карашларны тәнкыйтьләп тә бара. Мәсәлән, Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй» (1979) әсәренең жанрын «моңсу комедия» дип билгеләвенә каршы килеп, аның мелодрама булуын күрсәтә.

Социалистик реализм ысулы кысаларында милли тарих, тарихи-революцион тематиканы сурәтләгән драма әсәрләрендә алдан билгеләгәнлек, сыйнфыйлык көчле булу сәбәпле, яңа сүз әйтү шактый кыен. Шуңа карамастан, А.Әхмәдуллин Н.Фәттах, Т.Миңнуллин, Ә.Баянов, М.Әмир һ.б.ларның пьесаларында бу теманы сурәтләүдәге уңай тенденцияләрне, шәхеснең сәнгати концепциясендәге үзгәрешләрне, вакыйгаларны тасвирлаудагы фәлсәфи тирәнлекне, романтик күтәренкелекне билгели.

Әдәбият галиме ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башы милли драматургиясе яңа социаль һәм мәдәни шартларда, коммунистик идеологиянең постулатларыннан баш тартып, фикри-мәгънәви яңарыш кичерә дигән карашта тора. Бүгенге әсәрләрдә аерым шәхес, аның рухи мәнфәгатьләре, теләк-максатлары игътибар үзәгенә әверелә баруын, милләт язмышы тарихының шәхес күзлегеннән карап укылуыһәм бәяләнүе ассызыклана. Шул ук вакытта идеалсызлык, рухи кыйбла югалу, әхлакый-этик кагыйдәләрнең какшавы, миһербансызлык һәм кешелексезлекнең артуы, яшәеш кыйммәтләренең үзгәреше сүз сәнгатендә караңгылыкны, гаҗизлек, өметсезлек мотивларын көчәйтүе күрсәтелә. Шушы яссылыкта И.Юзеевнең «Ак калфагым төшердем кулдан», Р.Хәмиднең «Ак тамырлар иле», «Олы юлның тузаны...»,Т.Миңнуллинның «Шәҗәрә», Ю.Сафиуллинның «Йөзек һәм хәнҗәр», Ф.Бәйрәмованың «Сандугач балалары» һ.б.ларның пьесалары анализлана. Үзендә чор ихтыяҗын күрсәтә, укучы-тамашачы зәвыгын тәрбияли алырдай аныборчыган, кызыксындырган соравына җавап бирердәй әдәби герой амплуасы формалашып бетмәсә дә,бүгенге драма әсәрләренең сюжеты нигезендә яткан конфликт эчтәлегенең үзгәреше, жанр һәм жанр формаларының төрлелеге бай мисаллар ярдәмендә раслана.

А.Әхмәдуллин форма һәм эчтәлек эстетик категорияләрен диалектик бәйләнештә караганхәлдә, яңаиҗтимагый-сәяси вазгыятьнең эчтәлеккә генә түгел, ә форма-стиль күренешләренә йогынтысын да таный. Китап авторы карашынча, «классик булмаган, ягъни традицион сәнгатьне киңәйтергә-баетырга омтылыш юнәлешендәге постмодернизмның беренче карлыгачлары» [Әхмәдуллин, 2018: 60] татар драматургиясенең яңа сулышына җирлек әзерли. Нәтиҗәдә сәхнәдә тормышны чагылдыру-сурәтләүнең «икенчел художестволы моделе» дип аталган формасы урын ала һәм җанлана барып, драма әсәрләренең геройлар системасы, алар хәрәкәт иткән ситуацияләр һәм вакыйгалар үзгәреш кичерә. Татар драматургиясенең, сәнгати яңалыкларга ирешү өчен генә түгел, ә яшәеш-тормышның өлгергән мәсьәләләрен, гомумкешелек проблемаларын яңгырашлырак, тәэсирлерәк итеп, сәхнәгә чыгару максатында рус һәм башка әдәбиятлардагы «постмодернизм чорының үзенчәлекләрен үзләштерү юлына басуы» хакында нәтиҗә ясала.

Фәнни хезмәтнең «Әдәбиятыбыз яңарыш юлында» дигән икенче бүлеге уртак темага багышланмаган, әмма А.Әхмәдуллинның киңкырлы эшчәнлеге хакында гомуми күзаллау формалаштыруга хезмәт иткән төрле жанрдагы язмаларны үз эченә ала. Иҗат портретыжанрындагы «Кәрим Тинчурин драматургиясенә яңача караш» (1986) язмасында күренекле татар классигы К.Тинчуринның тормыш-чынбарлыкны тасвирлау, сәнгати фикерләү хасияте ачылса, «Татар әдәбияты һәм фәненең каһарманы»нда (2009) атаклы «Кәрим Тинчурин стиле» проблемалы мәкаләсендә бүгенге көндә дә шактый катлаулы«язучы стиле» фәнни проблемасын күтәрә. Әдәби жанр һәм сәхнә сәнгате төрләренең стиль үзенчәлекләренә гаять сизгер булган К.Тинчуринның аерым пьесалары, аеруча музыкаль драмалары «төрле стильләрнең механик кушылмасы булып түгел, ә яңа бер органик художество бербөтене итеп кабул ителүе» хакында нәтиҗә ясала [Әхмәдуллин, 2018: 84].

«Әдәбиятыбыз нәзариясенең яңа бите ачылды» (2003) фәнни рецензиясендә галимә Д.Заһидуллинаның «Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы» (2003) дигән монографиясе татар әдәбияты фәне контекстында бәяләнә. А.Әхмәдуллин хезмәтнеңконцептуаль яңалыгынмилли сүз сәнгатенең моңарчы ачылмаган катламына мөрәҗәгать ителеп, узган гасыр башытатар әдәбиятында «яңа юнәлешләрне үз эченә алган модернизм агымының Европа һәм рус әдәбиятларындагы модернизм белән чагыштырганда, соңрак бер күренеш булганлыгын» [Әхмәдуллин, 2018: 91] раслауда билгели. Яңа нәзари төшенчәләрнең татар әдәбиһәммәдәнипространствосында кабул ителү һәм үзләштерелү үзенчәлекләренә әтрафлы анализ, һәр әдәби күренешнең нәзари яктан дөньякүләм танылган фикер ияләренең, Европа һәм Рус галимнәренең гыйльми карашлары белән нигезләнеп, гамәли яктан исемнәре татар укучыларына аз яисә бөтенләй билгеле булмаган авторларның әсәрләре ярдәмендә дәлилләнгән булуына уңай мөнәсәбәт белдерелә. Монографик хезмәтне бәяләү уңаеннан А.Әхмәдуллин татар әдәбияты белеменең актуаль, бүгенге көндә бәхәс уяткан кайбер методологик мәсьәләләренә үз мөнәсәбәтен белдереп уза. Мәсәлән, галим милли сүз сәнгате ХХ гасыр башында ук модернизм әдәбиятының матур үрнәкләрен, җимешләрен биргән дигән карашта тора.

Икенче бүлеккә урнаштырылган мәкаләләр арасында аерым шәхесләрнең татар әдәбиятыһәммәдәнияте тарихында тоткан урынын, алар үсешенә керткән өлешен, рухи мирасларының төп хасиятләрен күрсәтү максаты белән язылганнары да бар. «Фәтхи Бурнаш һәм театр» (2006-2011), «Татар әдәбиятытарихында Галиәсгар Камалның урыны» (2005) мәкаләләре шундыйлардан. Соңгы язмада күренекле шәхес Г.Камалның милли драматургия һәмсәхнә сәнгатендә тоткан урыны XIX гасырның ахыры – XX гасырның беренче чирегендә татархалкының рухи һәм мәдәни яңарышы контекстында бәяләнә. А.Әхмәдуллин шушы уңайдан татар нәзари фикерендәге үсешкә, татар әдәбиятында, аеруча драма төрендәге тематика һәм проблематика төрлелегенә, чор иҗтимагый-сәяси фикере йогынтысында әдәби хәрәкәттә барлыкка килгән яңа юнәлешләргә дә үз мөнәсәбәтен белдереп уза. Тәнкыйди реализм методының чор әдәбиятында тәмам формалашып бетеп, татар әдипләре әсәрләрендә аның бөтен принциплары, сурәтләү алымнары гәүдәләнешен билгели. Аның белән янәшә романтизм һәм модернистик агымнарның матур үрнәкләре тудырылуын тагын бер кат ассызыклый. Мәкалә авторы сүзне Г.Камал иҗатына күчереп, аның мирасында драма, аеруча комедия һәм аның төрле формалары үсешен, пьесаларындагы сюжет-композиция сыйфатларын билгели. «Төзек сюжет», «тартмалыкомпозиция», «чын милли характерлар», «чын татарча сөйләм теле» һ.б.лар аның иҗатының хосусиятләрерәвешендә аерыпалыналар.

А.Әхмәдуллинның «Яңарыш юлында» дигән фәнни мәкаләләр җыентыгы татар гыйльми, тәнкыйди һәмәдәби-эстетикфикеренең, элгәре ирешелгәнныклы традицияләргә нигезләнеп, XX гасыр ахыры – XXI гасыр башында яңарышын, яңа үрләргә күтәрелешен тагынберкатдәлилли.

Таһир ГЫЙЛӘҖЕВ,

филология фәннәре кандидаты

 

"КУ" 04, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: