Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

Шанлы сакчы

Аяз Гыйләҗевнең Төркиядә басылган әсәрләре турында.

Татар әдәбиятында тирән эз калдырган олуг әдипләрнең берсе ул, минемчә, Аяз Гыйләҗев. Төрек телендә бер-бер артлы укыган «Өч аршын җир», «Җомга көн, кич белән...», «Язгы кәрваннар», «Яра» повестьлары аның татар әдәбиятында гына түгел, дөнья сүз сәнгатендә мәңге сулмаслык, шиңмәслек гөлләр калдырган олпат бер шәхес икәнлеген искәртте миңа. Шушы язмамда укылган әсәрләргә тәфсилләп бәя бирергә җыенмыйм. Бар иҗатын өйрәнмичә, моны башкару бик үк дөрес тә булмас. Аның һәммә язмасын барлаган, хәтта цензурага эләккән урыннарын да ачыклау мөмкинлегенә ия булган хөрмәтле галимә Миләүшә Хәбетдинова ул эшне болай да башкарып килә инде. Ә минем язмам кыскача игътибарны җәлеп итүдән гыйбарәт булачак.

Һәр җәмгыять нәкъ үзе төсле, үзенә охшаган язучыны тудыра. Рус язучыларын нигилизмның караңгы юлларында күрүебез очраклы хәл түгел. Алар, өр-яңа әсәр иҗат иткәнче, искеләрнең, булганнарының тамырын корытканнан соң гына, йөрәк яндыргыч өметсезлек белән яңаны эзлиләр. А.Гыйләҗев – Идел буйларында сулар эчкән, Урал тавы битләрендә атта чапкан татар кабиләсе вәкиле, Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында дөньяга килгән, Баграж урманнары баласы. Идел-Уралдагы татар авыллары – шагыйрь-язучыларны биргән уңдырышлы туфрак. Шулай да ныклы, зирәк акыллы, китап сөючән татар яшьләренә элек-электән һәм бүген дә шанлы-шәүкәтле Казан каласы әдәбият ишеген ачкан, аларны үстергән.

Повесть-романнарында А.Гыйләҗев татар кешесен һәм аның яшәү формаларын мәңгеләштергән. Тормышта ни генә булмасын, ул – бернигә карамастан, үз авылының бакчасында эшләүче бер бакчачы. Ул – киләчәкнең яшь үсентеләренә, төшенкелеккә бирелмәсеннәр өчен, өмет канатлары беркетерлек, йөрәкләрне җилкетерлек милли хәтернең туфрагын булдыручы да, хыяллар бишеге – ана теленең бөтен самимилеге һәм матурлыгы белән аларны тәрбияләүче дә.

А.Гыйләҗевнең соңгы елларда Фатих Кутлу тарафыннан төрек теленә тәрҗемә ителгән дүрт әсәрен уку Истанбулның ыгы-зыгы, шау-шуында минем җаныма ял булды. Укыган һәр китаптан соң А.Гыйләҗевнең эстетикасы күңелемдә аермачык канат җәйде. Язучының барлык әсәрләрен эзлекле рәвештә уку әдип иҗаты турында тулаем фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Бөтенне күрмичә, кисәкләрдән генә иҗатның кыйммәтен аңлау авыр. А.Гыйләҗевнең бер-бер артлы төрек теленә тәрҗемә ителгән повесть-романнарының ишәюе – сөенечле хәл. Һичшиксез, аның бер әсәрен укыган төрек укучысы авторның башка иҗат җимешләрен дә табып укырга тырышачак. Шундый кызыксыну булмаса, өч төрле нәшрият татар әдибенең әсәрләрен басарга теләп алынмас иде! Шул рәвешле, А.Гыйләҗев ун елдан бирле Төркиядә әдәби тормыш әйләнешендә татар әдәбиятының бердәнбер вәкиле исәпләнә. Безнең илдә татар сүз сәнгатенең яңгырашы ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә бу иҗат. Күпме генә фәнни хезмәтләр язылса да, алар тәрҗемә хикәя-повестьларны алмаштыра, төрек укучысының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый.

Әсәрләрен яратып укыган әдипләр турында җентекләп язылган биографик яки монографик китаплар тапсам, һичшиксез, алар белән танышырга тырышам. Андый хезмәтләр язучының әдәби уңыш-табышларын ачыкларга булыша, иҗатына карата кызыксыну уята, дөньяга карашларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Җир шарында, Дәрдемәнднең «Кораб» шигырендәге төсле, давыл уртасында яшәгән, вакыт диңгезенең дулаган, чайкалган чоңгылларына сөрелгән, уй газабында янган инсаннарның гыйбрәтле, үрнәк тормышлары, бөтен кешеләрне кызыксындырган шикелле, мине дә кызыксындыра, үзенә җәлеп итә. Әйе, бөек шәхесләр арасында нахакка яла ягучыларның агулы сөңгеләренә дучар булмаган затлар бармы икән?! Ләкин бу – мәшһүрләребезнең дәрәҗәсен, әсәрләренең кыйммәтен һич тә киметми, киресенчә, иҗатларына, биографияләренә карата кызыксындыруны арттыра гына.

Мин Аяз Гыйләҗевнең исемен тәүге тапкыр 1999 елда Уфадагы бер китап кибетендә «Йәгез, бер дога!» исемле китапның тышлыгында күрдем. Яңа китап алганда, һәрвакыттагыча, аны ачып караштырганнан соң: «Әһә, укырлык тагын бер китап чыккан!» – дип, күңелемә беркетеп куям. А.Гыйләҗевнең әлеге әсәре минем аңа кадәр укыган, авыр көннәрнең хатирәләрен чагылдырган үзбәк язучысы Шөкруллаһ Йосыфоглының «Кәфенсез күмелгәннәр»енә охшый иде. Хәтерем ялгышмаса, А.Рыбаковның «Арбат балалары»н да шул ук китап кибетеннән сатып алган идем. А.Рыбаковның «Арбат балалары» һәм Шөкруллаһның «Кәфенсез күмелгәннәр» әсәрләре төрек телендә Төркиядә басылып чыкты. А.Гыйләҗевнең шул ук темага караган автобиографик «Йәгез, бер дога!» романы да минем шикелле аны зур кызыксыну белән укыячак төрек укучысы өчен ачылырга тиешле яңа бер дөнья булачагына шигем юк. Фатих Кутлу әлеге романны төрек укучысына ирештерүне озакка сузмас дип өметләнәм.

2000 елдан соң үзем бик теләп алдырган татар матбугатында А.Гыйләҗев турындагы язмаларны, аеруча да «Идел» журналында өлешләп басылган хатларын һәрвакыт көтеп алып, мөкиббән китеп укыдым. Әдип төрмәдә вакытта аңа хатлар язган булачак хатыны Нәкыя Гыйләҗева – бик күп язучы хатыннарына насыйп булмаган тугрылык һәйкәле. Алар тормыштагы сынаулар сиратын бергә үткәннәр. Бүгенге көндә Нәкыя ханымның тырышлыгы белән, А.Гыйләҗевнең хатлары, көндәлекләре дөньяга чыкты. Татар журналларында азмы-күпме басылган язмаларда А.Гыйләҗевнең бай фикри дөньясына тап булдым. «Кәфенсез күмелгәннәр»нең авторын Ташкентта күреп калдым һәм шунда минем өчен кадерле истәлек булган әлеге китабына култамга алган идем. Ни кызганыч, А.Гыйләҗевне күрергә соңга калдым. Шулай да минем бер юанычым бар – 2013 елда А.Гыйләҗев яшәгән йортта булдым. Йортның хөрмәтле хуҗабикәсе Нәкыя ханым кулыннан тәмле татар ашлары ашадым. Яңа бистә зиратында А.Гыйләҗевнең каберенә барып, рухына догалар укыдым.

А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повестен, үзем өчен әлеге әдипне ачканнан соң унбер ел үткәч, төрек телендә уку бик зур шатлык булды. Яхшы бер иҗатка юлыгу китапларны ярата торган кешегә бәхет капкасы ачылуга тиң иде! Ләкин бер сыерчык яз китерми! Бик күп илләрдәге шикелле үк, Төркиянең тузанлы китапханә киштәләрендә дә бердәнбер әсәре генә төрекчәгә тәрҗемә ителгән, эзлекле рәвештә тәрҗемәләре чыкмаган уннарча язучыны табарга мөмкин. 1926 елда Фатих Әмирханның Кайа Нуири тәрҗемәсендә төрекчә дөнья күргән «Татар кызы» – боларның берсе.

ДӘВАМЫ БАР. ТУЛЫСЫ БЕЛӘН "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 4 НЧЕ САНЫНДА (2019) УКЫРГА МӨМКИН.

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев