Прототөрки бабаларыбызга юл яручы китап

Халыкларның, дәүләтләрнең оешуы мәсьәләсе төрле гуманитар фәннәрнең иң мөһим проблемаларының берсе булып тора. Бу тюркология белеменә дә карый. СССР таркалгач, яңа төрки дәүләтләр оешты, этник үзаң яңарды һәм бу сорауга җавап бирү тагын да актуальләште.
Татар халкының килеп чыгыш мәсьәләсендә бүгенге көнгә кадәр төрле, кайчак капма-каршы фикерләр яшәп килә. Ә инде иң борынгы төркиләрнең кайда һәм нинди кавем-кабиләләр җирлегендә формалашуы тагын да билгесезрәк һәм четереклерәк булуы шиксез.

Фәндә «һинд-европа центризмы», «ираноцентризм» кебек идеологик калыпларның өстенлек һәм хәтта хакимлек итүе, төрки халыкларны икенче-өченче сортлы, түбәнрәк дәрәҗәдә торучы халыклар итеп карау аларның килеп чыгышы мәсьәләсен катлауландырып кына калмады, ә фәннилектән шактый ераклаштырды. Моңа флектив һәм агглютинатив телләр мәсьәләсе дә, дөресрәге, беренчеләрен икенчеләренә караганда камилрәк, «культуралырак» итеп карау шаблоны да комачаулык итте. Баксаң, төрки телләрне дә үз эченә алган һәм сүзләрнең тамырын, иң борынгы мәгънәләрен меңәр еллар буена саклап килгән агглютинатив система тарихны, хәтерне дә саклаучы икән! Һәм бу яктан хәтта сүз тамырлары үзгәрүгә корылган флектив телләрдән өстенрәк тә тора икән. Нәкъ шушы үзенчәлек профес- сор Марсель Бакировка – без моны алда күрербез – иң борынгы язма ядкарьләрдә- ге чишеп булмый торган «төенле» урыннарга ачкыч табарга, бабаларыбызның иң ерак тарихына юл ярырга ярдәм иткән.

Без горурланып, һун-гуннарны төрки халыклар тарихының чишмә башы итеп карарга күнеккәнбез. Алар Кытай агрессиясенә каршы торып,үзләреннән җанлы дивар ясап, Евразияне Кытай экспанциясеннән һәм ассимиляциясеннән коткарып калганнар. Халыкларның бөек күчешен башлап, бик борынгы заманнарда көнчыгыштан (Якын Көнчыгыштан) килгән юлларын генетик хәтерләрендә саклап, көнбатышка юнәлгәннәр: Урал, Урта Идел, Кама төбәкләрен дә узып (алардан курган («корган»нар), елга, авыл исемнәре, бакыр казаннар сакланып калган), Урта диңгезгә кадәр барып җиткәннәр. Апеннин ярымутравына урнашкан Рим империясендә колбиләүчелек җәмгыятенең юкка чыгуы фәндә хаклы рәвештә һун яулары белән бәйләп карала. Хәзерге, үзләрен өстен итеп санаучы Европа халыклары «варварлар» дип санаган һун-гуннар, асылда, күп яңалыклар алып килгәннәр, аларның яшәешенә тормышчан сулыш өргәннәр.
Ә шулай да без, фаразлау яки җитди дәлилләмичә гомуми планда язылган аерым хезмәтләрне исәпкә алмаганда, төркиләрнең борынгы тарихын өйрәнүдә һуннардан ары китә алмадык. Хәтта Россия Фәннәр Академиясенең Тел гыйлеме институты белгечләре тарафыннан соңгы вакытта чыгарылган хезмәттә дә төркиләрнең иң борынгы бабалары элек- кечә һуннар белән генә бәйләп карала һәм «Саян-Алтайның тайгалы-далалы көньяк өлкәсе» аларның иң борынгы ватаны итеп күрсәтелә («Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Лексика». М., 1997.–732 б.). Бу догматик нәтиҗәгә карата Олжас Сөләйманов: «Асылда төркиләр тарихы итеп вакыт ягыннан иң өстәге катлам, тарихларының Көнчыгыштан кояш батышы ягына күченгән вакытларына бәйләнешле соңгы этабы тәкъдим ителә, ә менә төркиләр Көнчыгышка кайчан һәм кайдан килгәннәр – мондый мәсьәләнең фәндә әле күтәрелгәне юк» дип, хаклы рәвештә үзенең тәнкыйди мөнәсәбәтен белдерә («Тюрки в доистории» Алматы, 2002. – 83 б.).

Марсель Бакиров исә төркиләр Көн- чыгышка кайчан һәм кайдан килгәннәр, дигән сорауны куеп кына калмый, ә күп кенә төрле яңа дәлилләргә, системалы һәм күпьяклы тикшеренүләренә таянып, үзенең монографиясендә аңа гаҗәеп хак нәтиҗәле җавап та бирә. Иң борынгы төркиләрнең Алгы Азия, Якын Көнчы- гыш белән бәйле булганлыгын нигезли торган тикшеренүләрен галим борынгы археологик культуралар белән уртаклыкны анализлаудан башлый. Аерым алганда, ул хронологик яктан һуннарның Көнбатыштан башлангыч ала торган карасук культурасына караучы иң соңгы халык булганлыгын дәлилли. Шулай ук ул соңрак чорга караучы һун-савир, хазар, бар- сил-болгар, төркиләшкән аланнар тартымлылык күрсәткән археологик катакомба культурасында чыгышы белән Алгы Азия җирлегенә барып тоташуына игътибарын юнәлдерә (Шунда ук. – 168 б.).

Күпләребез борынгы бабаларыбызны Үзәк Азия, Ерак Көнчыгыш төбәге белән бәйле җирле автохтоннар яки күчмәннәр булган дип йөртәбез. Арабызда, шулай ук, шаблонга, евроцентризмга корылган хезмәтләргә ияреп, аларны цивилизация- дән артта калган һәм тарих мәйданына шактый соң чыккан халыклар итеп ка- раучылар да җитәрлек. Юк, бу шаблон карашлар белән берничек тә килешеп булмый. Киресенчә, М.Бакировның монда сүз барачак фундаменталь хезмәтеннән аңлашылганча, прототөркиләр Урта диңгез бассейныннан, Төньяк Африкадан башлап, бөтен Евразиядә тирән эз калдырганннар, субстрат җирлек һәм нигез буларак, бик күп халыкларның этнокультураларына җуелмаслык йогынты ясаганнар. Татар тюркологының гаҗәеп төпле, тирән эчтәлекле китабын укыгач, мин ерак ба- баларыбызны үзләренең ифрат тотрыклы һәм мәңгелек гомерле агглютинатив телен, дини-мифологик һәм дөньяви карашлар системасын, шулай ук күпкырлы тради- цион мәдәниятләрен тудырган һәм иң мөһиме, гасырлар чоңгылыннан үзләренең этник портретын, милли үзенчәлекләрен бүгенге варисларына исән-имин китереп җиткергән тәҗрибәле һәм талантлы зур халык итеп күзалдына бастырам.

«Өстә – күк Тәңре, аста – көрән җир кылынганда ике арада кеше углы барлыкка килде. Кеше угыллары өстеннән борынгы бабаларыбыз Бумын каган, Истәми каган идарә иткән. Тәхеткә утырып, алар төрки халкының илен һәм кануннарын саклаганнар, үстергәннәр». Бу күпләргә таныш юллар – Күлтәгингә багышланган борынгы төрки рун истәлегенең «Зур язмасы»ннан (Фәнүзә Нуриева укуы һәм тәрҗемәсе). Язмадан аңлашылганча, дөнья яралган дәвердә беренчел кешеләр төркиләр булган, имеш. Алга таба төркиләр «алга – көн чыгышынача, уңга – көн уртасынача, артка – көн батышынача, сулга – төн уртасынача» тирәлектә, ягъни «дөньяның дүрт почмагына кадәр» арада бөтен халыкларны буйсындырып, аларны Төрки каганлыгы составына керткәннәр.

Безнең үзебезгә дә «тюркоцентризм» галәмәтләре сеңгән түгелме? Ничек инде төркиләр дөньяда иң борынгы кешеләр булсын, ди? Ничек инде алар галәмәт зур киңлектәге бөтен халыкларны буй- сындырсыннар, ди? Янәшә генә Тибет, Көнбатыш крае, Борынгы Төрки каһанлыгына кадәр биш меңьеллык тарихы булган Кытай. Мин студентларга Күлтәгин язмасындагы бу юлларны Төрки каганлыгындагы дәүләт идеологиясендә чагылыш тапкан шовинизм шаукымы белән бәйләп аңлата идем.

Ә чынлыкта китерелгән рун язмасындагы юллар, мондый фикер сөреше төр- киләрнең этник аңында күптәннән оешкан традиция һәм борынгылыктан килүче тарихи-этник хәтер йогынтысында туганнар икән. Димәк, соңрак чорлардагы төркиләр ерак бабаларының күп гасырлар буе Алгы Азиядән Көнчыгышка таба килгән данлы юлларын һәм аларның цивилизаторлык ролен мең еллардан соң да онытмаганнар булып чыга.

Гомумән, борынгы төрки рун язмалары соңгы фәнни ачышлар яктылыгында һәм яңача игътибар бирүне сорый. Бу язмаларда без белмәгән, аңлап җиткермәгән, бик борынгы заманнардан ук килгән этник хәтер һәм аң тәэсире, чыннан да үзен шактый сиздерә икән. Монографик хезмәт безне менә шундый уйларга этәрә.

Әйе, Казан федераль университеты профессоры Марсель Хәернас улы Бакировның монографиясе бик җитди, күпкырлы, тикшеренү өчен бик авыр, әмма үтә актуаль темага багышланган. Аның төп максаты һәм гомуми эчтәлеге – төрки кабиләләрнең килеп чыгышын һәм аларның туган җирен, беренчел Ватанын ачыклау, шулай ук иң борынгы төркиләрнең телен, этник һәм этнокультура тарихын өйрәнү, реконструкцияләү. Авторның күпсанлы һәм күпкырлы ышандыргыч дәлилләргә нигезләнгән төп концепциясе буенча, иң борынгы төркиләр Якын яки Алгы Көнчыгышта, дөресрәге, Урта диңгез ареалында үзара аралашып яшәгән телләр, төрле диалектлар составында оеша башлаганнар һәм агглютинатив төзелешле телләрнең үзара берләшүе, җиңеп чыгуы нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр. Шуннан соң алар дулкын-дулкын булып Көнчыгыш Европага, Урта һәм Үзәк Азиягә, Себер һәм Ерак Көнчыгыш киңлекләренә үтеп кергәннәр, андагы аерым кабиләләр белән аралашканнар. Әмма тотрыклы һәм куәтле кавем-этнос буларак, алар төрки телне саклап калганнар һәм үстергәннәр.

М.Бакировның бу монографиясе – предметара бәйләнешләргә корылган фәнни эзләнү һәм тикшеренүләрнең гаҗәеп уңышлы үрнәге, дияр идем. Чөнки хезмәт бик күп төрле өлкәләргә (тел, дини-мифологик, этнографик, археологик, антропологик, фольклор, сәнгать белеме һ.б.), шулай ук төрле чорларга һәм телләргә караган чыганакларга нигезләнә. Анда һәр фәннең тикшеренү үзенчәлекләре һәм үзенә генә хас чыганаклар комплексы исәпкә алынган. Кайсы гына фәнне яки өлкәне алма, автор үзен чын белгеч итеп күрсәтә. Төрле фәннәргә караган чыганакларны һәм дәлилләрне ул үз карашларын, үз концепциясен нигезләүдә зур осталык белән файдалана. Авторның 200 дән артык телгә караган чыганакларны җентекләп тикшерүе генә дә ни тора! Ә инде дәлилләре турыдан-туры кулланышка кертелгән яки өземтәләр китерелгән төрле фәнни хезмәтләрнең саны 800 дән артып китә.

Басым ясап әйтергә кирәк: нәкъ менә комплекслы тикшеренү, төрле чыганакларны файдалану юлы гына авторга бик күп авыр сорауларга нигезле җавап табарга ярдәм иткән дә инде. Һәм нәкъ комплекслы ысул гына аңа, төрле харак- тердагы чыганакларны бергә туплаудан бигрәк, төрле өлкәгә караган фактларны үзара бәйләү һәм ары таба үстерү аша гаҗәеп масштаблы, көтелмәгән яңа нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек биргән.

Әйтелгәннәрне раслау өчен хәзергә бер мисал китерү белән чикләник. Белүе- безчә, фәндә, тюркологиядә моңарчы һуннар һәм борынгы төркиләр баштан ук монголоид кыяфәтле булганнар, дигән фикер яшәп килде. Хәтта мондый караш 2002 елда чыккан «Татарстан тарихы»ның беренче томына да үтеп керде. М.Бакиров исә тюркологларның игътибарыннан читтә калган археология, антропология материалларын өйрәнеп, шулай ук иң борынгы бабаларыбызның Алгы Азиядән, Иран ягыннан килгәнлекләренә нигезләнеп, үзенең китабында аларның раса ягыннан европеидлар булганлыгын ышандырырлык итеп раслый, ә монголоид кыяфәтен аерым кабиләләр Үзәк Азиядә шундый антропологик типлы кавемнәр белән аралашып яшәгәндә алганнар, дигән нигезле караш үткәрә.

Билгеле, мондый күпкырлы зур хезмәт буш урында туа алмый. М.Бакиров үзебезнең һәм чит ил авторларының күпсанлы хезмәтләренә таяна, аларның фикерләрен нечкәләп, үз карашлары аша үткәреп анализлый. Әмма төркиләрнең иң борынгы этник тарихына турыдан-туры кагылган хезмәтләр бик аз. Шактыенда безнең авторны кызыксындырган мәсьәләләр декларатив рәвештә, нигезләмичә генә каралалар. Ә иң күбесе төрки этносы башлангычын, инде шаблонга әйләнгән карашлардан уза алмыйча, Үзәк Азия, ягъни Алтай, Монголия, Төньяк Кытай төбәкләренә, анда яшәгән һуннарга гына кайтарып калдыралар. Шуңа күрә дә галимнең, иң беренче чиратта, борынгы чыганакларда теркәлеп калган фактик материалга һәм ышанычлы тарихи мәгълүматларга зур игътибар бирүе, аларны яңа күзлектән чыгып бәяләве бик урынлы һәм отышлы.

Моңа кадәр тюркология фәнендә, шул исәптән тел гыйлемендә борынгы дәвер- ләрдә төрки халыкларга иран тәэсиренең шактый көчле булуы («ираноцентризм») хакында фикер өстенлек итеп килде.Хәтта һуннар арасыннан чыккан ашина ыруы да ираннар йогынтысына эләккән кавем итеп каралды (С.Г.Кляшторный). Сак һәм скиф кабиләләре исә күпчелек галимнәр тарафыннан тоташы белән иран теллеләр итеп саналды. Без анализлый торган монография авторының төрле яктан ныклап нигезләнгән карашы моңа кискен каршы килә. Борынгы төрле иран кабиләләре теленә тикшерү уздырып, галим аларның лексикасындагы шактый гына сүзләрне, хәтта аерым Алла исемнәрен дә төркиләр тәэсире белән аңлата.

«Европоцентризм»ның өстенлекле йогынтысы да фәндә үзен нык сиздерә. Һинд-европа семьялыгына кермәгән телләрдәге, шул исәптән төркиләрдәге тамырдаш уртак сүзләр ориенталистикада һәрчак диярлек Европа телләреннән кергән дип карала. Көчленең көчсезгә, зур тел берләшмәсенең кечкенә телләргә йогынты ясавы рәвешендә аңлатыла. М.Бакиров күпсанлы дәлилләргә нигезләнеп, мондый калыплашкан карашларны кыю рәвештә җимерә. Европа, иран телләре белән ярашмый торган бик күп архаик сүзләрнең башка галимнәр башларына да кертмәгән төрки тамырлар белән кардәш икәнлеген исбатлап күрсәтә.

Әле дә хәтеремдә: мин студент булган дәвердә, 1971 елда Олжас Сөләймановның «Аз и Я» китабы зур кызыксыну уяткан иде. Казан кибетләрендә күренгәч, мин бу китапны сатып алырга өлгердем. Ә икенче көнне бу мәшһүр китап сатудан алынган иде инде. Фәндә дөреслекне алай гына җиңеп булмый шул. И.Я.Марр, Н.С.Трубецкой һәм Олжас Сөләйманов кебек белгечләрнең хезмәтләре вакыт сынавын үтеп, яңадан фәнни әйләнешкә керде. Алардагы рациональ фикерләр этногенез процессларын, борынгы телара бәйләнешләрне тирәнрәк аңлауга ярдәм итә һәм әлеге проблема белән җитди шөгыльләнүче аерым галимнәр тарафын- нан алга таба үстерелә, яңа казанышлар белән баетыла. М.Х.Бакиров хезмәтендәге берсеннән-берсе кызыклы фикерләр һәм табышлар, яңа һәм оригиналь нәтиҗәләр – шуның бер саллы мисалы.

Икенче яктан, галим хәзерге чорда бик популяр, күккә чөеп макталган ав- торларның хезмәтләренә дә чын фәнни югарылыктан якын килә (Л.Н.Гумилёв, Б.А.Рыбаков, С.Г.Кляшторный һ.б.). Алардагы уңышларны урынлы файдалану белән беррәттән, җитешсезлекләрен дә нигезләп күрсәтә, берьяклы яки дәлил- ләнмәгән фикерләр белән кыю рәвештә бәхәскә керә.

Укучыларның игътибарын тагын бер хезмәткә юнәлтәсе килә. Ул – Тариел Азертюркның башта Нью-Йоркта инглиз телендә, ә инде 2018 елда Санкт-Петербургта рус телендә басылып чыккан, шу- мерларның чөй язуларын төркичә укуга багышланган ике томлык китабы. М.Бакировның монографиясе белән аваздаш бу китап «Генезис Тюрка и Тюркского языка» дип атала. Америкада яшәүче азәрбайҗан галиме М.Бакировның хезмәте турында ишетеп һәм соклануын белдереп, интернет битләрендә коллегасын зур уңышы белән котлады да инде.

Географик яктан караганда, татар тюр- кологының монографиясе, әйтерсең лә, бөтен Иске Җиһанны, ачыклап әйткәндә, Төньяк Африкадан һәм Урта диңгез бассейныннан алып, Алтай-Саян тауларына, Монголия, Кытайга, Тын океанга кадәрге гаять зур араларны иңли. Хәтта америка индеецлары яшәгән Яңа Җиһанга барып чыга. Әмма үзәктә – Якын Көнчыгыш һәм Алгы яки Көнбатыш Азия. Бу кешелек цивилизациясенең туган җире, нәкъ шуннан инде тирә-яктагы иксез-чиксез киңлекләргә цивилизация казанышлары тарала. Төп юнәлеш, әлбәттә, көньяк-көнбатыштан Урта һәм Үзәк Азия, Алтай һәм Себер якларына таба. Автор дәлилләвенчә, прототөркиләр Көнчыгышка күченгәндә, Урта Азия биләмәләре арадаш төбәк, ә аерым кабиләләр өчен икенче ватан хезмәтен үтәгән.

Сак кабиләләрен сыендырган Туран җирләре һәм Җидесу төбәге дә шушы төбәккә туры килә. Тарихи чыганакларны һәм археологик материалларны автор яңа- ча якын килеп ачыклаганча, һун-гуннар, кангюйлар, исседон-усунь-уйсуннар, бәҗәнәкләр (кангар→ бәҗәнәк), угызлар (аугас→ огуз/угыз), хазарлар, саклар массивы белән бәйле Туран җирлегеннән (Арал диңгезе буйларын да кертеп) ае- рылып чыкканнар. Монда оешкан аерым кабиләләрнең исемнәре һәм төрки топо- нимнар хәтта борынгы җирле атамаларда теркәлеп калган (Өгүз/өкиз, Геродотта Окес>угыз →Амудәрьяның элекке исеме, «Туран науны» (яңа эрага кадәр сугылган көмеш акчадагы язу, «нау» – төркичә «тигезлек», «түбәнлек») – Туран түбәнлеге һ.б.

Бу халыкларның – Көнчыгышка күчү процессында безнең Урта Идел, Кама буйлары да читтә калмаган. Аеруча бу төбәктәге Анани культурасы хакында монографиядә җитди күзәтүләр бар.

Китапның структурасы бик уйланып, көтелмәгәнчә, әмма авторның төп концепциясен ачу, нигезләү өчен бик үтемле итеп төзелгән. Китапның «Кереш» өлешен галим моңарчы саф төрки сүз булып исәпләнгән (А.М.Щербак) «аш» тамыр-сүзенең аш/ац/аҫ формаларында яңа эрага кадәр үк инде Алгы яки Көнбатыш Азиядә яшәгән элам, аккад, ассирий, әр- мән һәм, ахыр килеп, санскрит телләрен- дә кулланылганын күрсәтүдән башлап җибәрә. Һәм шунда ук: «Уртак мәгънәле бу тамырдаш сүз мәдәни бәйләнешләр җирлегендә генә туганмы, әллә монда без белмәгән телара генетик кардәшлек тә катнашканмы?» – дигән сорау куеп, укучы һәм тарих белән кызыксынучылар алдында проблемалы ситуация тудыра. Шул рәвешле аларны бабаларыбызның гасырлар, мең еллар тирәнлегеннән килгән иң борынгы тарихы белән танышырга әзерли.

Авторның тикшеренү объекты булган тарихи-географик җирлектә яңа эрага кадәр яшәгән Шумер (IV-III меңъеллыклар), Элам (III меңъеллык – VI гасыр уртасы), Аккад (2316-2137), Вавилон (1894-539 еллар), Хетт (XVIII-XII гасырлар, хаттларны да эченә алган дәүләт), Митанни (XVI-XIII гасырлар, субарлар һәм хурритлар төзегән дәүләт), Ассирия (XV-VII гасырлар), Лидия (XII гасыр – 546 ел), Урарту (IX-VIII гасырлар), Мидия (670-550) кебек хәзерге Гыйрак, Сүрия, Төркия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Төрекмәнстан, Иран биләмәләренә туры килгән борынгы дәүләтләр кешелек тарихының һәм цивилизациясенең бишеген тәшкил иткән. Бу бишектә безнең иң ерак бабаларыбыз да тирбәлгән, шунда акрынлап аларның төркиләргә хас иң борынгы тел, этнокультура, дини-мифология һәм антропологиягә нисбәтле үзенчәлекләре барлыкка килгән, оешкан.

Төркиләрнең оешу процессын М.Бакиров һинд-европа, ностратика, шулай ук бу төркемнәргә кермәгән шумер, урарту, хуррит, кавказ телләрендә сөйләшкән халыклар белән озак вакытлар буена тел-лөгать алмашып яшәү белән бәйли һәм төрки баба тел, дөресрәге, иң борынгы төрки диалектлар берлеге нәкъ менә Көнбатыш яки Алгы Азия ареалында хатт, элгәре яки иске мидия, элам, дравид, кути, кассит, этруск, сабир/савир кебек агглютинатив телләрнең үзара якынаюы, генетик-контакт кардәшлеге җирлегендә формалашканнар, дигән концептуаль нәтиҗәгә килә. Моның өчен ул әлеге агглютинатив телләрнең һәркайсына диярлек аерым бүлекчәләр багышлый һәм аларның телләреннән, матди һәм рухи культураларыннан төркиләр белән уртак катламнар аерып чыгарып, үзенең төп концепциясен ышандырырлык итеп нигезли.

Дәүләтләр дә, тере организм кебек үк туалар, җитлегәләр, төрле сәбәпләр аркасында юкка чыгалар. Теле, этнокультурасы куәтле һәм тотрыклы булган халык югалмый. Демографик үзгәрешләр һәм хайван асрау, җир эшкәртү традицияләренең үсеше, кысымы нәтиҗәсендә прототөркиләр белән кардәш кавемнәрнең бер өлеше, Себер киңлекләрен үтеп һәм хәзерге вакытта Беринг дип аталган бугаз аша чыгып, Америка кыйтгасына кадәр барып җитә. Көнчыгыш Себердә алар җирле халыкка хас монголоид чалымнарны алалар, әмма Көнбатышка, Урта диңгез ареалына барып тоташа торган төркиләр белән уртак дини-мифологик ышануларны һәм шактый күп борынгы уртак сүзләрне саклап калалар, шул исәптән хәтта уникум характерындагы инкарь итү кисәкчәсе «–ма»ны да! Заманында Әбрар Кәримуллин тарафыннан өйрәнелгән һәм соңгы вакытларда М.Бакиров тарафыннан шактый тулыландырылган Америка индеецлары турында мәгълүматлар менә шуны раслый (133-137 б.).

Прототөркиләрнең бер кардәш диалекты булган дравид кабиләләре исә Иран тау яссылыгыннан Урта Азия аша Һиндстан ярымутравының көньяк биләмәләренә үтеп керәләр. Һәм, әлбәттә, аларның телендә дә баба төрки тел мохитендә үк барлыкка килгән бик күп лексик тамырлар, архаик сүзләр сакланып калган. Дравидлар, эламнар һәм төркиләрнең генетик кардәшлегенә багышланган бүлекчәдә өч төркем телләр өчен дә уртак булган йөздән артык сүз тәңгәл куелып, темаларга, диалектларга аерып китерелә.

Иң борынгы төркиләр тернәкләнүе һәм оешуында якыннан торып катнаш- кан ностратик тел төркемнәренең берсе – хамит телләре. Алар семитлар (аккад, ассирия, вавилон һ.б.) һәм борынгы мисырлар белән бергә афразий дигән бер тел семьялыгы тәшкил итәләр. Фәндә хамит телләре Төньяк Африкада барлыкка килгәннәр, йә булмаса, Алгы Азиядә формалашып, Африкага үтеп кергәннәр, дигән ике төрле караш бар. М.Бакиров Урта диңгез бассейнына караучы бу телләр белән төрки телләр арасында генетик һәм мәдәни багланышларына нигезләнгән кардәшлек күрә. Күп гасырлар буена үзара аралашып, тел-лөгать алмашып яшәгәндә, байтак сүзләрне алар бергәләп тә тудырганнар, дигән караш уздыра. Автор табып китергән шундый уртак сүзләргә мисаллар китерик: гач (хамит) + (г//к) – кача (америнд: кечуа) гөч /күч (төрки) – бер урыннан икенче урынга күчү|кот/куот (ха- мит: судан) ~кут/куд (хатт.) кот (төрки) – рух, җан | даг (хамит: кушит)  таг/тау (төрки) – тау | деба/дибо (хамит: кварт) – биеклек, калкулык  түбә (төрки) – тау башы, тау түбәсе | ар (хамит: кушит) – ир кеше ~ер/эр (дравид) – «самец» ар/ер/ ир (төрки) – ир кеше, ир-ат | *клн/калла (хамит-семит), – кәләш, килен  килин/ килен (төрки) – килен, «сноха» | кида (ха- мит)  куда /кода (гомумтөрки) – кода, «сват».

Табигый инде, монографиянең үзәгендә сүзлек, галиҗәнап Сүз тора. Автор үзе ачыклаган, ареаль генетик һәм мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә туган сүзләр- не аерым төркемнәргә аера (культ һәм сакраль лексика, табигатьнең стихияле көчләре-объектлары, кыргый һәм йорт хайваннары, үсемлекләр дөньясы, кешегә бәйләнешле социаль һәм туганлык мөнәсәбәтләре, кеше әгъзалары, яшәеш- не тәэмин итү һәм хуҗалык эшчәнлеге, матди һәм рухи культура элементлары, топонимик һәм антропонимик атамалар, саннар һ.б.) һәм аларның һәркайсына аерым бүлекчәләр багышлый. Сүзлекнең автор тарафыннан менә шул рәвешле тематик төркемнәргә бүлеп төзелүе очраклы түгел. Алар кеше тормышының иң характерлы якларын колачлыйлар һәм төп сүзлек фондына кергән, озак вакытлар саклана торган ачкыч сүзләрне дә үз эчләренә алалар. Шул ук вакытта алар борынгыларның этник йөзен, хуҗалык һәм мәдәни-культура үзенчәлекләрен билгели торган лексиканы да чагылдыра. Өстәвенә, сүзлек составындагы сүзләр кайчандыр Көнбатыш яки Алгы Азия ареалында борынгы төркиләр белән генетик яки мәдәни бәйләнештә булган телләрне, кавемнәрне ачыкларга да мөмкинлек бирә.

Шунысы характерлы, иң борынгы ба- баларыбыз чыккан ареалда туган охшаш яки уртак сүзләрне аерым лексик ояларга берләштергәндә һәм анализлаганда, М.Бакиров телне үтә нечкә тоемлаучы белгеч-филолог буларак эш итә. Һәм, әлбәттә, галим төзегән сүзлек, үзе атаганча, чагыштырмалы лексик-семантик сүзлек кенә түгел, ә, бәлки, чагыштырмалы тарихи-этимологик сүзлек тә.

Галим төзегән сүзлектә вакыт сынавына бирешми торган төп сүзлек фондына мөнәсәбәтле лексика гына түгел, ә хуҗалык итүгә, көнкүреш һәм мәдәниятнең төрле өлкәләренә караган, иң мөһиме, берничә мең ел элек Алгы Азиядә, ягъни Анатолия, Месопотамия, Гыйрак, Сүрия, Иран җирләрендә туган субстрат терминнар да шактый күп икән. Алар арасында – могҗиза түгелмени?! – хәтта төрле объект-күренешләр генезисының башында ук торган иң архаик тамыр сүзләр дә, шулай ук соңрак чор терминнары составында субстрат нигез рәвешендә сакланып калганнары да җитәрлек. Яфраклардан ясалган иң борынгы савыт атамасы «ка» (афраз. / дравид) һәм гомумиләштерелгән әлеге тамырга ялгану нәтиҗәсендә барлыкка килгән ка+бак = савыт-кабак, ка+зан = ыруг савыты, ка+бан = савыт, поднос, тәрилкә кебек кушма исемнәр, йә булмаса, очлы агач яки таш бәйләнгән таяк/кәтмән ярдәмендә ясалган ояларга рәт-рәт итеп орлык утыртудан башланган игенчелек терминнары һәм, ахыр килеп, шулар җирлегендә соңрак туган атамалар (сак/сук (афраз) – очлы башлы казык, ботак, таяк – «кәтмән», сука (афраз) – җир эшкәртү, сөрү >сука, сука-лау, һб /һаба (афраз) – очлы корал белән казып оялар ясау, туфрак эшкәртү мәгънәләрендә> сабан) моңа характерлы мисаллар була ала (74, 158 б.).

Фикерне дәвам итеп, янә шуны әйтергә кирәк: төрки халыкларда сакланып калган һәм хәзер дә кулланылган чәчү культура- ларының исемнәре дә борынгы чорларга китә икән. Ачыклап әйткәндә, ашлык – ашлык, ките – китен /җитен, буд’ – бодай/ богдай, барай/бурай – борай, ара – арпа, таро – тары, дооге – төги/дөге кебек терминнар нәкъ менә иң элгәрге игенчелек, җир эшкәртү төбәге булган Якын Көнчыгышка барып тоташа. Игенчелек җир эшкәртү традициясе төркиләрдә соңрак кабат торгызыла. Белүебезчә, һун-гуннарның бер өлеше җир эшкәртү белән шөгыльләнгән.

Кыргый һәм йорт хайваннарының исемнәре белән дә шундый ук хәл. М.Бакиров Алгы яки Көнбатыш Азиягә бәйләнешле тарихи чыганаклардагы ох- шаш яки тамырдаш сүзләрдән түбәндәге исемнәрне аерып чыгара: барра – бүре, парс – барс, аруз – арслан, тол’ – төлке, табш-ала – тавшан (куян), туар – тувар / (мал)-туар, ат/ат’ – ишәк >ат, еш/ешә – атишәк, ад – уд (үгез, сыер), буго/буко – бука/буһа (үгез, йорт хайваны), кун – кон/куй, зарк – сарык, так/тека – тәкә, сус – чучка (42–50 б.). Хайван асрауга, ат җигү, арба-дирбиягә бәйләнешле күпчелек сүзләр дә шушы рәткә килеп ялгана.

«Тимере бар тилмермәс» дигән халык мәкале бар. Безнең галимнәр тимер, чуен, тимерчелек эше кытайлардан кергән дигән фикердә. Әмма М.Х.Бакиров китергән мәгълүматлар моның киресен раслый. Асылда бу эшне һәм бу өлкәгә караган аерым терминнарны кытайлар иң борынгы төркиләрдән алган булып чыга (77, 86 б.). Шан һәм Чжоу династияләре чорында (безнең эрага кадәр XIII-VI гасырлар) Төньяк Кытайда чәчәк аткан «Ордос бронза культурасын» шулай ук пратөркиләр – һуннар тудырган булган (325 б.).

Саннарга багышланган бүлекчә дә бик зур кызыксыну уята. Билгеле бер шартлы чикне белдергән, шулай ук магик мәгънәгә ия булган сан атамаларын автор Алгы Азия төбәге һәм пратөрки кавемнәр белән генетик бәйләнешләргә нигезләнеп аңлата. 17 санының бик борынгы заманнарда ук сакраль төсмер алуына һәм актив кулланышта булуына күп мисаллар китерә. Борынгы болгарлар һәм Алтай төр- киләре мифологиясендә мәҗүси 17 Алла булганлыгы хакында минем хезмәттә дә әйтелгән иде (Дәүләтшин Г.М. «Волжская Булгария: духовная культура». Казан, 1990. –57-58 б.).

Географик объектларга, шулай ук кавем-этносларга һәм кешеләргә кушылган исем-атамалар да – зур тарихи байлыгыбыз. Әлеге өлкәгә багышланган бүлекчәдә галим һинд-европа телләреннән чыгарып булмый торган Арарат, Урарту, Субарту, Эдир/Идаль/Итил-Идел, Ашина, Ашидэ, кути/гути, сак/скиф, хунну/сюнну кебек атамаларның этимологиясен ышанычлы рәвештә төрки телгә бәйләп аңлата.

Һәм тагын бер үтә кызыклы лингвистик табыш: ат/ат-ы – моннан берничә мең ел элек Алгы Азиядә туган әлеге праформа хәзерге кебек үк «исем», «атама» мәгънәләрен аңлата торган сүз булган икән. Ачыклап әйткәндә, ул мөстәкыйль сүз-тамырлар алдына яки ахырына аффикс рәвешендә ялганып, аларның нәкъ менә исемен-аталышын җөпләүче, ялгызак исем булуын белдерүче код хезмәтен үтәгән. Сүзләрнең, объект-күренеш атамаларының шушы рәвештә архаик ысул белән, ягъни иярмә компонент ярдәмендә ясалуы, М.Бакиров ачыклаганча, элек шактый таралган күренеш булган. Менә ул китергән мисалларның кайберләре: Месопотамиядәге Алше дигән ил патшасының исеме – Антаратлы (Антар+атлы), Митиния дәүләтләрендәге Нузи төбәгендә исә шундый ук исем Атиантар (Ати+антар) рәвешендә теркәлгән. Ә болары – Урартау җирендәге исемнәр: Биру-атты (тау), Пур-атту (Ефрат-ат елгасы). (Соңрак чорга караган төрле ономастик терминнар белән чагыштырыйк: Алма-аты, Турбатлы, Кубрат, Аттила, Атийаш). Америка индеецларыннан, мәсәлән, ацтек /аztеклардан да мисаллар китерик: томатль – томат, чоколатль – шоколад, хатын-кыз исемнәре: Айаукиатль, Ашайа- катль. Күренүенчә, «ат» архетибы (аккад- ча ат-му – сүз, атама | төркичә ат – исем, нам, атама) иялек кушымчасы ялганып та, шулай ук бернинди кушымчасыз да килә алган.

Чагыштырмалы прототөрки сүзлеген дәвам итеп, галим сак/скифларның һәм өлешчә сарматларның төрки тамырлар белән кардәш-аваздаш сүзләрен анализ- лауга хәтта аерым бүлекчә багышлый. Алар арасында автор тарафыннан беренче башлап һичнинди тарту-сузуларсыз төрки нигездә укылган һәм аңлатылган яңа сүзләр шактый күп.

Моннан тыш, автор пратөркиләр белән кардәшлек күргән борынгы кути/ гути, кассит, сувар кебек Урта диңгез һәм өлешчә Каспий буе кабиләләре теленнән дә байтак уртак сүзләр табып китерә. Шуңа күрә, һич арттыру түгел, автор анализлаган сүзләр, әгәр артык булмаса, кимендә меңгә якын дип әйтергә була.

Марсель Бакиров, чын галим-тикшеренүче буларак, үзе төзегән кайбер лексик тәңгәллекләргә тәнкыйть аша да карый. Шикләнгәннәрен сорау куеп тәкъдим итә. Кайберләрен гипотеза рәвешендә бирә, ары таба тагын да нигезләргә, ачыкларга кирәген искәртә. Димәк, алда булачак тикшеренүләргә, уйлануларга да урын калдыра.

Шулай итеп, тюрколог галим төрле борынгы чыганакларда чәчелеп яткан, моңарчы тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә калган бик күп лексик берәмлекләрне ачыклап фәнни әйләнешкә кертә. Тугандаш яки тугандаш булмаган, әмма оешып килүче төркиләр белән бер казанда кайнаган кабиләләр, халыклар телләрендәге уртак, тамырдаш сүзләрне һәм төрле өлкәләргә караган терминнарны системага сала. Иң мөһиме, гаҗәеп сизгер һәм новатор телче-этимолог буларак эш итеп, тарих чоңгылларында яралган иң борынгы төрки телне реконструкцияләүгә, шактый күләмле палеотөрки сүзлек фондын торгызуга ирешә. Бу, һичшиксез, бәяләп бетергесез зур казаныш.

Ә тел, төп сүзлек фонды артында, әлбәттә инде, халыкның иң борынгы этник һәм этнокультура тарихы тора. Иң ерак бабаларыбызның беренче Ватаны кайда булган, үзләре оешкан ареалда алар нинди хуҗалык һәм культура казанышларын тудыруда катнашканнар, пантеоннары, дини-мифологик идеологияләренә нинди үзенчәлекләр хас – лексика нигезендә автор тарафыннан бер-бер артлы менә шундый җитди проблемалар яки өлкәләр ачыклана. Көнчыгышка күченгәндә, аларның икенче ватаны яки арадашчы төбәге булган тарихи урыннар, шулай ук арытаба барып урнашкан пратөрки урыннар билгеле була.

Бу уңайдан янә шунысы бик әһәмиятле: М.Бакиров чагыштырмалы лексик-семантик-этимологик сүзлек ахырында ун бабтан торган гомуми нәтиҗәләр дә чыгара.

Һуннарның телләре хакында да фәндә төрле карашлар бар. Бер төркем галимнәр аларны пратөрки телле булган, дип, икенчеләре – монгол телле, өченчеләр – кет (енисей семьясы), дүртенчеләр ниндидер билгесез телдә сөйләшкәннәр, дип чыгалар. М.Х.Бакиров китергән күп санлы яңа материаллар, дәлилләр исә аларның, һичшиксез, тамырлары белән Якын Көнчыгышка тартылган төрки телле булганлыгын исбатлый. Борынгы Кытай җирләрендә Чжоу династиясен төзүчеләр (б.э.к. 1122–225) пратөркиләр булган дигән фәнни-гипотетик караштан чыгып, автор кытай телендә һәм чжоуларның варислары булып исәпләнүче мяо-яоларның телләрендә теркәлеп калган төркиләр белән уртак сүзләрне тәфсилләп өйрәнгән. Шул лексиканы һәм янә төрле исемнәрдәге һун-гун кабиләләре сөйләменнән килеп җиткән сүзләрне бергә кушып, ул кытайлар белән аралашып һәм чиктәш булып яшәгән пратөрки бабаларыбызның шактый гына күләмле сүзлеген төзүгә ирешкән. Үзе искәрткәнчә, бу сүзләрнең бер ише Көнбатышта теркәлгән һәм Урта Азия саклары телендә ачылган төрки сүзләр белән дә аваздаш икән (189-190 б.).

Марсель Бакировка фәнни ачышлар ясауда ачкыч ролен үтәгән бер методик табышны аеруча игътибар үзәгенә алып күрсәтәсе килә. Бу очракта мин галимнең, күпкырлы сизгер белгеч буларак, борынгы Евразиядәге матди һәм рухи мирастан, нигездә, төркиләргә хас катламнарны аерып чыгаруын һәм аларны этник билге сыйфатында файдалануын күздә тотам. Төрки халыкларның дөньяви һәм дини-мифологик идеологиясендә, шулай ук этник культурасында үзенчәлекле эз калдырган шундый билгеләрне ачкыч рәвешендә кулланып, ул ретроспектив ысул ярдәмендә яңа эрага кадәр Алгы Азиядә һәм Якын Көнчыгышта яшәгән борынгы халыкларның һәм кабиләләрнең яшәү рәвешенә, мәдәни мирасларына үтеп керә һәм аларның нәкъ менә төрки кавем оешуга нигез булган агглютинатив төзелешле иң борынгы этнослардан башлангыч алуын ышандырырлык итеп исбатлый.

Автор ачкыч итеп кулланган этник билгеләргә мисаллар китерик. Төрле чыганаклар буенча, безгә төрки бабаларыбызның бер башлы канатлы мифик елан-сазаган образын изгеләштергәнлекләре, хәтта үзләренең тотем бабасы итеп санаганнары билгеле. Һәм бары бездә, төркиләрнең риваять-легендаларында гына канатлы зур елан илне саклаучы куәтле көч итеп күзаллана алган (134 б.) Искә төшерик: Казан ханлыгы яулап алыныр алдыннан канатлы елан, моннан соң илне саклап кала алмавын белдереп очып киткән. Ә менә һинд-европа халыкларында, шул исәптән ираннар мифологиясендә, зәрдүшт (зороастризм) динендә исә елан-аждаһаны дошман зат итеп карау, аңа каршы аяусыз көрәш сюжеты киң урын алган (монографиядә шушы ышануларны гәүдәләндерә торган шактый гына рәсемнәр дә урнаштырылган). Аның каравы, галим кулланышка керткән археология, сәнгать, фольклор материаллары белән расланганча, безнең элгәреләребез булган иске телле мидия, элам, дравид, кути/гути, кассит, субар/ савир, кушан, сакларда һәм скифларның Кара диңгез буенда яшәгән кабиләләрендә елан-сазаган культы шулай ук изгеләштерелгән (349 б.).

Бүре культы белән дә шундый ук хәл. Алда карап үткән бер иш кардәш кавемнәрдән һәм борынгы төркиләрдән аермалы буларак, һинд-европа халыкларында әлеге образ да дошман булып саналган һәм, мәшһүр тел галиме А.А.Потебняның тикшереп нигезләвенә караганда, бүре белән елан-аждаһаны алар бер-берсе урынына килә ала торган бер үк типтагы үтә зарарлы образлар итеп күзаллаганнар. М.Бакиров үзенең хезмәтендә әлеге образларның да капма-каршы сыйфатлары белән кавем-этносларны, шул исәптән ерак төрки бабаларыбызны аерырга хезмәт итүләрен бик урынлы дәлилли (333-344 б.).

Ахыр килеп, галим төрки кавемнең беренче башлап тау куышында яралуы, баш сөягенең алтын яки көмеш белән каймаланып, эчемлек эчә торган савыт итеп файдаланылуы, бер учка җыелган уклар- ны яки нечкә чыбыкларны сындырып булмавы, ант итешкәндә, кан тамызылган эчемлеккә салкын корал очын тыгып алу, өс киеменең изүен сул якка (йөрәк ягына) эләктерү, толым яки үрмичә, иңсәгә төшереп чәч йөртү, «яда таш» ярдәмендә яңгыр яудыру, төрле типтагы күмү-җирләү йолалары кебек шактый таралыш алган борынгы фактлар һәм сюжетлар да автор тарафыннан кавемнәр арасындагы «без – алар» аермасын ачарга ярдәм итү- че төркиләргә хас этник билгеләр итеп анализлана.

Бу фундаменталь хезмәт – тюркологиядә генә түгел, ә дөньякүләм этногенез өлкәсенә дә мөнәсәбәтле зур вакыйга. Ул, һичшиксез, башка телләргә дә, аерым алганда инглиз, төрек, казакъ һ.б. телләргә тәрҗемә ителеп тә бастырылырга тиеш. Бу, әлбәттә, зур көч һәм шактый чыгымнар таләп итә торган эш. Аны авторга гына йөкләү дөрес булмас иде. Чөнки китапны укып чыкканнан соң, бик борынгы бабаларыбыз ирешкән казанышларны, алардан бүгенгегә кадәр килгән традицияләрне күреп зур горурлык хисе туа. Аны бөтен дөньяга күрсәтәсе килә. Китапның фәнни-популяр варианты исә халкыбызның, бигрәк тә яшь буынның горурлыгын, этник аңын күтәрүдә зур роль уйнар иде. Россиядәге татар һәм башка төрки телләр өчен шөбһәле булган заманда бу телләрнең никадәр зур вә куәтле тарихы, бай мәдәни мирасы һәм халыкара сәяси потенциалы аларга бик сак, зур кадер-хөрмәт белән карауны таләп итәр иде.

М.Х.Бакиров хезмәте, һичшиксез, дәүләт бүләкләренә дә лаек.

* Марсель Бакировның «Прототюрки: изначальная прародина, ранние племена и язык, история и этнокультура» («Иң борынгы төркиләр: беренчел туган җирләре, кабиләләре һәм теле, тарихы һәм этнокультурасы») исемле монографиясе хакында (Казан: Татар.кит.нәшр., 2019. – 463 бит. Рәсемнәр һәм карталар белән).

"КУ" 07 , 2019

Фото: архив

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: