Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

Мөнбәрендә — шәхесләр, каләмендә — шәрехләр

Кисәк кенә томаладылар да куйдылар... Элеккеге 1нче трамвай паркы (хәзерге «Корстон») ягыннан шәһәр үзәгенә төшкәндә, биш катлы бер йортның фасадындагы тәрәзәләрне стена белән тигезләп томаладылар. Өй эченә кояш төшмәс булды, анда яшәүчеләр гаҗиз калды. Ни өчен проектта каралып уелган тәрәзәләр кисәктән юкка чыкты соң?! Бу сорауга җавапны без язучы Госман Гомәрнең «Юлбарыс тырнагы» дигән китабыннан табабыз: үтә дә үткен күзәтүчәнлек сыйфатына ия автор әлеге гаҗәеп күренешкә дә шул призма аша караган, кызыксынган, уйланган һәм җавабын да тапкан. Җавабы бик гади: совет чорына да, безнең капитализм чорына да хас күренеш. Тик мин аны, укучыны кызыксындыру өчен, монда китермим. Тик ике җенес шәрә шайтанның көпә-көндез куышып уйнауларын гына әйтәм. Ә без, шул исәптән төзүче буларак, үзем дә, шушы йорт яныннан ничәмә еллар үтеп йөреп, бу гаҗәеп хәлгә, чынында исә кешелексезлек үрнәген чагылдырган шушы күренешкә битараф булдык: күрмәдек, кызыксынмадык. Журналист Госман Гомәр. Язучы Госман Гомәр. Болар икесе дә бер үк шәхес — күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгы, тынгысызлыгы белән бик күпләрдән аерылып торган инсан. Аны күпчелек газета-журнал укучылары үтә дә тәҗрибәле, үткен каләмле оста журналист буларак белә. Ул — татар матбугатына армый-талмый алты дистә ел хезмәт иткән зат! Бу үзе генә дә аның шушы өлкәдә нинди эзлекле, тирән белемле, тырыш, уңган-булган кеше икәнлеге турында сөйли. Без әле хәзер дә Ходай биргән гомеренең тугызынчы дистәсен ваклаган Г.Гомәрнең кыска, ләкин тирән эчтәлекле, мәгънәле, җиңелчә юмор белән өретелгән хикәяләрен укып торабыз. Шуларны укый торгач, мин бер мәртәбә аннан: «Карале, Госман, синең мондый хикәяләрең күп җыелгандыр бит инде, нигә аларны туплап, китап итеп бастырмыйсың?» — дип сорадым. Ул, бик тыйнак кешеләргә хас булганча, бераз елмая төшеп: «Карарбыз әле...» — дип кенә куйган иде. Ләкин ул аларны туплап укучы игътибарына тәкъдим итү уен күңелендә гел йөртеп яшәгән булып чыкты. Ник шулай дим? Бу үзе аерым тема булганлыктан, мин язучының андый хикәяләренә алга таба аерым тукталырмын әле... Госман — соңыннан аны язучы мәйданына алып килгән журналистикага шактый лаеш шулпасы эчеп, тормышның ачысын-төчесен күп, хәтта бала чагыннан ук татып килгән кеше. Ул туган авылы Шикнәү Чирмешәне (Балык Бистәсе районы) мәктәбендә башлангыч белем алып, Казан шәһәренең бер заводында фрезерчы булып эшли. Хәзер дә кыска буйлы ул вакыттагы малайның шундый зур һәм куркыныч станок янында басып торуын күз алдына китерүе дә кыен, чөнки әле аңа ул вакытта унөч яшь кенә була бит! Ләкин, ышанабызмы, юкмы, бу — чынбарлык. Шул ук вакытта тынгысыз малай белемен күтәрү турындагы уен да күңелендә йөртә һәм, эшеннән аерылмыйча, эшче-яшьләрнең кичке мәктәбен тәмамлап, урта белем ала. Аннары, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1957 елда югары оешмалар, дөресрәге, партия тарафыннан, ул Саба районы газетасы «Колхоз байрагы»на әдәби хезмәткәр итеп җибәрелә. Анда өч ел эшләгәннән соң, Красный Бор районының (хәзер Әгерҗе районына керә) «Ленин юлыннан» газетасына бүлек мөдире итеп күчерелә. Районнарны эреләндерү мәрәкәсе барышында әлеге газета ябылгач, журналист республикабызның үзәк басмасы булган «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татар стан») газетасы редакциясенә чакырыла. Бу факт үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли, чөнки әлеге газета — партия өлкә комитеты органы, шуңа күрә анда бик ышанычлы, җитди каләм ияләре һәм, башлыча, партия әгъзалары гына эшләргә тиеш була. Госман Гомәр узган гасырның 60нчы елларында Татарстан Журналистлар берлегендә консультант вә җаваплы сәркатип булып эшли, инде үзе район газеталарын тәҗрибәле һәм өметле журналист кадрлар белән тәэмин итү эшенә күп көч куя. 1970-1987 елларда ул — «Татарстан яшьләре» газетасының җәмәгать оешмалары бүлеге мөдире. Аннары журналистлык эшен берничә ел буе, лаеклы ялга чыкканчы, кабат «Ватаным Татарстан» газетасында дәвам иттерә. Хәер, нинди ял ди ул?! Г.Гомәр төрек кардәшләр белән Казаныбызда «Заман-Татарстан» газетасын ачып җибәрә, башта анда бүлек мөдире, аннары баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. Басым ясап, шуны әйтергә тиешмен: кайсы матбагада эшләсә дә, ул үзенең эшен яратып, күңелен биреп, намус белән үтәп килде. Өстәвенә, ни генә әйтсәң дә, бу аның яраткан хезмәте: көндәлек матбугатта тикмәгә генә 1949 елдан бирле язышып килмәгән бит ул! Шуңа күрә журналист Г.Гомәров — тормыш-яшәешебезнең төрле проблемаларын күтәргән һәм аларны газета-журнал битләрендә чагылдырган күп санлы язмалар, күләме, язылу стиле, теленең сафлыгы, язу осталыгы белән әдәби хикәя вә повестьларга тартым очерклар, мәкаләләр, тормышыбыздагы  җитешсезлекләрне тәнкыйть утына алган фельетоннар авторы. Белүебезчә, журналистның эше, иң беренче чиратта — кешеләр белән очрашулар ул: һәр язманың асылы-эчтәлеге — алар белән аралашу нәтиҗәсе. Госман төрле басмаларда шушы хезмәтен үтәгәндә, кемнәр белән очрашмаган да, кемнәр белән әңгәмәләр кормаган, ә алар арасында нинди генә язмышлы кешеләр булмаган! Ничәмә-ничә йөзләрчә кешеләр белән аралашу нәтиҗәләре документаль материал булып төрле басма битләрендә урын алганнан соң, әлбәттә, аның күңеле төпкелендә дә утырып кала килгән, аны дулкынландырган һәм уйландырган: кайсы аны даими рәвештә борчып йөргән, кайсы шатландырган, тик араларында автор буларак аны битараф калдырганы булмаган. Чөнки ул, язма басылды, эш үтәлде — шуның белән вәссәлам, дип кешеләр язмышына битараф булып яши алмый, гомумән, ул андый кеше түгел. Шуңа күрә дә күңелендә йөрткән, уйландырган әнә шул язмышлар, сөйләшкән кешеләрнең уй-фикерләре, әңгәмә вакытында ачылып китеп әйткән сүзләре, сөйләгәннәре тора-бара аннан үзләрен кәгазьгә төшерүне таләп итә башлый да инде. Бу эчке рухи таләп шундый көчле була ки, ул, чыннан да, кулына икенче каләм дә алырга мәҗбүр була һәм ул каләме чиста кәгазь битләренә әдәби әсәрләр яза башлый. Һәм, мыштым гына, беркемгә белдермичә генә яза торгач, «Гармун телләре унике» дигән повесте туа. Ул бу серне, аны язып бетергәннән соң гына, аксакал язучыбыз Гомәр Бәшировка чишә. Анда да юкка гына түгел: халык язучысы, кызыксынып, аңа: «Карале, матбугат тирәсендә бик күптәннән чуаласың. Әмма шигырь, хикәяләреңне укыганым юк», — дигәч кенә. Димәк, өлкән язучы анда инде әдәби әсәрләр язарлык түл җыелырга тиешлеген аңлаган һәм аннан әдәби әсәрләр көткән. Бу 80нче елларда ук була. Тик автор ниндидер сәбәпләр аркасында бу повестен Татарстан китап нәшриятында бары тик 2004 елда гына бастыра. Кем белә, бәлки, бу хәл авторның үзенә карата бик таләпчән булуы, укучы алдында зур җаваплылык сизүе аркасында шулай килеп чыккандыр. Ә болай аның беренче проза китабы булган «Уйна гармуныңны» повесте 1987 елда басыла. Авторның иҗаты бигрәк тә 90нчы еллардан башлап бик җимешле була: көндәлек матбугат битләрендә бер-бер артлы детектив һәм маҗаралы сюжетлы, ләкин күбесе чын, булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган «Упкын», «Элмәк», «Юлбарыс тырнагы», «Каты борын», «Шаһмиран», «Мөһер», «Чия чебене» повестьлары дөнья күрә һәм укучылар игътибарын яулый. Алар соңыннан 2000 һәм 2004 елларда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Юлбарыс тырнагы» вә «Гармун телләре унике» дигән китапларына керә. Күрүебезчә, язучы язганнарын китап итеп бастыру мәсьәләсендә артык пассивлык күрсәтә, аларны киң катлам укучылар хөкеменә чыгарырга ашыкмый. Бу да тикмәгә генә түгел. Мин, аны яхшы ук белгән кеше буларак, шунысын әйтә алам: язучы Госман Гомәр үз-үзенә бик таләпчән автор, язганын икенче көнне үк култык астына кыстырып нәшриятка чаба торган зат түгел. Ул язганнарын ашыкмыйча, кайта-кайта эшли-эшкәртә, чөнки аның өчен беренче урында китап саны түгел, ә сыйфат, язганнарының кешене дулкынландыра алырдай сәләткә ия булуы. Ул Язучылар берлегенә керергә дә ашыкмады, анда бары тик 1999 елда гына әгъза итеп алынды. Мин язмам башындарак язучы Госман Гомәрнең кыска хикәяләренә аерым тукталырга вәгъдә иткән идем. Шуны үтәргә керешәм, чөнки моның җитди сәбәбе бар: әле күптән түгел генә Татарстан китап нәшриятында аның әнә шундый хикәяләре тупланган «Даһилар мөнбәре» дигән яңа китабы дөнья күрде. Минемчә, аларны хикәяләр дип атарга да, телгә алынган шәхесләргә кыска бил геләмә дип тә атарга мөмкин, чөнки, китапка «Каләм очындагы хикмәтләр» дигән кереш сүз язган филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин билгеләп үткәнчә, «әлеге кыска гына күренеш-эпизодларда эшчәнлегендә һәм тормышында очраган бик күп шәхесләрнең нинди дә булса үзенчәлекле яклары тоемлана. Аларны укыганнан соң, күбесен без дә белгән әлеге замандашларыбызга тагын да хөрмәт белән карый башлыйсың, кайсыларына карата, болай икән дип, ниндидер тискәре мөнәсәбәт тә барлыкка килә». Галим бик тә хаклы: аларда — тормыш үзе, шәхесләр — үзләре. Әйе, күбесен күреп беләбез, алар белән аралашканыбыз да бар, чөнки алар безнең арада яшиләр яисә яшәделәр. Инде вафат булганнарының урыннары җәннәттә булсын!   **********************************************************   Дәвамын "Казан утлары" журналының 3нче (март,2016) санында укыгыз.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев