Әманәт ителгән дәфтәрләр

Әхсән хатлары... Китап киштәләремнең кул сузымы кадәр якын җирендә өем-өем булып тора алар. Һәрберсе – тулы бер дәфтәр. Араларында амбар кенәгәсе калынлыгындагылар да бар. Җәмгысы кырыклап хат. Беренчесе үткән гасырның 70 нче еллары ахырында язылса, соңгысы 2000 ел белән тәмамлана. Рәссамның егерме бишләп ел дәвамында язган хатлары, күңелен бушатып, кәгазьгә төшергән монологлары... «Гади хатлар гына түгел, рухи байлык дәрәҗәсендәге язмалар бит болар!» дип, эчке тоем белән сизенеп, хатларның бер өлешен инде 90 нчы елларда ук машинкада бастырган идем, соңрак, яңаларын да кертеп, янәдән компьютерда җыярга туры килде... Мин әлеге хатларга көн дә диярлек кагылам бугай. Кайчак берәрсен алам да янәдән укып чыгам. Үткән гомерләр искә төшә, вакыйгалар яңара, күңелгә ниндидер яктылык иңә, яхшы уйлар килә, җан чистара... Әхсән абый Фәтхетдинов (ул миннән дүрт яшькә өлкәнрәк иде) вафатыннан соң (2012) киштәдәге бу кәгазь өемнәре тагын да якынрак, кадерлерәк була башлады. 

Хатлар! Хатлар!.. Дәһшәтле цунами кебек ябырылып килгән информация-хәбәр ташкыны астында калган бүгенге кешеләр өчен «хат» дигәннәре архаик сүз булып яңгырыйдыр инде. Бигрәк тә яшьләр өчен. Аңлашыла да. Теләсә нинди хәбәр-яңалыкны галәмнең теләсә кайсы ноктасына яшен тизлегеннән дә җитезрәк ирештерә торган электрон почталар бар бит! Фантастик казанышлар чоры! Бабаларыбыз, терелеп аякка басса, «ахырзамандыр бу!» дип шаккатарлар иде. Шулай да онытмыйк, хатлар кешелек үсешенең югары бер баскычын билгеләгән, күп гасырлар буе аралашуның төп ысулы булган. Кешеләр белән кешеләр, дәүләтләр белән дәүләтләр, кыйтгалар белән кыйтгалар хатлашып хәбәрләшкән. Янаулы хат-ноталар аша сугышлар ачылган, тарихи солыхлар төзелгән; кайчак бер хәбәр, бер сүз белән меңәрләгән җаннарның язмышы хәл ителгән... Шатлык-кайгы да, ачу-нәфрәт тә, өмет-ышаныч та – яшәешнең бөтен рухи төсмерләре дә чагылган аларда. Диңгез- океаннарда һәлакәткә очраган бәхетсез җаннар шешәгә язу – үзенчә хат кисәге салып, бөкеләп, берәр кеше кулына ирешмәсме дип, аны юкка гына дәрья суларына ыргытмагандыр инде... 

Аралашу, хәбәрләшү – кешенең табигый ихтыяҗы. «Хат – ярты күрешү» дип тә әйтәләр. Миңа калса, көттереп алынган кадерле хатның кайчак тулы күрешүдән дә өстен торуы мөмкин. Хатлар дигәч, мәгълүм әйтем дә искә төшә: «Киләчәккә хатлар барсалар да, үткәннәргә хатлар бармыйлар». Ә бәлки, киресенчә – «үткәннәргә хатлар барсалар да». Ничек кенә уйласак та, үткәннәрдән бик күп хатлар, истәлекләр яңа буыннарга васыять рәвешендә ирешеп килгән. Ни аяныч, хакыйкатьнең күзенә карап искәртергә мәҗбүрмен: традицион хатлашу заманы кайтмаска җуела бугай. Кешелекнең бик зур югалтуы... Сүз дә юк, хатлар – беренче чиратта, үткәннәрнең газиз ядкаре, әмма әлеге кыйммәтләр дә киләчәккә хезмәт итә ала бит. Әле ничек кенә! Әлбәттә, аларны талантлы акыл ияләре язса, хатлар фикерле һәм гыйбрәтле булса. Әхсән Фәтхетдиновның бу хатларын шундыйлардан дип исәплим. 

Сүз – гаять көчле корал. Бу – аксиома. Ул даруга да, агуга да тиң. Сүз кеше не терелтергә дә, үтерергә дә мөмкин. Хатлардагы сүзләр аеруча тәэсирле. Сүз изгелек сакчысы да, шулай ук явызлыкның авызына җим салучы да була ала. Чагыштырып карасаң, шикаять-донослар да үзенчә бер хат формасы түгелме соң?! Әхсән хатлары мине төрле-төрле уйларга да этәрде. Уйларның моңсу гасабилылары да, яшәүгә көч бирә торган дәртлеләре дә килде башка. Әмма алар – иң әүвәл якты сагышлы хатлар, кешелекле хатлар. Һәммәсендә дә Кешедәге кешелекне уяту көче бар. Чөнки алар Табигатьнең талантлы баласы тарафыннан ихлас язылган. Ясалма шоуменнар шаукымы бер үтәр; ихласлыкка – яшәешнең кадерле һәм тансык сыйфатына җәмгыять гел битараф калмас әле.

Рәссам дустымның сораулардан гына диярлек торган хатлары да бар. Уйланылган алым: үз-үзенә сорау биргән булып, ул бит бездән җавап көтә. Проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзлик, уйлашыйк, ди. 

Үзара хат алышканда, гадәттә, көнкүрештәге – гаилә, туган-тумача, күрше-күлән тирәсендәге яңалыклар, үлем-китемнәр, кайларгадыр барып-кайтулар, гомумән, бүтәннәр өчен бернинди әһәмияте булмаган вакыйга-хәлләр турында бәян ителә. Ә Әхсән хатларында аларның эзе дә юк. Дөрес, тормышта файдаланыла торган кайбер әйберләр (әйтик, кадак, капка биге, таш кисәге һ.б.), күпләр игътибарга да алмаган нәрсәләр дә очрый ул хатларда. Әмма алар әдәби-эстетик кыйммәткә ия, фикерләрне ачыграк әйтергә булышучы детальләр, кирәкле «вак-төякләр». Әхсән Фәтхетдиновның фикер офыклары киң! Хатларда күтәрелгән проблемаларның тематикасы турында тәфсилләп сөйләргә җыенмыйм. Җентекләп укыган кеше күрер һәм аңлар. Шулай да гомум рәвештә генә язмаларның нигезен билгеләгән тема-юнәлешләрне күрсәтеп узам: Табигать һәм Кеше, Җәмгыять һәм Шәхес, Халык һәм Тел, Вакыт һәм Талант... 

Дөньяда төпле фикер белдерергә сәләтле акыл ияләре аз түгел. Хәтта кечкенә генә авылда да хикмәтле сүзләр әйтүче, җор һәм тапкыр телле берәр кеше табыла. Иң мөһиме, ул сүзләрне кем, кайда, кемгә һәм ничек әйтүдә! Түмгәк-калкулыкка менеп тә ялкынланып сөйләргә була. Шул ук сүзләрне биек тау башыннан яки югары трибунадан да бөтен гавамга ишеттерергә мөмкин. Әхсән Фәтхетдинов язмалары да зур киңлекне таләп итә, халык ишетерлек биеклекне сорый. Шуларны истә тотып, бу хатларны, үземдә генә бикләп яткырмыйча, киңрәк аудиториягә чыгару, ягъни басмага әзерләү теләге уянды да инде. 

Колачлап алырлык дәфтәр өемнәренә карыйм да, кайчакта соклану катыш оялуга охшаш уйлар да туа. Боларны кәгазьгә төшерергә күпме вакыт, күпме көч сарыф ителгән! (Бу дөньяда берәүнең дә артык вакыты юк!) Нинди максат куелып, нинди «җеннәр»е яздырган икән бу галәмәт озын хатларны? Башка берәүгә тәгаенләмичә, нигә миңа юлланган әлеге хатлар? Ул аларны почта яки кеше аша түгел, Казанга килеп, үзе тапшырып китә иде. (Почта әрҗәсенә салса, югалырлар дип курыкты микән?) Мин аларның берсенә дә җавап хаты язмадым. Дөрес, очрашкач, хат-дәфтәрләр хакында озаклап әңгәмәләшә, фикер алыша идек. Бәхәскә кергән чаклар да булгалады. (Күңелгә яшь килер дәрәҗәдә сагынам шул елларны!) Шулай да төп соравыма җавапны табып бетерә алганым юк. Дөньяга, яшәешкә кагылышлы уйларын белдерер өчен рәссам нигә хат формасына тукталган? Фикер әйтүнең бүтән ысуллары да бар бит югыйсә. Әйтик, әдәби әсәр, публицистика... Адресат сыйфатында һөнәри хезмәттәшләрен яки туганнарын түгел, ә нигә нәкъ менә мине сайлаган? 

Әлбәттә, фаразларым бар. Бәлки, алар хаклыкка да туры киләдер. Әйе, Әхсән Фәтхетдинов – зур Шәхес, зур иҗат Кешесе. Гадәттә, андыйлар ялгызак була... Иҗат, – гомумән, индивидуаль, интим шөгыль. Кәефе хушланганда, сәгатьләр буе сөйләгән чаклары күзәтелсә дә, мин аны, гомумән алганда, шактый ук эченә бикләнгән кеше дип беләм. Һәркемгә дә ачылып китми иде ул. Үзенең «ияләр»е, «шүрәлеләр»е белән күбрәк аралаша иде. Күз алдына китерегез: көннәр, айлар дәвамында диярлек остаханәсендә япа-ялгыз. Гел эштә. Адәм баласы тавыш-тынсыз, мыштымнарча гына яши алмый бит. Йә берәр музыка тыңлый ул, йә үз-үзе белән сөйләшә, йә үзе ясаган сыннарына сүз ката... Төп гомер – остаханәдә. Ярый ла, арып кайткач, күңел «түгәрлек» кешеләрең көтеп торса... Гаиләдә балалар юк, туган телдә сөйләшер зат юк (хатыны – гаять кешелекле ханым – Таисия Дмитриевна рус милләтеннән иде). Еш кына күпләп җыелган милли моң-сагышларны өйдә бушату җаен тапмыйча, алар белән кире «мәгарә»сенә кайткандыр Әхсән абыебыз... 

Кеше гомер буе үзенә җандаш эзли. Таба аламы ул аны? Анысын һәркем үзе генә белә. Бәлки, озак хыялланган җандашны очратмыйча, дөньялыктан китеп тә барабыздыр... Әхсән абыйның бу хатлары, мөгаен, үз-үзе белән сөйләшүнең, фикердәш-җандаш эзләүнең бер рәвешедер (аларны мин аның күңел монологлары дип тә атыйм). Ни булган – шул булган инде. Хат-язмалар миңа адресланган. 

Шикләнмичә расларга мөмкин: Әхсән Фәтхетдинов – күпкырлы, талантлы шәхес. «Алтын куллы кеше» диләр андыйларны. Тормыш алып барыр өчен бик эшлекле оста. Сәнгатьтәге казанышлары турында әйткән дә юк! Табигать аны төрле яктан сәләтле итеп яраткан. Шулай да ул үз- үзеннән, бигрәк тә иҗатыннан беркайч ан да канәгать булмады. Кычкырып ук белдермәсә дә, сизелә иде. Сәбәбе нидә соң? Минемчә, аңа бирелгән талант орлык лары үз вакытында уңдырышлы туфракка салынып, тиешле шартларда үссә, ул, һичшиксез, даһилык үрнәге күрсәтер иде. 

Фәкыйрь авыл мохите, сугыш чоры, ачлы-туклы балачак, үксез үсмерлек (гәрчә тома ятим булмаса да), вакытында кирәк дәрәҗәдә һөнәри осталык мәктәбе үтмәү, чит-ят җирләрдәге рухи ялгызлык... Кыскасы, шактый катлаулы язмыш. Ахыр чиктә Талант үзе менәрдәй биеклекне, шартлыча, Иҗат Эверестын тулысынча яулый алмыйча кала. Әлбәттә, вөҗданлы һәр чын сәнгатькяр моны авыр кичерә... 

Хат-язмаларны укыганда, шуны да искәрәсең: Әхсәндә язучылык сәләте, фәлсәфи фикерләү куәте дә зур булган бит! Аның күзәтүчәнлек сәләтенә кайчак көнләшеп куясың. Элегрәк елларда ул үзендәге сүз сәнгате мөмкинлекләрен тоеп, аңлап та бетермәгән, ахры. Баштагы хатларда «язу эше – минем өчен бер газап-җәфа инде ул» дисә, соңрак, хатлары ишәйгәч, «язмыйча тора алмыйм» дигәнрәк фикерләр әйтә. Ул, – чыннан да, үз сүзен ишеттерергә омтылган каләм иясе. Бу китап белән танышкан кеше моның белән килешер дип уйлыйм. 

Хатларның күләмнәре төрле булган кебек, алар арасында мәгънәви яктан да төрле дәрәҗәдәгеләре бар. Күп нәрсә иҗат кешесенең рухи кәефенә бәйле. Адәм баласы бер халәттә генә яши алмый. Әхсәннең күп хатлары – фәлсәфи трактатлар югарылыгында. Шулай ук урыны-урыны белән мәктәп иншаларын хәтерләткән юллар да очрый. Наив, беркадәр утопик уйланулары да юк түгел. Аңлашыла да, үзе еш кабатлый торган сүзләрне кулланып әйткәндә, «алар табигатьтәге сыман табигый дә». Истән чыгармыйк: ул, – күпләребез шикелле, совет чоры идеологиясе рухында, үз заманының мораль кодексын үрнәккә куеп тәрбияләнгән буын вәкиле. Бу буында, прагматик фикерләүдән бигрәк, хис-эмоция, хыялга бирелеп яшәү өстенлек итте шул. 

Хатларда хат язучының үз йөзе генә түгел, адресатның (бу очракта хат алучының) да холык-фигыле, гомумпортреты күпмедер дәрәҗәдә ачыла бит. Үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең килсә, дустыңның кемлеген әйт, диләрме әле?.. 

Бу урында өстәп, шуны да әйтәсе килә: иҗат әһеле, сәнгатьнең нинди генә өлкәсендә эшләмәсен, уңышка ирешим дисә, әдәбиятны яхшылап белергә тиеш. Бу – бик мөһим шарт. Әдәбият, нигездә, сәнгатьнең бөтен төрләре өчен чишмә башы булып санала. Алтмыш еллап иҗат гомерендә мин үзем дә әдәбият-сәнгатьнең бик күп күренекле затлары белән аралаштым. Әмма араларында әдәби мирасны тирәнтен аңлап, туган телнең нечкәлекләрен тоеп иҗат итүчеләр сирәк очрады. Дөрес, сагынып искә алырдай шәхесләр дә бар иде. Композиторлардан – Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов, Шамил Шәрифуллин (алар белән пьеса,  либретто яки җыр текстлары турында рәхәтләнеп бәхәсләшергә мөмкин иде); рәссамнардан – Бакый Урманче, әлбәттә, Әхсән Фәтхетдинов, Кадим Җәмитов  театр дөньясыннан – Габдулла Шамуков, Празат Исәнбәт... Хәзерге яшьләргә һөнәри үсеш юлында менә дигән үрнәк остазлар. Аларны онытмаска иде! Туган телебез язмышы авыр хәлдә торган хәзерге чорда бигрәк тә!.. 

Алда әйтелгәнчә, Әхсән Фәтхетдинов хатларының төп өлеше үткән гасырның соңгы чирегендә язылган. Без әле шәхси яктан әллә ни таныш булмаган чакта аларны күп юллаган ул. Ә танышып, еш очраша башлагач, хатлар сирәгәйгән... Шулай да кыска хат-хәбәр рәвешендә язышу аның вафатына кадәр даими дәвам итте. 

...Хатлар турында яза-яза, үзем дә бераз хәттатка әйләнеп барам бугай. «Эпистоляр жанр» төшенчәсе хакында да уйланыла, элегрәк укылган борынгы әсәрләр, кыйсса-дастаннар, юлъязмалар, васыятьнамәләр дә хәтергә килә. Күктән иңдерелгән вәхиләр дә искә төшә хәтта. Чыннан да, Шәрык яки Гареп дөньясында хат-юллама, мөрәҗәгать рәвешендә иҗат ителгән әдәби өлгеләрне күпләп китерергә мөмкин. Әйтик, Горацийның ода-багышламалары, Әхмәд ибне Фадлан язмалары, Заһир Бигиев, Фатих Кәрими сәяхәтнамәләре үзенә күрә хат-истәлек түгелмени?! Әнә Габдулла Баһадиршаһның «Батырша хаты» турыдан-туры эпистоляр жанрга карый. Совет чорындагы «Киләчәккә хатлар» (Һади Такташ), «Тапшырылмаган хатлар» (Гадел Кутуй), «Сугыш язмалары» (Хәйретдин Мөҗәй), «Әйтелмәгән васыять» (Әмирхан Еники), «Тукайдан хатлар» (Мөдәррис Әгъләмов)... Безнең һәр шагыйрьдә диярлек хат формасындагы шигырьләр очрый. Хәзер инде бу исемлеккә Әхсән Фәтхетдинов та керә булып чыга. Кем белә, бәлки, туган телебездә язылган мондый хатларның соңгы үрнәкләредер алар...

Әхсән Фәтхетдиновның вафатына да ун еллап вакыт үтеп бара (1939–2012). Ул үзенең Зур Шәхес, Зур Рәссам икәнен белеп бакыйлыкка күчкәндер. Авырлыклар белән, беркадәр соңлабрак булса да югары дәрәҗәләргә ирешә алды: Татарстанның халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе  лауреаты, Түбән Каманың мактаулы гражданины... Иң мөһиме – исән чагында ук ул халык мәхәббәтен яулады. 2002 елда сәнгатебез тарихында беренче тапкыр «Әхсән Фәтхетдинов» дигән (татар, рус, инглиз телләрендә) уникаль альбом чыгып калды. Россиядә һәм чит илләрдә аның дистәләгән күргәзмәләре оештырылды. 2016 елда Түбән Кама җирлегендә махсус бина төзелеп, даими эшли торган музей-галерея ачылды. Сүз уңаеннан әйтеп узыйк: андый музей-галереялары булган сәнгать ияләре Татарстанда берничә генә (Бакый Урманче, Әмир Мәҗитов, Илдар Зарипов, Константин Васильев һәм Әхсән Фәтхетдинов). «Әхсән хатлары» дип аталган бу китап та Рәссам исемен мәңгеләштерүдә тагын бер игелекле гамәл буларак кабул ителер, иншалла! 

Ниһаять, китапның төзелеше һәм аны басмага әзерләү турында берничә сүз. Хатлар язылу вакыты буенча, хронологик тәртиптә бирелде. Алар кулдан, бик тыгыз итеп (кәгазь кытлыгын кичергән кешенеке бит!), үзенчәлекле стиль һәм гаять үзгә почерк белән язылган. Безгә күпмедер дәрәҗәдә текстолог вазифасын да башкарырга туры килде. Хатларда кабатлаулар да шактый. Шуңа күрә бераз җыйнаклаулар булды. Бериш фактлар, аерым эпизодлар, адресатка әйтелгән комплиментарь сүзләр дә беркадәр кыскартылды. Әмма эндәш сүзле башламнар, нигездә, сакланды. Уртак эчтәлекне баету йөзеннән хат авторының фикерләренә тәңгәл килгән үземнән берничә шигырь өстәүне дә урынлы дип санадым.

Хат – бик нечкә нәрсә. Аны төзәтеп булмый һәм ярамый да. Саксыз кагылсаң, кайбер нюанслар югалырга мөмкин. Шулай да кайбер җөмләләр, калькалардан арындырылып, татарча яңгырашлырак итеп камилләштерелде. 

Кулъязманы басмага әзерләгәндә, байтак кешеләрнең көче керде. Киңәшләре, конкрет хезмәтләре өчен шагыйрь Зиннур Мансуровка, журналист Расиха Фәизовага, мөхәррир Гүзәл Габдуллаҗановага һәм фоторәссам Рифхат Якуповка аеруча рәхмәтлемен! Аларның саваплы гамәлләренә Әхсән абый рухы шат булыр дип уйлыйм.
 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: архив

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: