Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

Әхсән хатларында моң ята

Хатларны укый башлагач, нишләп Әхсән Фәтхетдин ничәмә-ничә еллар буе Равил Фәйзуллинга хатлар язып торган, болар бит үзе бер роман дип аптырадым? Ир кеше, гадәттә, хатлар язарга яратмый, язса да, сирәк кенә газиз әнкәсенә яки сөйгәненә яза. Ә монда язучысы кем диген – художник. Мин аларны хат яза торган кешеләр итеп күз алдыма китерә алмый идем.

Кулыма «Әхсән хатлары» дигән китап килеп керүгә, тукта әле, мин әйтәм, Әхсән нинди хатлар язды икән дип, укырга тотындым.

Әхсән белән мин «Бичура» спектаклендә таныштым. Ул спектакльне бик ошаткан булып чыкты. «Мин әле сиңа бу эшең өчен бер әйбер эшләячәкмен», – дигән иде. Бу минем рәсемемне эшләячәк икән дип, бик борчылып, уйланып йөрдем, ягъни ничек итеп эшләргә җыена икән? Бер вакытны аның Казанда күргәзмәсе булды, агачтан эшләнгән сыннарын күреп, аптырап калдым. Кара әле, мин әйтәм, агачтан да, тактадан да, бик тырышсаң, менә нинди әйберләр эшләп була икән, дип уйлаган идем. Мәскәүдә укыганда, Мексикадан рәссам Эрьзяның эшләрен алып кайтканнар иде. Ул безнең якташ – мукшы-удмурт рәссамы булып чыкты. Менә аның агачтан эшләгән эшләре күңелдә калган. 

Инде хәзер күз алдына китерегез: минем мәрхүмә әни фотога төшмәде, җаным шунда калыр дип, Аллаһы Тәгаләдән курыкты. Кая инде ул гади татар кешесенә рәсем сәнгатен аңлау, безнең үз рәссамнарыбыз да бит 1930 елларда гына андый һөнәр белән шөгыльләнә башлаганнар. Кая инде ул агачтан яки тактадан эшләнгән тормышның бөек символларын күз алдына китерү, без әле аларны карарга әзер түгел идек дип уйлыйм. Гомумән, татарда кеше рәсемен ясау бик зур гөнаһ саналган. Мин үзем рәсем сәнгатен бик тирәнтен өйрәнгән кеше түгел, шулай булгач, ялгыш фикерләрем дә булырга мөмкин. Менә күңелемә Бакый ага Урманченың «Сагыш» сыны гомерлеккә кереп калды. Хәер, андый югарылыкта эшләнгән сәнгать әсәрен бик сирәк күрдем. Мин моны ни өчен язам соң, чөнки чын сәнгать остасы кул астында булган бөтен мөмкинлекләрдән: тимер, таш, агач, киндердән үзенең җаны теләгән чын сәнгать әсәре эшли ала. Дөньяда моның мисаллары бик күп. 

Ә менә татарда бары тик агачтан гына шундый күп сәнгать әсәрләре тудыручы, ялгышмасам, рәссам Әхсән Фәтхетдин. Әле яңа гына киндергә төшерелгән рәсемнәрне карарга өйрәнеп килүче халыкка агачтан эшләнгән сәнгать әсәрендә катлаулы мәгънәне ачып бирү үзенә күрә бик четерекле, авыр хезмәт. Моның тирәнлеген аңлау, адәм баласының ниндидер бер әзерлеккә җитешкән булуын таләп итә. 

Бер генә мисал: «Татар зираты». Менә шул эшнең мәгънәсен аңлату өчен Әхсән Фәтхетдин Равил Фәйзуллинның кыска шигырьләрен бик урынлы файдаланган. Сүз дә юк, тамашачы аларны болай да үзенчә кабул итәр иде, ләкин шигъри юллар булмаса, нәрсәдер җитмәгән кебек тоела миңа. Әйткәнемчә, аларның мәгънәсен аңлау өчен әдәбиятны, татар дөньясын белергә кирәк, ә бу бераз гына булса да интеллект таләп итә. 

Хатларны укый башлагач, нишләп Әхсән Фәтхетдин ничәмә-ничә еллар буе Равил Фәйзуллинга хатлар язып торган, болар бит үзе бер роман дип аптырадым? Ир кеше, гадәттә, хатлар язарга яратмый, язса да, сирәк кенә газиз әнкәсенә яки сөйгәненә яза. Ә монда язучысы кем диген – художник. Мин аларны хат яза торган кешеләр итеп күз алдыма китерә алмый идем. Әдәбиятта Һади Такташның «Киләчәккә хатлар», Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Мөдәррис Әгъләмовның «Тукайдан хатлар» кебек әсәрләре бар. Бу әсәрләр халыкка язучылар тарафыннан үзләренең нинди талантлы икәнлекләрен исбат итү өчен язылганнар. Әхсән үзенең хатларын халыкка түгел, бары тик Равил Фәйзуллин өчен генә яза һәм кулына тапшыра. 

Мин үземчә шуны аңладым: Әхсән Фәтхетдин тормышында ниндидер бер кискен адым ясый, ягъни рәсем сәнгатендә үз юлын табарга, талантлы рәссам икәнен исбатларга тели. Менә шул вакытта аның юлында Равил Фәйзуллин дигән шагыйрь очрый һәм ул аның күңелендә ниндидер өмет нурлары уяткан, күрәсең. Беренчедән, Равил – талантлы шагыйрь, башкалардан аерылып тора. Шигърияттә яңа алым белән иҗат итүче – сүз кыска дүртьюллык шигырьләр турында бара. Икенчедән, Равил кеше буларак, шулхәтле киң күңелле, кешелекле, бигрәк тә талантлы кешене сиземләү аңа табигать тарафыннан бирелгән. Тагын бер үзенчәлеге: ул сине ничек бар шулай кабул итә, сине үзгәртергә тырышмый

Инде хәзер Әхсәннең тормышын күз алдына китерик: җанын борчып торган уйларын, хыялларын ул кемгә сөйләсен? Хатыны рус, ул никадәр яхшы кеше булмасын, татар милләтенең киләчәге, аны нинди язмыш көткәнен, бигрәк тә Түбән Кама шәһәрендә татар халкының милләт буларак юкка чыгу алдында торганын аңа ничек аңлатасың? Мин инде татарның теле, моңы турында әйтеп тә тормыйм. Күңелеңә, җаныңа җыелып килгән газапларны кемгә сөйлисең? Ул вакытта бит әле аны чын талантлы рәссам итеп кабул итүче кешеләр бик сирәк була. Менә шул вакытта бәхетенә Равил Фәйзуллин дигән талантлы шагыйрь очраган, ул аны төннәр буе тыңлап утырырга риза була. Хәзер инде Әхсән сөйләп кенә, үз хәлен аңлатып бетерә алмам дип уйлаган, күрәсең. Бу хатлар аны эшләргә, ничек кенә булса да эшләргә дип рухландырып торганнар, күрәсең. Шулай инде, талантлы кеше түзә алмый бит ул. Хәзер инде ул Равилнең үзенә кайбер киңәшләрен бирә башлый, алай гына да түгел, хәтта шигырьләр язарга керешә. Ике талантлы кеше бергә туры килү – сирәк очрый торган бәхет. 

Менә бит ул үзенә нинди сораулар бирә: «Иҗат кешесенә газапларны табигать нигә күбрәк биргән? Тормыш газабы нәрсә ул? Эшме, әллә җәзамы? Нигә кайчак күңел тилерә? Газаплану бәхетме? Нигә ат күзләренә бөтен дөнья сыя? Нигә кайчак кул бармый, күңел күтәрелми, бөтен нәрсә әзер булса да?» дип яза Әхсән Фәтхетдин.

Әле менә ни өчен Әхсәнгә Мансур Гыйләҗевнең «Бичура» әсәре бик нык тәэсир итте икән дип уйлап куйдым. Минемчә, темалары уртак. Татар халкының ничек юкка чыгуы аның өчен үзе бер фаҗигагә әйләнә. Татар авыллары бетсә, татар халкының киләчәге билгесез, дигән фикер аның җанына тигән. Әхсәннең әтисе үлгәч, йортларын сүтеп, гомер иткән нигезләре юкка чыккач, бу вакыйганы ул бик авыр кичерә. «Бичура» спектакле шул турыда бара да инде. Минем үземә булган хөрмәтен, ул вакытта аңлап та бетермәдем. Менә хәзер миңа бүләк иткән искиткеч альбомын карап утырам, өч телдә язылган: рус, татар, инглиз телләрендә. Мин бит аңа рәхмәт әйтергә дә оныттым, ә бит ул минем кем, нинди артист икәнемне аңлатырга теләде. Инде хәзер артист буларак, шуны әйтәсем килә, сүз дә юк, кыяфәте рус художникларына бик нык охшаган иде. Әллә, мин әйтәм, хатыны марҗа булгач, аны шундый кыяфәттә күрергә теләде микән? Ул вакытта әле сакал-мыек, озын чәчләр үстереп йөрүче кешеләр бик сирәк иде. Булса шул артистлар, художниклар гына булгандыр. 

Артистлык дигәннән, анда ул сәләт әллә каян сизелеп тора иде. Хатларын укыгач, бу ничек болай мәгънәле итеп язарга өйрәнде икән, дип уйладым. Әллә китапны чыгарганда, язуы өстендә бераз эшләделәр микән, чөнки өйдә татарча сөйләшмәгәч, урамда кешеләр белән гел русча аралашкач, мондый камиллеккә ирешү – үзе бер бәхет. Хатларын укыганда, тагын шуңа игътибар иттем: гаиләсе турында берни дә язмаган. Бәлки балалары булмаганга язып торасы килмәгәндер. Хәер, аның шәхси тормышын мин генә белми торганмындыр.

Аның хатларын укыганда, татар халкының әдәбиятын, тарихын белгәне күренеп тора. Ә инде халкыбызның эчке дөньясын, моңын шулкадәр күңеле белән тоя, Аллага шөкер, бездә дә андый кешеләр бар бит әле дип сөенеп куясың. Милләтеңнең фаҗигасен ачарга тырышкан рәссамга ул елларда бик авырга туры килгәндер. Ләкин татар халкы мәйданнарда: «Ирек!», «Азатлык!», «Безнең үз дәүләтебез булырга тиеш!» дип, меңләгән кешенең җан ачысы белән кычкыруы, Әхсәнне «Кычкыручы», «Кимсетелгәннәр», «Ачуланган» кебек эшләрне иҗат итәргә этәрмәде микән? Без бу эшләрдә канга сеңгән куркуны, гаделсезлектән кичергән җан газабын, болай яшәү мөмкин түгел дигән мәгънәне тоябыз, һәм ул аны рәссам буларак, безгә ачып бирергә тырыша. Ул бөек төзелешләрне, матур шәһәрләрне, бөек геройларның рәсемнәрен ясау урынына «Шүрәлеләр», «Ияләр», «Зират», тагын әллә нинди борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны, чишмәләрне, урманнарны, болыннарны, туган җиребезне сурәтләп, әгәр алар үзебезнеке булмаса, безнең киләчәгебез юк дигән фикерне әйтергә теләде микән? 

Хәзер аңлаган кешегә аңларлык, дөньяда һәр әйбернең иясе бар, бу җир-суларның иясе – без, татарлар, дип әйткәне әллә каян күренеп тора. Шуңа күрә күңелдә ниндидер бер өмет тә уянган төсле, шулай да үз йөзен югалткан кешеләр, без үзебез түгелме соң, дип уйлап куясың. Хатларында ул менә шушы сорауларга җавап эзли. Аның һәр нәрсәгә үз фикере бар: җәмгыятькә, табигатькә, аерым шәхесләргә. Чөнки ул – рәссам, башкалардан ул шуның белән аерылып тора. Сүз дә юк, язучыларның, рәссамнарның талантын вакыт кына билгели, кайбер рәссамнарның эшләрен замандашлары кабул итеп бетермәскә дә мөмкин, ләкин вакытлар үтү белән чын талантлы рәссам булса, аңа игътибар артканнан-арта гына бара. Кара акылым белән шуны әйтәсем килә, киләчәктә дә Әхсән Фәтхетдиннең эшләрен халык караячак, чөнки татарда аңа охшаган башка рәссам юк. Равил Фәйзуллин кеше буларак, аның хатларын китап итеп чыгарып, өстеннән бик зур йөк төшергән, моның өчен аңа ничек инде рәхмәт әйтмисең?! Мин әйтмим, бу хатларны бөтен кеше дә укыр дип, шулай да әдәбиятны, сәнгатьне яраткан кешеләр, бу хатларга игътибар итмичә калмас.
 

 

"КУ" 03,2023

Фото: архив

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев