Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

ХАТИРӘЛӘРНЕ БАРЛАГАНДА

Әдәби сүз сәнгатенә, аның бай тарихына яңа сулыш өстәп, Хатыйп Миңнегуловның яңа китабы дөнья күрде. Галимне язучы буларак та ача торган, аның иҗатының тагын да зуррак мөмкинлекләрен күрсәтә торган «Озын гомерем хатирәләре»  II кисәк.

(Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның «Озын гомерем хатирәләре»  (икенче кисәк) исемле китабы чыгуы уңаеннан ) 

Әдәби процесста элек-электән, теге яки бу шәхес иҗатына якын килгәндә, аның мирасын барлаганда, әдәбият кануннары нигезендә бәя биргәндә, аның үзе турында үзе язганнары, документаль очерклары, автобиографик язмалары, хатлары, сәяхәтнамәләре, мөрәҗәгать-хәбәрләре игътибарга алына һәм акны ак, караны кара итеп фикерләргә омтылу, бәян итү, шуларга таянып хөкем чыгару рәвешенә өстенлекле караш яши. Әдәбият тарихында олуг шәхесләрнең иҗат мирасына мөрәҗәгать иткәндә, мондый алым элек-электән яши һәм, әйтергә кирәк, бүген дә лаеклы рәвештә дәвам иттерелә. Авторларның иҗат мирасында булган һәм сүз сәнгатенә караган барлык әдәби хәзинәләренә хәерхаһлы мөнәсәбәт – эшчәнлекнең чишмә башы булып тора. Язмаларының тел-өслүб үзенчәлекләрен ачыклау, әдәби телен, сүз сәнгатендәге урынын өйрәнү, матур әдәбият тарихына  керткән өлешенә бәя бирү дә параллель рәвештә бара. Әдипнең биографиясенә, китапларының тематикасына, аның тәхәллүсләренә игътибар ителә. Дөрестән дә бу структура, теге яки бу әдипнең иҗат мирасын өйрәнүдәге әлеге калып, барлык шәхес иҗатын барлаганда, комплекслы өйрәнгәндә, туры килеп бетмәскә дә мөмкин. 
Берәүләр үзләренең әсәрләренә тәхәллүс итеп, туган җирләренең, яшәгән карьяларының исемнәрен алалар, сирәк булса да, географик атамаларын алучылар да бар. Икенчеләр исә, әти-әнисенең, җиде буынгача булган әби-бабайларының исемнәрен алуны хуп күрәләр. Берәүләр автобиографик язмаларга өстенлек бирә, икенчеләре языласы сүзен, фикер байлыгын, реаль хакыйкатьне әйләнә-тирәлектән эзли. Ә кайберләре исә әдәби мирасларын автобиографик язмалар белән баета, тулыландыра, өченчеләре шигъри формадагы әсәрләренең кереш яки йомгак өлешенә үзе турында мәгъл үмат өсти, фикерен әдәби әсәргә керешеп китәрлек итеп ялгап җибәрә. Андый мисаллар безнең татар әдәбиятында шактый. Мисал өчен Кол Галине алыйк. Аның тормышы хакында чыганаклар юк дәрәҗәсендә. Хәтта аның туган һәм үлгән еллары да билгесез. Әмма аерым мәгълүматлар шагыйрьнең тәрҗемәи хәле турында фараз кылырга мөмкинлек бирәләр. Мәсәлән, борынгы әдәбиятта, бигрәк тә XVIII йөздә иҗат итүчеләрнең күпчелеге туган авылларының исемен үзләренә тәхәллүс итеп алалар. Габдерәхим Утыз Имәнинең (1754–1834) Чирмешән районы Яңа Кади (элеккеге Чистай өязе Утыз Имән) авылында туганын һәм әдәби тәхәллүсе итеп, үз авылының исемен алуын  беләбез. Шулай ук XVII йөздә иҗат иткән Мәүлә Колыйның да яшәгән еллары төгәл билгеле түгел, «Мәүлә Колый» – әдипнең тәхәллүсе. Бер кулъязмадагы шигырендә автор үзен «Меллагол»  дип атый. Борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятында мондый мисалларны шактый китерергә булыр иде. Димәк, бу әдәбият теориясендәге үзгә бер алымның отышлы, әйтергә кирәк, мөһим формасы. Соңгарак дәвердә исә автобиографик алым өстенлек ала бара. Бөек Тукаебызның «Исемдә калганнар»ына кадәр һәм аннан соң – бүгенге әдәби мәйдандагыларның да мондый алым кулланып, эш итүләрен күрергә була. Мондый алымны үз итеп, иҗат мирасларын тулыландыручы әдипләребез шактый безнең. Әйтик, язучы һәм драматург Афзал Таһировның «Мин ничек үстем» хикәясен, «Солдатлар» романын,  Шәйхи Маннурның «Агымсуларга карап» романын, Ибраһим Салаховның «Колыма хикәяләре»н, Мөхәммәт Мәһдиев, Тәлгат Галиуллин, Тәүфикъ Әйди, Миргазиян Юныс һәм башка бик күпләрнең әсәрләрен, Туфан Миңнуллин драмаларын мисал итеп китерергә булыр иде. Әдәбият галимәләре Гөлфия Гайнуллина Шәйхи Маннур иҗатын, ә филология фәннәре докторы Ләйлә Минһаҗева Ибраһим Салахов мирасына әнә шулай комплекслы якын килеп өйрәнделәр, фәнгә дәлилле, саллы өлеш керттеләр. Димәк, бу инде фәнни яктан да өйрәнелгән һәм, әйтергә кирәк, шактый саллы күзәтүләр үткән өлкә диясе килә. Дөрес, әле кайбер күренекле шәхесләрнең әдәби тәхәллүсләре бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган, өйрәнелмәгән. Табылмаган авыл исемнәре яки башка бүтән төрле исемгә алыштырылган җирле төбәк атамалары хакыйкый чынбарлыкны ачарга комачаулый. Мәсәлән, туган илләреннән читләргә сибелгән татарның бер газиз баласы – язмышын Төркия мәмләкәтләре белән бәйләгән күренекле табиб, әдәби һәм гыйльми китаплар авторы Әхмәд Каранның (1878-1964) биографиясе, төгәлрәге, аның Татар Җөмһүриятендәге туган авылы, укыган, белем эстәгән урыннары  бүгенге көнгә кадәр билгеле түгел. Үзенең әдәби кушаматын Каран дип атаса да, истәлекләрендә Казан арты төбәген искә алса да, бу якларда Каран исемле авылның юклыгы эзләнүләребезгә киртә булып тора. Минзәлә якларындагы Каран авылы белән әдип арасында бәйләнешләр дә юк диярлек. Бәлки, бу әдәби тәхәллүс, төбәк исеме түгел, әлеге нәселнең берәр төрле тәхәллүсе дә булырга мөмкин бит... 

Шулай итеп, әдәби барыш авторның туган төбәген, язмышларын бәян иткән биографик чыгышлар аша анализлана, исбатлана, дәлилләнә, фәнни әйләнешкә кертелә. Мөһим детальләр аша ачыклана. Бу исә, әдипкә, аның иҗатына тулы  бәя бирү өчен мөһим алшарт булып тора. Тикмәгә генә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәрен татар тормышын, татар авылының көнкүрешен, тарихын чагылдырган энциклопедик әсәр дип атамыйбыз. Мөхәммәт Мәһдиевнең якташы, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов та үзенең кандидатлык диссертациясендә боларга әтрафлы бәя бирде. Әсәрләренең проблематикасын әдипнең биографиясе аша якын килеп тикшерде. Әле алга таба да Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендәге этнографик детальләргә мөрәҗәгать итеп, фәнни хезмәтләр язылыр, татар авыллары тарихына бай мәгълүмат өстәлер диясе килә. 

Һәм менә киң җәмәгатьчелек өчен биниһая зур, мөһим яңалык. Әдәби сүз сәнгатенә, аның бай тарихына яңа сулыш өстәп, Хатыйп Миңнегуловның яңа китабы дөнья күрде. Галимне язучы буларак та ача торган, аның иҗатының тагын да зуррак мөмкинлекләрен күрсәтә торган «Озын гомерем хатирәләре»  II кисәк. Университетта эшләү еллары (19672020). Сәфәр – сәяхәтнамәләр – Казан: «Ихлас» нәшрияты, 2020. – 408 б. китабы дөнья күрү бөтен татар дөньясының горурлыгы булды. Ихлас күңелдән һәм олы йөрәктән язылган бу мәҗмуга укучылар арасында киң хуплау тапты. Галимнең бөеклеген ачып, аңа ихтирам хисләре уятты. Дөрес, 2018 елда аның «Озын гомерем хатирәләре. I кисәк. Гомеремнең беренче чиреге» исемле китабы дөнья күргән иде. (Казан: «Ихлас». – 112 б.). Бу китабы исә шуның бер дәвамы, чираттагысы булып тора. (Әле алга таба да әлеге китапның дәвамын күреп, бәяләмәләр язарга язсын). Беренче китапны укып чыкканнан соң,  остазым Хатыйп Миңнегуловка: «Ник «Озын гомерем...» дип куйдыгыз? – дигәнем булды. – «Озын» сүзен төшереп калдырып кына булмадымы?» – дигәч, галим: «80 яшь – бик озын бит инде ул. Уртача яшь киртегеннән артып, озынаеп китә », – дигән иде, уйланып.  Инде менә «Озын гомерем...» нең икенче кисәге дә язылып, киң катлам укучылар хозурына тапшырылды. Китап чыгару өлкәсендә тәҗрибәсе зур булган әдипнең әлеге казанышы, башкаларыннан күпкә аерылып, ничектер үзенә бер мөһим бер вакыйга итеп кабул ителде. «Хатирәләр»нең беренче кисәген яратып укып чыккан милли җанлы шәхес, Татарстанның Балтач районы Алан, Бөрбаш авыллары мәктәпләрендә директор һәм татар теле, әдәбияты укытучысы булып эшләгән Гүзәл Бариева миннән: «Хатыйп абый китабының беренче кисәген 96 яшьлек әни  бөртекләп укып чыкты. Икенче кисәген (дәвамын) сорый. Шул чыккан булса, табып алып кайтып кына бирегез әле», – дигән иде. Сүземдә тордым, көн дә вакытлы матбугатны укып баручы, бөтен яңалыклардан хәбәрдар булган Нәзифә апага әлеге китапны алып кайттым. 

Нәрсәсе белән гаҗәпләндерде соң бу хатирәләр? Беренчедән, Хатыйп Миңнегуловның теле гади, язу өслүбе «безнеңчә», бизәкләмичә, чуарламыйча, «мин-минлекләнмичә» яза алуда. Автографик истәлекләренең «җаны», «үзәге» булуда. Ул үткән гыйбрәтле юл үзенең бәгыре, йөрәге аша узгангамы, һәр язылган җөмлә, һәр куелган өтер, Хатыйп абыйның һәр фикере кәгазь битләренә бозылмыйча, үзгәртелмичә төшкән. Хатыйп ага боларны язганда, тыныч кына, күз яшьләрсез генә яза алдымы икән?!.  Иҗат биографиясенә якты, җылы буяулар өстәүче истәлекләрдә кеше язмышларының ачы фаҗигаләрен күреп тетрәнәсең, сагышланасың. Тирән уйлар чолганышында яшисең һәм бераздан, Хатыйп Миңнегуловча, хәерле чишелешкә юлыгасы

Китапның кереш өлешендә Хатыйп Миңнегулов әлеге эшкә тотынуының сәбәп-максатларына тукталып уза. 80 яшьлек кешенең хатирә-мемуарлар язарга алынуы табигый. Тик менә 80 яшенә кадәр Казан федераль университетында студентларга Борынгы һәм Урта гасырлар татар әдәбиятыннан белем биргән мөгаллимнең эштән китүе белән бәйле дисәң, анда үпкә-сагышның әсәре дә юк, инде көч-куәт барында үз фикерләрен үзе тәртипләп язып калдырыйм дисә, әле ашыгырга иртәрәк тә кебек, югыйсә үзенең фәнгә юл ачкан шәкертләре белән көн дә аралашып, сөйләшеп тора, моңа да сәбәп юк кебек. Автобиографик әсәренең эш процессында төшкән фотоларга гына түгел, гаилә архивы тарихындагы төсле фотоматериаллар белән дә үрелеп баруы галимнең яшәгән елларына билгеле бер нәтиҗәләр ясавы, тарихта бер нәрсәнең дә мәңгелек түгеллегенә ишарәме?! Ничек булса да, Хатыйп абыйның бу адымы хуплауга һәм мактауга лаек. 

«Һич көтмәгәндә, бу китап шактый киң даирә укучыларның, аеруча таныш-белешләрнең, туган-тумачаларымның, элеккеге студентларымның игътибарын үзенә җәлеп итте», дип яза галим хатирәләренең кереш өлешендә. Дөрестән дә, әле яңарак кына дөнья күрүгә карамастан, бу китап материаллары мәктәпләрдә, уку йортларында, гыйльми язмаларда бик иркен файдаланыла. Хәтта өзекләре сәхнәләштерелә,  чор белән әдип бәйләнешендә сценарийлар языла һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. 

2018 елда нәшер ителгән беренче «Хатирәләр...» дән соң икенче «Хатирәләр...» 2020 елда языла. Ул «Милләтемә берничә теләк» исемле мәкалә белән ачыла. Анда Хатыйп Миңнегуловның үтә дә тәэсирле җөмләләрен, иң якын кешесенә генә әйтеп була ала торган телдә җиткерелүен күрәсең. Ышанычлы итеп, тәвәккәллек белән сүз башлый ул: «Игелекле эш-гамәлләребез белән милләтебезне саклыйк, үстерик, башка кавемнәр арасында лаеклы урынны алу өчен фидакарьләрчә көрәшик», дип ассызыклый автор, халкыбызга мөрәҗәгать итеп. Ә бит бу сүзләр үзеңнең шәхси халәтеңә туры килмәсә, болай итеп әйтеп булыр идеме икән?! Бу исә әдипнең әйтергә теләгәненең йөздән, меңнән бере генәдер әле. Аеруча җылылык белән әйтелгән бу сүзләрдән соң, китапның калган битләрен дә, ничектер галимгә хәерхаһлы мөнәсәбәттә дәвам итеп укыйсың. 

Хатыйп Миңнегуловның «Озын гомерем хатирәләре» исемле китабы – әдипнең чираттагы ачышы дияр идем. Әдәби яктан теле йөгерек, бай эчтәлекле, җиңел укылуы белән характерлы бу китапны киң җәмәгатьчелек бик җылы кабул итте. Фән юлындагы шәкертләргә дә менә дигән күрсәтмә-әсбап буларак кыйммәтле хәзинә – юл яктыртучы, юнәлеш бирүче дәреслек.

Автобиографик мәҗмуганың төп өлешен профессорның гыйльми характердагы язмалары, очерклары, сәяхәтнамәләре, юбилей мөнәсәбәте белән язылган фәнни язмалары алып тора. Конференцияләрдә ясаган чыгышларына да киң урын бирелгән. Казакъстан, Финляндия, Төркия, Кытай, Кырым кебек ерактагы якын кардәшләр иҗатын өйрәнеп, Хатыйп ага бәяләп бетермәслек күп хезмәт язды. Беренчеләрдән булып, шушы кыйтгаларга сәяхәтләр кылды, анда яшәгән татарлар белән очрашып, андагы архивларга үтеп кереп, күләгәдә калган, моңарчы язган хезмәтләрен генә түгел, исемнәрен дә ишетергә мөмкин булмаган шәхесләрнең әдәби мирасларын ачыклады, аларның иҗатларын, язмаларын өйрәнеп, фәнни әйләнешкә кертте. Китапта аларга да тиешенчә урын бирелгән. Һәр бүлек өр-яңа теманы колачлый һәм биографик юнәлештә бәян ителә. Галимнең яшәү еллары хозурында булып узган вакыйгалар тирән яктыртыла, бәяләнә. Яшәү еллары нисбәтендә ачыклана. 

Китабының беренче бүлегендә үк, Хатыйп Йосыф улының янә Казанга килүенең җан таләбе, күңел халәте чакыруы буенча икәнлеген чамалыйсың. Ул: «Җан үзенә ятышлы эш-гамәлләргә омтыла, күңелемә тәмам хуш килерлек шөгыльгә юксына, – ди, үзенең күңел халәтен чагылдырып. – Фәндә ныклап эшләргә җыенган яшь хезмәттәшләремә теләгем шул: бу өлкәгә мөмкин кадәр иртәрәк, бернинди тукталыш – интервалсыз керергә, аспирантурада укырга кирәк. Моны мин – күпләр докторлык диссертациясе яклаган вакытта гына фән кандидаты була алган кеше әйтә», ди ул, күңелендәгесен ихластан ачып салып. Әйе, Хатыйп абый – тормышта бернинди терәксез, үзенең тырышлыгы, максатчанлыгы, тәвәккәллеге аша гына зур уңышларга ирешкән шәхес ул. Дөрес, остазлары Хатыйп Госман, Нил Юзиевлар аңа һәрчак игътибарлы булалар. Аны Казанга чакырып китерәләр һәм булачак галимне гел рухландырып торалар: университетның әдәбият кафедрасына эшкә урнаштыралар, дәресләр бирәләр. 

Хатыйп Миңнегуловның китабында, чын мәгънәсендә яшәү рәвеше, яшәү мәгънәсе чагыла. Әйе, ул аны үзе белән булган хәлләргә, вакыйгаларга бәйләп аңлата, йә инде теге яки бу күренешне тасвирлап, нәтиҗәләр ясарга һәркемнең үзенә калдыра. 

«Хатирә»ләремнең әле тик кайберләрен генә үз эченә алган беренче кисәге дә, гәрчә кечерәк кенә булса да, бер китапны тәшкил итте. Ә бит ул гомеремнең, нигездә, беренче чиреген генә үз эченә ала. Ә алда ярты гасырдан артык гомерне язу тора. Ул бит катлаулы, каршылыклы, вакыйга-хәлләргә шактый бай чор. Аны ничек, ни рәвешле бирергә? Биредә тулылыкка, гомумилеккә дәгъва итү ахмаклык булыр иде. Шуңа күрә мин бу чордагы, яшәешемнең кайбер якларына, эпизод-күренешләренә, вакыйга-хәлләренә генә тукталырга уйлыйм. Хронологияне саклап булмас, мөгаен, вакыт яссылыклары, хронотоп үзгәреп тә торыр», дип искәртә автор. 

Хатыйп Йосыф улының студенты, шәкерте, аспиранты, кандидатлык диссертациямнең җитәкчесе буларак, үзем дә өстәп, шуны әйтә алам. Ул бервакытта да, беркайчан да беркемгә дә тавышын күтәргән кеше түгел. Андагы зыялылык, олпатлык дәрәҗәсен күреп, исләрең китәрлек. Берәүне дә аерып алып хурламас, үзе югында кимчелекле якларын тикшермәс. Гәрчә үзенә төрле чорларда, төрле аудиторияләрдә, төрлечә кимсетеп, төрттереп алсалар да, берәүгә дә үч, ачу сакламас. 

«Студентлар белән уртак тел табуның, уңышлы эшләүнең иң төп шартларыннан берсе – аларга хөрмәт белән карау, шәхесне түбәнсетмәү, үзара ихтирамлы мөнәсәбәт урнаштыру. Университетта ярты гасырдан артык хезмәт куюымның төп шарты, мөгаен, шулдыр да», – дип саный мөгаллим. Дөрестән дә, кайларга гына барып чыкса да, аны элеккеге студентлары уратып алыр. Укыган вакытларындагы кызыклы хәлләрне искә төшереп көлешеп алырлар, яки Хатыйп абыйның теге яки бу вакыттагы ярдәмен искә алып, аны олыларлар. Бу чыннан да шулай. Ә бит галим Хатыйп Йосыф углына да үз чорында бер дә җиңелләрдән булмаган. «Асыл максатым Алтын Урда әдәбиятын колачлап, комплекслы өйрәнү һәм аның нәтиҗәләрен 70 еллар ахырына докторлык диссертациясе рәвешендә яклауга кую иде. Әмма дөнья без теләгәнчә генә бармый шул. Баксаң, рәсми хакимияттә һәм җәмәгатьчелекнең аерым бер даирәләрендә Алтын Урдага тискәре, тенденциоз караш һаман да дәвам итә икән. Миңа «Алтын Урданы күтәрә, идеаллаштыра», – дип, урынлы-урынсыз бәйләнүләр китте. Хәтта махсус комиссия «Борынгы әдәбият» курсыннан минем дәрес-лекцияләрне, студентларның конспектларын тикшерә башлады. Югарырак оешмалардан бу елларда эшкә чакырулар да тукталды. Хатыйп Йосыф улы сәяси ышанычсызлар исемлегенә кереп алды бугай, – дип яза автор. – «Кыен чаклар бик күп булыр, түзәргә кирәк, балам» җырындагы кебек түздем, кешегә бик чыгармадым». 

Х.Миңнегуловның эшчәнлеге, университетта укыту еллары – үзе бер кызыклы, маҗаралы, мавыктыргыч дөнья ул. Аның хатирәләрендәге һәр вакыйга табигатьтә алышынып торган ел фасыллары кебек гел үзгәреп, үз хозурлыгында, үз матурлыгы һәм җәлеп итәрлек хәлләре белән чиратлашып, гел алышынып тора. Менә ул  фольклор экспедициясендә,  бераздан профессор музейлар буйлап сәяхәткә кузгала, аннары аның Ленинградта, Мәскәүдә, Дүшәнбедә, Ташкентта һәм башка шәһәрләрдә стажировкалар узып йөрүен беләсең. Каян барысына да өлгерә, барысына да вакыт, мөмкинлек таба икән дип гаҗәпләнәсең?! Тик кайда гына, нинди генә илдә, нинди генә эштә булмасын, галим күргән-белгәннәрен, уй-фикерләрен, өйрәнүләрен «энәсеннән җебенә» кадәр үтә дә нечкәлек һәм төгәллек белән теркәп бара һәм китабында да шулай чагылдыра. Моның кадәр төгәллекне көндәлек алып бармаган кеше язу түгел, исендә дә калдыра алмый. Хатирәләрендәге һәрбер истәлек-вакыйгаларны шәхесләр белән үреп, тасвирлап бирүе галимнең бик отышлы һәм бик кулай алымы дияр идем. Шуңа күрә әлеге мәҗмуганы уку бер дә ялыктырмый, ә киресенчә, таныш исем-фамилияләрне танып уку кызыксынуларыбызны арттыра гына. Шунысын да әйтү урынлы булыр: биредә автор үзенең «кичәге» студентларын, шәкертләрен – «бүгенге» фән, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләрен, галим-голәмәләрне, язучы, шагыйрь, журналистларны һәм башка бик күп тармакларда илгә-көнгә хезмәт итүчеләрне һәрберсенең исемнәре белән, бернинди үзгәртүләрсез һәм һәрберсенә җылы караш, ышаныч һәм ихтирам белән бәян итә.

Галим үзенең китабының «Мин ничек фән докторы булдым?» дип исемләнгән бүлегендә бәйнә-бәйнә үз башыннан узган гыйбрәтле дә, истәлекле дә булган кичерешләргә туктала, нәтиҗәләр ясый. Чөнки Хатыйп Йосыф улы бу процессны эченнән, үзәгендә кайнаган кеше буларак та, ачык белә. Чөнки ул, үзе кандидатлык һәм докторлык хезмәтләрен әзерләү һәм яклаудан тыш, дистә елдан артык Казан университеты каршындагы докторлык диссертацияләре яклау советының гыйльми секретаре, рәис урынбасары булып торды. Аның кулыннан йөздән артык диссертация узды, уңышлы якланды. 

Галим эшчәнлегенең иң матур, иң киеренке, эшлекле чорында гаиләсенә көтелмәгән җирдән кара кайгы килә. Ленинградта институтны тәмамлап, шунда ук калып, ансамбль-балетта эшләүче кызлары Гөлназ җиденче каттан егылып төшә. 1989 елда булган бу фаҗиганең эзе бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Сәламәтлеге нык какшаган Гөлназга әле бүген дә табиблар ярдәме еш кирәк. Әлеге аяктан егарлык хәлләргә түзә профессор, тешен кысып түзә. Фәннән дә читләшми ул. Һәм 1991 елда күптән көтелгән докторлык диссертациясен яклап, филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алуга ирешә. «Әмма доктор булу җаваплылыкны тагын да көчәйтте, – ди галим. – Синең әйткән, язган сүзең рәсми дәрәҗәләргә лаеклы булсын. Фәндә, хезмәтеңдә син тырышлыкның, активлыкның үрнәге дә булырга тиеш», – дип, ул үз-үзенә таләпчәнлекне тагын да арттыра гына

Хатыйп абыйның фәнни эшчәнлеге докторлык диссертациясе яклагач та, зур уңыш белән дәвам итә. Ел саен диярлек монографияләр бастырып чыгару, чит илләргә сәяхәтләр бер генә дә тукталып тормый. Элеккеге фәнни юнәлешләрен саклаган хәлдә соңгы дәвер, аеруча мөһаҗирлектәге татар әдәбияты һәм матбугаты, шул исәптән Гаяз Исхакый иҗаты белән дә ныклап шөгыльләнә башлый. Шуларның чыгармасы буларак, галимнең әлеге китабында төрки-татар сүз сәнгате, аның халыкара бәйләнешләре, Шәрык әдәбияты, халкыбыз тарихы турында да саллы гына язмалар бар. 

Галимнең «Хатирәләре» үзенең жанр табигате белән, гәрчә фән белән билгеле бер бәйләнештә торса да, шактый дәрәҗәдә публицистикага, матур әдәбиятка тартым. Шуңа да әлеге язмаларда еш кына традицион хатирә жанрына хас булган тел-өслүб чараларының сакланмавын да әйтеп үтү кирәктер. Әдипнең гыйльми фикерләве, фәнни гыйбарәләре күбәеп, артып китә кебек. Шуңа да сүзләрдә, җөмлә төзелешләрендә фәннилек алгы планга чыга. «Урыны белән безнең сөйләм отчёт- хисап рәвешен дә ала, – дип искәртә автор үзе дә. – Ярар инде, үзем теләгәнчә, булдыра алганча яздым. Укучыдан минем хата-кимчелекләргә киң күңелле булуны сорыйм. Җитмәгән җирләрен үзе җиткереп, озыннарын үзе кыскартып укыр, дип ышанам», – ди автор, укучыга мөрәҗәгать итеп «Икенче кисәккә нокта кую алдыннан (йомгак урынына)» исемле бүлектә. 

Моннан аңлашылганча, әле Хатыйп абыйның чынлап та әйтәсе сүзләре, җиткерәсе фикерләре калган икән. Боларын исә, алдагы «Хатирә»ләрдә көтәбез. Автор үзе дә: «Хатирә»ләремнең, Алла боерса, исән булсак, дәрт-дәрман, илһам килсә, бәлкем, өченче кисәге дә язылыр. Әгәр дә мондый мөмкинлек туа икән, ул өлешендә хезмәттәшләрем, студент, аспирантларым, нәсел-нәсәбем, туганнарым (бәлкем, әле мәхәббәтләрем, сөйгән ярларым турында да язылыр (монысын инде шаярыбрак та әйтәм)), иҗтимагый, гыйльми, мәдәни тормыштагы аерым хәл-вакыйгалар төп урынны алыр, дип уйлыйм. Шөкер, әле күңелдә, хәтердә бик күп истәлекләр саклана. Кузгатып җибәрергә генә кирәк». Насыйп булсын, Хатыйп абый, диясе генә кала. Сәламәт булыгыз да,  халкыбызны мәгърифәтле, иманлы, динле, телле итүдәге эшчәнлегегездә илһам-ышаныч сүнмәсен генә иде.

Рәҗәп БӘДРЕТДИНОВ,  

филология фәннәре кандидаты

"КУ" 08, 2022

Фото: архив
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Халкыбызны тирән мәгълүматлы, хәбәрдар итүдә актуаль, гаҗәеп дәрәҗәдә сыйфатлы, затлы журнал - " Казан утлары" на тирән һәм ихлас рәхмәтләрем.