Фәнни сүзем – саф тылсымым...

НУРФИЯ ЙОСЫПОВАНЫҢ «ХХ ГАСЫРНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫ ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ: ТРАДИЦИЯЛӘР ҺӘМ ЯҢАЧАЛЫК»  МОНОГРАФИЯСЕНӘ БӘЯ 

Хәзерге татар поэзиясен узган гасыр шигърияте белән бәйләп, киң җәмәгатьчелеккә даими рәвештә нәзари-тәнкыйди фикер җиткерә баручы әдәбият галимнәре арасында филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Нурфия Йосыпованың хезмәтләре аерым урында. 2002-2021 еллар аралыгында галимәнең татар шигъриятенә әтрафлы гыйльми анализ тәкъдим иткән 5 монографиясе, урта һәм югары мәктәп өчен 26 санда уку-укыту ярдәмлеге дөнья күрде. Н.Йосыпова – «Габдулла Тукай» энциклопедиясе (2016), сигез томлык «Татар әдәбияты тарихы» китаплары авторларының берсе. Соңгы елларда гына профессор әдәбият гыйльмиятенә шигъриятне нәзари һәм тәнкыйди яссылыкта бәяләгән өч монография бүләк итте.

«ХХ гасырның икенче яртысы татар шигърияте: традицияләр һәм яңачалык» (Казан, 2021) хезмәтендә әдәбият галиме ХХ йөз татар поэзиясенә нәзари күзәтү ясый, бер гасырлык шигърияткә структураль-семиотик анализ яссылыгында гыйльми бәя тәкъдим итә. 

Фәнни монографиянең беренче «ХХ гасырның беренче яртысы татар поэзиясе: традицияләр һәм яңарыш нигезләре» дип исемләнгән бүлегендә галимә тарафыннан милли поэзиянең  алты дистә еллык дәверенә күзәтү урын алган. Гасыр башы шигърияте хакында фикер йөрткәндә, университет профессоры Йосыф Акчура, Габдрахман Сәгъди, Газиз Гобәйдуллин, Җамал Вәлидиләрнең шул чорда төрле басмаларда дөнья күргән нәзари-тәнкыйд и карашларын нигез итеп ала, күтәрә, нәтиҗә ясый. «ХХ йөз башы татар поэзия сендәге күп үзгәрешләр шәхес концепция се алмашынуга бәйле» (7 б.) икәнлеген бәяләгәндә, Г.Тукай, М.Гафури, Н.Думавиларның мәгърифәтчелек рухы белән сугарылган шигъриятендә «татар халкының рухи юлбашчысы булып торырлык әдип» образы бирелеше игътибарга алына. Мәгър ифәтчелек күтәргән идея ләрнең Г.Рәшиди, Я.Мамишев, Г.Гайнуллин-Чокрый, Х.Исхакый, К.Хаммадов поэмаларында урын алуы билгеләп үтелә. Н.Йосыпова карашынча, милли шигъриятнең бу дәверендә «жанр эзләнүләре аеруча лиро-эпик төрдә колач җәя» (27 б.). Романтик иҗат принципларының лиро- эпикада көчле яңгыраш алуын дәлилләү өчен, фольклор мотивларыннан, дини сюжетлар кулланылышы ягыннан Ф.Бурнаш, Б.Мирзанов, К.Юлдаш, Д.Гобәйди, Х.Исхакый поэмаларына мөрәҗәгать ителә. Бу урында галимәнең «ХХ гасыр башында мифологик сюжетларны яңарткан яки әсәр материалында яңа миф тудырган, матурлык концепциясенә таянып, милли яшәешне яңарту омтылышын алга куйган бер төркем модернистик» поэмаларга, аерым алганда, Б.Мирзановның «Җен туе», М.Гафуриның «Адәм вә Иблис», Һ.Такташның «Газраилләр», Г.Сөнгатинең «Хозер», Н.Думавиның «Шәрык даһие», шулай ук төрки-татар мифларына мөрәҗәгать итеп язылган  И.Шаммаси, Г.Сөнгати, Г.Харис әсәрләренә анализлары игътибарга лаек. Анализлар нәтиҗәсе буларак, «модернистлар иҗатында поэманың традицион кануннардан баш тарткан антижанр формасы барлыкка килүе», «дини-дидактик эчтәлекле сюжет дөньяви фикерләрне җиткерүгә буйсындырылуы» (237 б.) хакында нәзари карашлар дәлилләнә. 

1920 – 1950 еллар татар поэзиясе тарихында үзенчәлекле чор буларак бәяләнә. Галимә С.Сүнчәләй, Ф.Бурнаш, В.Җәлал, С.Кудаш, Т.Ченәкәй һ.б. иҗатларында яңгыраш алган фикерләргә таянып, «егерменче еллар татар шигъриятендә әле ХХ гасыр башы татар поэзиясе традицияләрен дәвам итү яки поэзияне шул нигездә яңарту омтылышы көчле саклана»  (32 б.) дигән нәтиҗә ясый. Әдәбият галиме Д.Заһидуллина карашларыннан этәрелеп, Н.Йосыпова бу чорда «форма эзләнүләре аша трансформация кичергән» (32 б.) Х.Туфан, Г.Кутуй, Һ.Такташ, К.Нәҗми һ.б. авторлар иҗатларына туктала, аерым алганда, Х.Туфанның «Татарстанда» поэмасына, «тартышчы» геройны тәкъдим иткән «Сынган кашлар» шигыренә һ.б. әсәрләренә, Г.Кутуйның «Көннәр йөгергәндә» дип исемләнгән футуристик,  К.Нәҗминең   «Өермәләр» җыентыкларына имажинистик эзләнүләр ноктасыннан тирән фәнни бәя бирелә. Галимәнең егерменче елларда хөкем сөргән гыйсьянчылык фәлсәфәсенә мөнәсәбәтле фикерләре игътибарга лаек. Г.Халитнең «гыйсьянчы герой ХХ йөз башы бунтарь шәхесеннән аерыла» дигән карашын, Н.Йосыпова «татар әдәбиятындагы гыйсьянчы геройның көрәш мәйданы үзгәрә» (42 б.) дип үстерә, бу яссылыкта Һ.Такташ, К.Нәҗми, М.Җәлил, Х.Туфан шигъри текстлары бәяләнә. Профессор 1920 елларның урталарыннан соң  татар поэзиясендәге авангард эзләнүләрнең сүлпәнәюенә бәйле карашларын җиткергән урында Һ.Такташның «Иҗадиятем хакында» дип исемләнгән программ мәкаләсен шәрехли һәм «...Һ.Такташ татар поэзиясе өчен үзгә, интонацион шигырь – сөйләү шигырен мәйданга чыгара» (44 б.) дигән нәтиҗә ясый. Утызынчы еллар шигъриятенә бәя биргән вакытта да Һ.Такташның «Әдәбият нинди булырга тиеш» дип исемләнгән мәкаләсенә мөрәҗәгать итеп, «шушы чордан Такташ әдәбияттагы форма эзләнүләрен сыйнфый көрәштән читләшү буларак тәнкыйтьли башлый» (51 б.) дип, чор йөзенә төгәл, анык бәя теркәп куя. 1934 – 1941 еллар аралыгы белән тамгаланган утызынчы еллар татар поэзиясендә социалистик реализм агымына мөнәсәбәтле үзенчәлекләрне аерып куйган хәлдә, әдәбият галиме  Ә.Фәйзинең «яңа идеологиянең зыялылар тормышында чагылышын үзәккә куйган» (56 б.) «Флейталар» поэмасын, С.Хәкимнең «Тукайга багышланган шигърияткә эчтәлек һәм форма яңалыгы алып килгән» (57 б.) мәгъ лүм поэмаларын, «Совет фольклорын җыйнарга чынлап керешергә» мәкаләсен язып, либреттолар тәкъдим иткән М.Җәлил әсәрләрен анализлап һәм ассызыклап  үтә. Бөек Ватан сугышы чоры татар поэзиясен анализлап, Н.Йосыпова 1920 – 1930 елларда башланган яңарышның дәвам иттерелүе, сугыштан соңгы еллар татар поэзиясенең «ХХ гасырның алтмышынчы елларында булачак өченче «шартлауга» җирлек әзерләвен ассызыклый (86 б.). 

Фәнни монографиянең икенче бүлегендә 1960-1980 еллар татар поэзиясе эчтәлек һәм форма өлкәсендә эзләнүләр ноктасыннан бәяләнә. Н.Йосыпова киң җәмәгатьчелеккә классик әдипләребез Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт иҗатларына саллы нәзари бәя тәкьдим итә. Әйтергә кирәк, соңгы биш-җиде елда әдәбият гыйльмиятендә милли поэзиянең әлеге дәверенә академик Дания Заһидуллина тарафыннан әтрафлы анализ бирелде (Заһидуллина Д.Ф. 19601980 еллар татар әдәбияты: яңарыш мәйданнары һәм авангард эзләнүләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2015. – 383 б.). Нурфия Йосыпова әдәбият галимнәренең хезмәтләренә һәрдаим мөрәҗәгать итә, библиографиядә йөзгә якын фәнни хезмәткә сылтама бар. Монография авторы бу бүлектә остазлары, академиклар Тәлгат Галиуллин, Дания Заһидуллина хезмәтләреннән этәрелеп, яңа фәнни ачышлар, бу чор поэзиясен анализлауның үзенчәлекле юлын тәкъдим итә. Рус әдәбият ы галимнәре Ю.Богомолов, И.Кукулин, Н.Лейдерман, А.Бочарев һ.б.ның әдәбиятның бу дәверенә мөнәсәбәтле фикер-карашларын өйрәнеп, галимә милли поэзия безнең  гаҗәеп тирән үзенчәлекләрен, бөеклеген шигъри текстларны җентекләп анализлау аша ача. Профессор әдәби дәвернең яңалыгы хакындагы гыйльми карашларны үстерә, аерым берләрен кайта-кайта ассызыклый. Әйтик, Г.Афзалның гражданлык лирикасында активлашкан иҗтимагый тәнкыйтьнең Ф.Яруллин, Ш.Анак, Р.Мингалим, К.Сибгатуллин шигъриятендә күтәрелүе, Х.Туфан,  С.Баттал, Р.Фәйзуллин, Рәш.Әхмәтҗанов, Роб.Әхмәтҗанов, М.Әгъләмовларда көчле яңгырашы шигъри текстларны анализлап дәлилләнә. Галимә карашынча, «авангард эзләнүләр милли шигърияттә үзенә бер дәрт белән иҗатка килеп кергән «Р.Фәйзуллиннар буынын» бер дулкынга җыя»  (95 б.), «бу буын бердән, С.Рәмиев, Дәрдемәнд иҗаты традицияләрен үстерсә, икенче яктан, милли шигърияткә рус поэзиясенең, «шаулы эстрада» вәкилләре иҗатының йогынтысы көчәя» (96 б.). Күпсанлы шигъ ри текстларга филологик анализ бирү барышында Н.Йосыпова «сабыр лиризмга, төгәл ритмикага  беренчеләрдән булып өстенлек бирә башлаган Г.Рәхим, соңрак кушылган «салмак лириклар» Р.Мингалим, Р.Гаташ, Зөлфәт, С.Хәким, Г.Зәйнашева, К.Булатова, К.Сибгатуллин  һ.б. шигъриятләрендә тематик төрлелек, «фольклор стиле», «халык авыз иҗатыннан килгән образларны, мотивларны файдалану» (98 б.) хакында нәтиҗә ясый. Галимә романтик поэзия, фәлсәфи лирика, интеллектуаль шигъриятнең үсешен бер эзлеклелектә карый. С.Сөләйманова,  Ш.Анак, Ә.Баянов һәм классикларыбыз Зөлфәт, Р.Фәйзуллин  һ.б. иҗаты аша эчтәлек һәм форма өлкәсендәге эзләнүләрне аерып куя, дәлилли. Т.Галиуллин карашларын үстереп, Н.Йосыпова «Х.Туфан шигърияте 1960-1980 еллар әдәбиятында салмак лирика агымының төп үзенчәлекләрен билгеләүче иҗат» (126 б.) дип ассызыклап куя. Д.Заһидуллина фикерләрен дәвам итеп, галимә С.Хәким поэзиясендә «туган җирне изгеләштерү, мифлаштыру тенденциясен» (131 б.) күрсәтә, әдипнең  тәнкыйди-публицистик мирасының кыйммәтен «әдәбият тарихында тирән эз калдырган шагыйрьләр мирасын барлау, әдәби процесска керткән өлешен тәгаенләп кую» (138 б.) дип тамгалап куя. Д.Заһидуллина, А.Даутов карашларын үстереп, Н.Йосыпова И.Юзеев шигъриятендә «кешенең Яшәешне һәм үз-үзен танып белүе, кеше гомеренең кыйммәте, кеше язмышы, яшәү мәгънәсе хакында фикерләр әйдәп баруы» (157 б.) турында нәтиҗә ясый. Р.Харисның интеллектуаль поэзиясен анализлап, шагыйрьнең татар шигъриятен яңа сыйфатлар белән баетуын дәлилли. Р.Фәйзуллинның «көнчыгыш әдәби үзенчәлекләрен иҗади үзләштереп, татар әдәби җирлегенә «яраклаштыруы», шагыйрьнең иҗади ачышлары «әдәби традицияләрнең үсешенә, фәлсәфә тирәнәюгә һәм әдәбиятара мәдәни диалогның көчәюенә дә көчле йогынты ясый» (192 б.) дигән нәтиҗәгә килә. Галимә М.Әгъләмов иҗатында яңа караш, яңа анализ юлы тәкъдим итеп, әдип шигъриятендә «милләт язмышы – шәхес язмышы – шагыйрь язмышы чылбыры»н (210 б.) аерып куя, әдипне «шигърияттә алдагы буыннарга иҗади тәҗрибәләр ясау мәйданын, чын мәгънәсендә шигъри мәктәбен калдыра» (216 б.) дип күтәрә, лаеклы төстә данлый. Зөлфәт шигъриятенә анализ белән танышканнан соң, галимәнең фикер-карашлары тирәнлеген Зөлфәтнең бер шигъри тезмәсен үзгәртеп, «Фәнни сүзем минем – саф тылсымым» дип бәялисе килә: «Үз кичерешләре аша халык язмышын җиткерә алган, милләтенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылган, кешелекнең имгәнгән яшәеш кануннарын савыктыру омтылышы белән янган шигърияте Зөлфәтнең үз мәсләгенә тугры калуын раслый» (243 б.). 

Китапның өченче бүлеге «1980 – 2000 елларда татар поэзиясе: шигъриятне яңарту юлында эзләнүләр» дип исемләнә. Әдәбият галиме Нурфия Йосыпова милли поэзия мәйданына алтмышынчы елларда килеп кергән мәгърур буынның 1980 – 2000 еллар аралыгында да сайлаган кыйблага – шигъриятне «эчтәлек һәм форма ягыннан тирәнәйтүгә, яңарыш тенденцияләренә» (277 б.) тугры калуын, алар алып кергән яңарышның «ХХ йөз башында булачак әдәби-сәнгати, фәлсәфи эзләнүләргә ныклы нигез салуын» дәлилли (278 б.).

Әдәбият гыйльмияте тарихында яңа сүз булып танылачак фәнни монографиянең дәвамы буларак, галимәнең гаҗәеп талантлы хәзерге буын шагыйрьләр, аерым алганда, Лилия Гыйбадуллина, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов һ.б. иҗатлары хакында фәнни-гыйльми сүзен ишетәсе килә.   

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: