Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

ЧЫТЫРМАНЛЫКТА БАР ДА ТӘРТИП

(Марсель Галиевның «Чытырманлыкта» тәрҗемәләр җыентыгына күзәтү)

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевның «Чытырманлыкта» (Татарстан китап нәшрияты, 2023) дигән яңа китабы басылып чыкты. Җыентыкка язучы төрле елларда тәрҗемә иткән әсәрләр тупланган. Аерым алганда, китапка рус әдәбияты классигы Максим Горький, япон әдәбияты классигы Рюноскэ Акөтәгава, озак еллар Казанда яшәгән этнограф, табиб, тарихчы, немец Карл Фукс һәм аның хатыны, шагыйрә Александра Фукс, калмык тарихчысы Әренҗән Карадауан, XV гасыр испан сәяхәтчесе, дипломат, язучы, тарихчы Руй Гонсалес де Клавихоның әсәрләре, очерклары, мемуарлары кергән. Эчтәлеккә күз салуга укучыда сорау туарга мөмкин, һәм ул табигый да: тәрҗемәче төрле дәвердә, төрле кыйтгаларда яшәгән бу шәхесләрне бер басмага туплаганда, ниндирәк мантыйкка таянды икән?

Марсель Галиевның иҗаты белән таныш укучылар аның татар рухын квантлар дәрәҗәсендә өйрәнгән язучы икәнен белә, ул һәрбер әсәрендә милли рух дигән үтә дә нечкә материя белән эш итә, шуңа күрә бу җыентыкка кергән тәрҗемәләрнең дә татарлыкка теге яки бу яклап кагылышы барлыгына шик юк. Бу әсәрләрнең күбесе рус телендә кат-кат басылып чыкса да, язучының аларны татар укучысына туган телендә тәкъдим итүенең үзенә бер хикмәте бар. Марсель Галиев – ана теленең дәвалау сәләте барлыгына нык инанган шәхес. Үзенең «Туган тел сихәте» дигән эссесында ул болай дип язган иде: «Туган тел шифасы... Туган тел дәвасы... Туган тел сихәте... – бу гаҗәеп сер, әлегә өйрәнелмәгән могҗиза. 

Туган телеңдә иркен-рәхәт сөйләшү – үз тавышың белән үзеңне дәвалау ул. Сөйләм теленең моңы, аерым сүзләр яңгырашы, нәзберек тән күзәнәкләрен тибрәндереп, бөтен вөҗүдеңә тигез тарала. Ана сөте белән кергән телнең көйле агышы тәнеңне сугарып торган су хәтеренә, кан хәтеренә, җан хәтеренә сеңеп, гомерлек хасиятеңә әверелә». Димәк, Марсель ага чит мәдәниятне дә ана телендә үзләштерүнең нәтиҗәлерәк булуына ышана.

Инде китапның эчтәлегенә килик. Китапның саллы гына өлеше Максим Горькийга багышлана. 1868 елда Түбән Новгородта туып, 1884 елда университетка укырга керү нияте белән Казанга килгән Алексей Пешков – киләчәктә бөек әдип Максим Горький – Марсель Галиевның яраткан язучысы. Ул без «Давыл хәбәрчесе» дип белгән Горький турында сәгатьләр буе сөйли ала, аның тормыш юлын һәм иҗатын яттан белә. Совет идеологиясенә корал буларак уйлап чыгарылган социалистик реализм дигән иҗат юнәлешеннән ваз кичкәч, яңа заманның әдәбият тарихы аның авторы Максим Горькийның әсәрләрен дә китап киштәләренең тузан баса торганрак урынына этеп куйды. Китап кибетләрендә Горький исеме Толстой, Достоевскийларга караганда, күпкә сирәк очрый хәзер. Максим  Горькийны тарих чоңгылында оныттырырга ашыкмыйк әле, ди Марсель Галиев. Тәрҗемәгә кереш сүзендә ул аны бүген дә дөньяви бөек әдип дип бәяли: «Аның йөзләгән телләрдә өч йөз миллион данәгә якын китабы басылган. Искиткеч бай әдәби мирасы – кешелеккә калдырган үзе бер пирамида. <…> Лев Толстойдан соң рус әдәбиятының «алтын дәвер» капкасын ябып, мәңгелек кыйбласына юл алган олуг әдип ул... Капканың бу ягында исә бүтән үлчәмдәге эпоха нәүмиз торып калды...» Шунда ук әлеге дөньяви бөек әдипнең татарлар турында әйткән сүзләрен дә китерә: «Китаптан туеп, моңсуланган чакларда Татар Бистәсенә барасым килә иде. Анда ниндидер үзгә, бертөрле, пөхтә тормыш бара, анда эчкерсез, ягымлы, рус телен мәзәк итеп бозып сөйләшүче кешеләр яши; кичләрен мөәзиннәре, биек манарадан моңлы көй сузып, мәчеткә чакыра. Минем уемча, татарларның яшәү рәвеше бөтенләй бүтәнчә корылган, мин белгән, миңа куаныч китермәгән тормыштан нык аерылып тора иде». Һәм ул  Горькийның замандашлары – күренекле рус язучылары Лев Толстой, Антон Чехов, данлыклы меценат, мануфактурачы Савва Морозов турындагы язмаларының тәрҗемәләрен бирә. Марсель Галиев үзе дә замандашлары турында калын-калын китаплар язган әдип буларак, аны Горькийның нәкъ шушы юнәлештәге иҗаты кызыксындыруы гаҗәп түгел. Ул гүя «менә болай итеп тә язып була истәлекләрне», дип искәртә. 

Алга таба китапка яңа заман япон әдәбияты классигы Рюноскэ Акөтәгаваның «Чытырманлыкта» дигән хикәясе кергән. Башка тәрҗемәләр арасында әлеге новелла гына – матур әдәбият әсәре. Классикага хас булганча, ул бүген дә актуальлеген югалтмаган. Хикәя җиде өлештән торган фабуласы, авторның позиция белдермәве ягыннан гына үзенчәлекле түгел, ул укучыны хакыйкать проблемасына яңа ноктадан карарга этәрә. 

Самурай Канадзава Такэхироның чытырманлыкта мәете табыла. Судта шаһитлар да, үтерүдә шикләнелгән юлбасар да, самурайның юлбасар тарафыннан мәсхәрәләнеп, гыйбадәтханәгә тәүбә итәргә килгән хатыны Масаго да самурайны мин үтердем дип таный. Алай гына да түгел, спиритик сеанста рухы чакырып кайтарылган мәрхүм Такэхиро үземне үзем үтердем, ди. 

Без «хакыйкать берәү генә була» дигән катгый императив системасында яшәргә ияләшкән. Рюноскэ Акөтәгава тәкъдим иткән субъектив дөреслекләрнең һәркайсы ышандыра: гыйбадәтханәгә тәүбә итәргә килгән кешедән дә ихласрак кеше була аламы? Ә инде спиритик сеанста теге дөньядан чакырып кайтарылган Такэхиро рухы ялганлый аламы? Бу җинаятьтә ялганлау юлбасарның гына гомерен саклап кала ала, ул «мин үтермәдем!» дип, аяк терәп каршы торырга тиеш кебек, әмма ул, киресенчә, җинаятен таный. Кыскасы, Акөтәгава 1921 елда Эйнштейн артыннан ук «ике икең – дүрт түгел»легенә, чынбарлыкның да күп үлчәмле булуына ишарә итә. Әлеге модернистик модель бүген «кем алдан сөйләсә, кем катырак кычкырса – шуныкы дөрес» дип яшәүчеләрне дә шикләнергә өйрәтә. 

Карл Фукс тәрҗемәләренә кагылганчы, милли дөнья моделе турында, аның үз/чит бинар оппозициясенә таянуын әйтеп китү урынлы булыр. «Үз/чит» дихотомиясе милли яшәешнең һәрбер катламына кагыла, шуңа да чит мәдәният кешесе белән аралаша башлауга үзара мөнәсәбәтләрдә шундук чикләр сызыла. Үзең турында күбрәк беләсең килсә, читләр әйткәнне тыңлыйсың. Гадәттә, үзең турында барысы да билгеле, аңлаешлы тоела. Ә менә чит кеше әйткән шундук сагайта, уйланырга этәрә. 1805 елда Казанга килеп төпләнеп, гомеренең ахырына кадәр шунда яшәгән алман галиме, табиб, табигать фәннәре белгече, төбәк тарихын өйрәнүче, нумизмат, журналист Карл Фукс – бөтенләе белән чит мәдәният кешесе. Нәкъ менә ул XIX гасырда әле үз дөньясына бикләнеп яшәгән Казан татарлары турында иң күп этнографик мәгълүматны теркәп калдырган һәм шуның белән татар халкына үз кеше булып киткән  шәхес. Китапка Карл Фуксның «Казан татарлары: статистик һәм этнографик җәһәттән», Рамазан, Корбан, Бәйрәм хөтбәсе, Сабан, Җыен бәйрәмнәре, мәдрәсәләр турындагы очерклары, «Татарларда чит ил кунакларын кабул итү», «Кыргыз ханы Җиһангирның Казанга килүе», «Казаннан мордваларга сәяхәт» мәкаләләренең татарчага тәрҗемәләре кергән. Фукс тәрҗемәләренә кереш сүзендә Марсель Галиев галимнең Казан ханлыгы һәм Иван Грозный чорына караган кыйммәтле архив документларының күчермәсен булдырырга тырышып йөрүен искә төшерә. Ни кызганыч, 1842 елның 24 августында шәһәрдә коточкыч зур янгын чыгып, ул документларны юк итә, Фукс үзенең коллекцияләр салынган сандыкларын гына коткарып кала ала. Әмма татар тарихындагы бик күп ертыкларга җөй салырга ярдәм итәрдәй ул хәзинәнең дә бүген күп өлеше юк инде. «Ике гасыр дәвамында буйсындырылып, руслар арасына сибелгәч тә, гел үзайры яшәгән кебек, гореф-гадәтен, йолаларын, горурлыгын саклап кала алган гаҗәеп халык бу!» дип язып калдырган Карл Фуксның үз исемендәге бакчасында һәйкәле бар да элек Поперечно-Тихвинск дип йөртелгән урамга аның исеме бирелгән. Шулай ук Иске Татар бистәсенең төньягында Мәскәү һәм Г.Камал урамнары кисешкән урында ул яшәгән йортта тактаташ эленгән. Ә Фукс бөртекләп язып калдырган истәлекләрне укырга кирәк. Үзебез турында күбрәк белер һәм горурланыр, ә кайчагында гыйбрәт алыр өчен. 

Карл Фуксның хатыны Александра Фукс шагыйрә була. Ул Петербург дамалары кебек Казанда салон тота, әдәбият әһелләре Фукс йортына җыела. 1833 елның сентябрендә А.С.Пушкин Казанга килә, ул да Александра Андреевнаның кунагы була. Китапка Фукс җәмәгатенең Пушкин турындагы хатирәләре кергән. 

Әлбәттә, алдагы тәрҗемә дә Казан белән бәйле. Аның авторы – калмык халкының асыл улы, тарихчы Әренҗән Карадауан – 1910 елда  Казан университетының медицина факультетына дүртенче курска укырга килә. 1919 елдан революция сәбәпле, Югославиядә мөһаҗирлектә яшәргә мәҗбүр булган Карадауан табиб һөнәрен ташлап, тарих белән кызыксына башлый һәм совет кешесенә билгеле булмаган, чит телдәге чыганакларны өйрәнеп, Чыңгыз ханның үлеменә 700 ел тулуга багышлап, монография яза, әлеге китапка аның шушы хезмәтеннән өзекләр кергән. «Тарихны эзлекле өйрәнү өчен аның чишмә башына төшәргә, тәүге чирканчык алып, ата-бабалар үткән шанлы-канлы гасырларны дисбе кебек бер җепкә тезеп карый белү сорала. <…> Безнең тарихи чишмәбезнең бер тармагында мәһабәт кыя булып, Чыңгыз хан, аның варислары, баһадирлар тора. Алар әмереннән дөнья, гасырлар хәрәкәткә килгән. Шуны белми торып, без меңәр еллык тарихыбызны гадел аңлау һәм төпле кабул итү биеклегенә ирешә алмаячакбыз», дип яза тәрҗемәгә кереш сүзендә Марсель Галиев. Китапка кергән соңгы тәрҗемә әсәре – испан сәяхәтчесе Руй Гонсалес де Клавихоның юлъязмасы да шушы мантыйкка нигезләнгән. Тарихыбызга читләр бәһасен дә тыңлап карыйк, ди әдип. Клавихоның язмасы Тимербәк (Тимерләнг) әмирнең ил-йортына сәяхәт көндәлеге формасында бәян ителгән, Марсель Галиевның зәрканнарча осталыгы белән тәрҗемә ителгән.

Шул рәвешле «Чытырманлыкта» җыентыгына тәрҗемәче Марсель Галиев татар укучысына кадерле һәм файдалы булырдай язмаларны гына туплаган,  аларның ана телебездә яңгыравы да – олы әдиптән зур бүләк. 

 

"КУ" 10,2023

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев