Бубыйлар иленнән...

«Кыямәт көнне, җаннарыбыз кубарылып, күккә ашарга тиешле мизгелдә,

дөньялыкта кылган яхшы-яман эшләребез мәхшәр мәйданында Мизан тарафыннан

үлчәнгәндә, Гамәл дәфтәренә теркәлгән тузан кадәр яхшылык та, тузан бөртегедәй

явызлык та читтә калмас», ди Роза Мулланурованың бер герое. «Гамәл дәфтәре»

хикәясенең генә түгел, китапларның бисмилласы кебек яңгыраган бу сүзләр – автор

иҗатының төп аһәңен, әхлакый нигезен тәшкил итә.

Роза Мулланурова-Камалетдинованың «Ялгыз каеннан да ялгыз», «Җан сөенече»

(Татарстан китап нәшрияты) исемле китапларына иллегә якын хикәя кергән. Бу

хикәяләрнең күбесендә кеше язмышы табигать белән бәйләп бирелә. Туган җиргә, аның

гүзәллегенә мәдхия җырлау укучыда сакчыллык, мәрхәмәт хисләре, кешелеклелек

сыйфатлары тәрбияли. Табигатьнең гүзәл аймаклары, урман-сулары, җырчы кошлары

белән сөйләшү, хозурлану, алардан рәхәтлек, ләззәт алу, гомумән, кешеләр белән

җир-күк арасындагы бәйләнеш гаҗәп дәрәҗәдә мөкәммәл, сихәтле итеп сурәтләнә.

«Тәлгәш-тәлгәш ак чәчәк аткан, бал сөрткәндәй хуш исле баланлык; томан астында

җәйрәп яткан уҗым басуы, чәчәкле тугайлар; эре, тере сыман күпереп, бөдрәләнеп

торган күгелҗем-зәңгәр таҗларыннан хушбуй исе бөркүче сиреньнәр; ай нурына

коенган ишегалды; сандугачлы таңда туган мәхәббәт; көрпә кар; көмешкүл...» Ягымлы,

тәмле телле геройлары аша автор үзе ассызыклап әйттергәнчә: «Туган җирнең исе

бүтән, туган җир исе сеңгән моң да бүтән!..» Шунысы кыйммәт: язучы бу нәтиҗәгә,

ягъни үзе ышанганга укучыны да ышандыра ала.

Роза Мулланурованың хисси нечкә күңеле «Кышкы талпыну» хикәясендә бөтен

тулылыгы, бөтен нәфислеге белән ачыла кебек. Әсәрдә Зәрия исемле ханым Яңа ел

алдыннан Казан базарында каз эзли. Шунда ул ылыс сагызы исе аңкып торган, карлы

сукмакларга әрдәнә-әрдәнә итеп өелгән нәни чыршылар янына туктала. «Башларын

күккә чөеп үсәсе дә, үсәсе иде бит, сыкранып сыкылы юлда ятасы түгел. Каян чыга

диген бер кирәкмәгән шаукым? «Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә», дип

җырлар өченме?.. Бер көнлек куаныч, иң күбе – бер атналыктыр. Ылысы коела

башлауга ук кирәксезгә чыга урман сылуы, чүплеккә озатыла.

Табигатьтә колач җитмәс агачларның да, әле күзен дә ачмаган чәчәкләрнең дә тере

булуы турындагы уйларына күмелеп, дуслары чакырган авылга Яңа елны каршыларга

кунакка бара Зәрия. «Татарда кадерле кунак сые – мунча. Син чабынып чыкканчы

хуҗабыз да кайтып җитәр» дип, чәйләп алуга ук мунчага озаталар аны. Шул вакытта

гына ул, башлангыч классларда укыганда, озын кара толымнарын сүтеп, тарткалап

йөргән сабакташы Рафис Хафизовларда икәнлеген аңлый. Рафис-нәфис дип үртәп

йөртелгән егет – хәзер шушы авылның җитәкчесе икән. Аның җаны-тәне белән эшкә

бирелгәнлеге, авылдашлары арасында абруеның зурлыгы, туган ягы басуларында

мул уңыш үстерүе, тирә-юньнең һәр куак, һәр җан иясенә миһербанлы мөгамәләсе,

халык белән бербөтен булып яшәве сүз сөрешендә сизелеп тора. Ә инде Зәрия белән

юлларының аерылуы өченче класста укыганда, өлкәннәр арасында килеп чыккан

кечкенә генә күңелсезлек аркасында була. Зәрияләр гаиләсе күченеп китә. Шулай

итеп, балачакның бер-берсенә тартылган ефәк җебе өзелә.

Зәрия юынган арада Рафис та эшеннән кайтып җиткән икән. Ул инде: «Җәмәгать,

кузгалыйк! Кыш бабай капка кага! Урамда чыршы көтә. Әнә утларын кабызган...» –

дип, кунакларын урамга чакыра. Киереп ачкан тәрәзәдән башта саф һава, аннан чыршы

тирәли чыр-чу килеп бии-бии әйләнгән балаларның шат авазлары кереп тула: «Яшел

чыршы, басып торчы бакча түрендә!..»

Хикәя шулкадәр оста итеп үрелгән, шулкадәр хатын-кыз назы белән чигелгән ки,

ирексездән, үзеңнең әкияти бер гүзәл дөньяга чумуыңны сизми дә каласың. Зәрия

белән Рафисның очрашуы – укучыда сөенеч хисләре уята. Бактың исә, аларның

балалык самимилегенә төренеп, бер-берсенә омтылуы бөредә генә калган. Ә рухи

дөньяларының бер-берсенә тартылуы һәр икесенең дә күңелләре изге уйлар белән

сугарылуыннан. Сабый чактан ук туган як табигатенә гашыйк булып үскәнгә, тирә-юнь

мохитне кайгыртып, торган-яшәгән җирләрен гөл-чәчәккә төреп, кешелек дөньясын

яктыртып яшәү аларның төп максатлары булып кала.

Олыны олы, кечене кече итә белү, ата хакы, ир хакы, күрше хакы кебек кануннар,

милли гореф-гадәтләр, нәсел-нәсәбеңә ихтирам – Роза Мулланурова хикәяләрендә

һәрвакыт зур кыйммәткә ия. Гомумән, иманлы тәрбия аның иҗатында алгы планга

чыга. Һәм болар барысы да авторның дөнья күргән, ачысын да, төчесен дә татыган

хатын-кыз, олы йөрәкле Ана, тәҗрибәле каләм әһеле икәнлеген исбатлап тора.

Җан җылысы турында әйтә башлаган сүзебезне дәвам итсәк, авторның җан, йөрәк

җылысы (әдәби әсәр ансыз була да алмый) һәр әсәренә сеңгән. Төрле әсәрдә төрле

төсмер, төрле чагылыш табып. Әйтик, җанның ачыргаланып өзгәләнүе, эчтән януы,

тавышсыз сыкрануы... Гомумән, Роза «җан» сүзен еш куллана. Ул аның һәр образына

диярлек үтеп кергән...

 

Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 3 санында (2020 ел) укырга мөмкин.

 

"КУ" 3, 2020

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: