БЕР ЙОМАРЛАМ ЯКТЫЛЫК
Хикәяләр төрле булырга тиеш! Бу антология төрле йогынтылар кичергән, төрле агымнары булган үзенчәлекле төрек хикәясенең бөтен серләрен ачып ук бетермәс… Шулай да тану-таныштыру юлында беренче ныклы адым булыр, иншалла.
Төрек әдәбияты гаять бай, аның чишмә башы ерак гасырларда калган. Ул – безнең уртак мирас. Әмма дәүләтчелеген югалтмаган бердән-бер төрки кавемнең
Госманлы дәверендәге әдәби мирасы да бик зур, һәм ул борынгы архивларда, китапханәләрдә чагыштырмача яхшы сакланган. Татарлар элек-электән
кардәшләр каләменнән төшкән әдәби әсәрләр белән танышып барырга тырышкан. Чөнки хакимияткә большевиклар килгәнче үзара
багланышларыбыз туганнарча нык булган, һәм зыялылар тарафыннан хәтта бер мәдәният буларак кабул ителгән. Мәсәлән, төрек милли үзаңына биниһая йогынты ясаган «Түрк йорты» журналының төп оештыручысы, нашире Йосыф Акчураны искә төшерик. Аңа бу эштә акчалата ярдәмне татар байлары (мәсәлән, Хөсәеневләр) күрсәтә. Бу чорларда татарның укымышлы затлары төрек әсәрләрен тәрҗемәсез укый алган. Әдәби телләрнең ул чактагы гарәп-фарсы
алынмаларына нигезләнгән якынлыгы, татар мәдрәсәләрендә төрек теле укытылу, мәдәни багланышлар моңа җирлек булып торган. Бөек Тукаебызның
беренче шигырьләре, гомумән, госманлы төрек телендә язылган диярлек. Аның төрек телендә саллы шигырьләр җыентыгын әзерләгәндә
(Фатиһ Кутлу, Али Акбаш), аларны, гомумән, тәрҗемә итеп-чәвереп торуның кирәге булмады.
Егерменче гасырның утызынчы елларыннан соң безнең багланышлар тәмам өзелде. Күп т ат ар зыялыларын, «төрек шпионы» дип гаепләп, юкка чыгардылар, зинданга салдылар. Сталин үлгәч, азмы-күпме «җепшеклек» килгәч, без инде төрек әдәбияты белән русчага тәрҗемәләр аша таныша башладык.
XX гасыр ахырларына кадәр бу танышлык Рәшат Нури Гүнтәкин, Назыйм Хикмәт, Азиз Нәсин кебек берничә язучы исеме белән чикләнде. Аннан соңгы дәвердә Орхан Памук, Зүлфү Леванали, Әлиф Шәфакъ исемнәре ишетелде. Ишетелү, әлбәттә, татар телендә түгел –бу язучыларның да кайбер әсәрләрен без, асылда, рус телендә укыдык. Шулай да Гүнтәкиннең «Чалы кошы» романы, совет заманында ук татар теленә тәрҗемә ителеп, халкыбызның яраткан әсәренә әверелгән иде. Орхан Памукның «Минем исемем Кызыл» романының татар телендә сәхнәләштерелүен һәм сирәк-мирәк, нигездә, рус теле аша тәрҗемә ителгән
хикәя-шигырьләрне исәпкә алмаганда, татарларның төрек әдәбияты белән танышу мөмкинлеге бик булмады.
XX гасыр башы белән чагыштырганда, телләрнең бер-берсеннән шактый ерагаюы, туксанынчы елларга кадәр бәйләнешләрнең бөтенләй өзелүе бу
видагълыкның җитди сәбәпләре иде. Бүгенге көндә инде әдәбиятларны тану һәм таныту һич тә тәрҗемәсез булмый.
Әлбәттә, мин, хикәя укырга (һәм язарга да!) яратучы зат буларак, карендәш төрекләрдә хикәяләрнең нинди өслүбтә язылуы, аларда нинди хикәя
осталары булуы турында яшьтән үк кызыксындым. Хәзерге заман төрек хикәясенең башында торган Сабахетдин Али, Сәит Фаик Абасыянык әсәрләре мине сокландырды һәм алга таба минем иҗатыма да тәэсир итте. Бу язучыларның «кечкенә кеше» тормыш-көнкүрешен нечкә психологизм белән тасвирлавы, шагыйранә язу алымы бер генә әдәбият сөючене дә битараф калдырмый, мөгаен. Бүгенге төрек әдәбиятында аларның дәвамчылары бик күп. Ләкин дәвам итү – бер нәрсә, иң мөһиме – ниндидер яңалык алып килү, үзенчәлегең булу. Без нәшер иткән шушы «Хәзерге заман төрек хикәясе антологиясе» төрек хикәясен
танудагы бушлыкны тутыру һәм куелган сорауга (нинди ул бүгенге төрек хикәясе?) җавап эзләү максатында әзерләнде. Әлеге зур әдәбияттан XX
гасыр ахыры – XXI гасырның беренче чирегендә иҗат ителгән хикәяләр, темалар төрлелегенә, хикәяләрнең сюжет үзенчәлекләренә аерым игътибар итеп, җентекләп сайлап алынды. Үткән гасыр ахырында әдәби вазгыятьне күзаллау максатында бер-ике генә олырак буын язучысына (Мустафа Кутлу, Бурһан Гүнәл, Нәдим Гүрсәл) сүз биреп, нигездә, алтмышынчы- җитмешенче елларда туган язучыларның хикәяләре тупланды. Хикәя төренең әдәбият мәйданында тоткан юлын, юнәлешен күз алдына китерү өчен сиксәненче елларда туган берничә яшь язучының да (Әмин Гүрдамур, Айкут Әртугрул, Гүзидә Әртүрк, Онур Чалы)
иҗатына игътибар ителде.
Җыентыкка кергән утыз ике язучының утыз ике хикәясе төрек җәмгыятенең төрле яссылыкларын төрле яклап яктырта һәм аның шактый катлаулы булуын сиземләү мөмкинлеге бирә. Хикәяләрнең темалары да, күләмнәре дә төрле. Сүз уңаеннан: төрек әдәбиятында «повесть» төшенчәсе юк, хикәя генә бар,
һәм ул озын хикәя (ягъни, безнеңчә, бәян) белән кыска хикәягә аерыла. Антологиягә кергән хикәяләрдә тирән психологик кичерешләр, аталар һәм балалар мөнәсәбәте, гаилә мәсьәләләре, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре чагылыш тапкан. Хикәяләр тыныч, тигез сулыш белән язылган. Күбесендә якты буяуларт өстенлек итә. Әсәр каһарманнарының уй-гамьнәре укучыны да бөтереп ала, син шул дулкында яши башлыйсың. Тасвирланган вакыйга гына түгел,
беренче карашка күзгә ташланмаган әшьялар, мәгънә төсмерләре күңелне җәлеп итә. Әлеге хикәяләр белән танышу татар укучысы өчен дә, татар язучысы өчен дә кызыклы гына түгел, файдалы да булыр кебек. Соңгы вакытларда безнең татар укучысы фаҗигага корылган хикәяләргә ияләшә башлады. Антологиягә сайланган төрек хикәяләренең күпчелеге «хикәя елатырга, тетрәндерергә тиеш» дигән ялгыш фикерне чәлпәрәмә китерә, аларның байтагын укып чыккач, күңелдә бер йомарлам яктылык калганын тоясың.
Хикәяләр төрле булырга тиеш!
Бу антология төрле йогынтылар кичергән, төрле агымнары булган үзенчәлекле төрек хикәясенең бөтен серләрен ачып ук бетермәс… Шулай да тану-таныштыру юлында беренче ныклы адым булыр, иншалла.
«КУ» 06, 2025
Фото:архив
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев