Логотип Казан Утлары
Китап күзәтү

«АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ» ИСЕМЛЕ ФӘННИ-ПОПУЛЯР ҖЫЕНТЫККА БӘЯЛӘМӘ

«Аяз Гыйләҗев» фәнни-популяр җыентыгы – татар әдәбиятын дөнья әдәбияты мәйданында танытуны гыйльми тормышының кыйбласы иткән галимәнең чираттагы хезмәт җимеше.

Татарстанның халык язучысы, Татарстан АССРның Г.Тукай һәм РСФСРның М.Горький исемендәге дәүләт бүләкләре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый һәм С.Рәфыйков исемендәге әдәби премияләре иясе, Татарстан, Россиянең атказанган cәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевнең (1928– 2002) әдәби һәм публицистик иҗаты татар әдәбият гыйльмиятенең, тәнкыйтьнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Соңгы өч дистә елда язучының күпкатламлы иҗади мирасын өйрәнүгә, дөнья әдәбияты мәйда-нында танытуга, әсәрләре хакындагы төрле дәвердәге әдәби тәнкыйтьне туплауга, классик иҗатны концептуаль якын килеп бәяләүгә әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова керткән өлеш бәһаләп бетергесез. Аяз Гыйләҗевнең шәхси архивында эшләү нәтиҗәсендә галимә тарафыннан язучының яңа академик алты томлыгы төзелде. Иҗади мирас рус, инглиз, төрек, венгр, хакас телләрендә дөнья күрде, драматургиясе аерым төрки халыкларның сәхнәләрендә беренче тапкыр тәкьдим ителде. Галимә татар әдибенең дөнья әдәбияты үсешенә керткән өлешен нигезләп, күпсанлы гыйльми хезмәтләр бастырды. Язучы аралашкан дөньякүләм мәгълүм иҗат әһелләре белән элемтә урнаштырып, М.Хәбетдинова венгр әдибе Арпад Галгоцины татар әдәби-мәдәни мохитендә танытты. Сәясәтчеләр, күпсанлы зыялылар, язучының гаиләсе истә-лекләрен барлап, фәнни җәмәгатьчелек алдында даими чыгышлар ясап килде. 

«Аяз Гыйләҗев» фәнни-популяр җыентыгы – татар әдәбиятын дөнья әдәбияты мәйданында танытуны гыйльми тормышының кыйбласы иткән галимәнең чираттагы хезмәт җимеше. 

Кереш сүзендә М.Хәбетдинова җыентыкны төзү максатын укучыга мөрәҗәгатендә аермачык белдерә: «А.Гыйләҗев – талантлы әдип кенә түгел, намуслы гомер кичергән милләт хадиме дә. Кадерле укучы! Китапны кулга алуга татарның әдәби мирасына зур өлеш керткән язучыны искә ал, хөрмәтлә, укып ләззәтлән!» 

Җыентыкны Аяз Гыйләҗевнең автобиографик язмалары ачып җибәрә. Биредә әдипнең 1972 елдан башлап 2000 еллар аралыгында иҗат ителгән тугыз язмасы туплап бирелгән. Беренче 1972 елгы «Үзем турында үзем» язмасында әдип үз иҗатының кыйбласын атый: «Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт – менә ул язучының үзгәрмәс кыйблалары! Тормыш шартлары, яшәү күренешләре көнләп-сәгатьләп үзгәреп торса да, бу бөек төшенчәләр мәңгелек, һәм шушы мәңгелеккә тугры кешеләр генә үзгәрешләрне халык белән бергә сиземли алалар». 1984–1989 еллар аралыгында язылган «Яра» повестеннан алынган «Үзем» бүлеге – җыентыктагы беренче бүлекне йомгаклап килгән кайма – әдипнең сайлаган кыйбласына тугрылыгын дәлилләү өчен урнаштырыла: «Мәңгелек – безнең изге җиребез, зәңгәр планетабыз. Мәңгелек – безнең зәңгәр күгебез, мәңгелек нурлы кояш, ягымлы-ягымлы ай, гомеребезне бизәп, бәйрәм ясап балкыган сансыз-исәпсез йолдызлар. Иделебез, сыгылмалы матур телебез, моңыбыз, Тукай, Сәйдәш... Безнең күңелләргә Бетховен, Шаляпин, Григлар да иркен керә, океан-диңгезләр, елга-дәрьялар, Кавказ-Кырым таулары да сыя, алар да синеке, син – кеше, синең күңелең күпне тели, күпне үз итә ала. Җан диләр, йөрәк диләр, татар халкы шулар уртасына Күңел дигән серле дәрья урнаштырган. Кеше Күңеле күзгә күренми, барлыгы беленми, әмма ул бар. Күңел кеше белән бергә туа, бергә ярала, әле ул буш була, тора-бара, тормыш тәҗрибәсе, хисләр, тәэсирләр, мәхәббәт белән байый».  Аяз Гыйләҗев татар әдәбиятын дөнья әдәбиятының аерылгысыз бер канаты итеп күрә, иҗади мирасны милләтне дөньякүләм танытуга йөз тоткан мәрҗән дип күзаллый. 

Икенче бүлектә язучының хатлары урын ала. Бүлеккә кереш итеп бирелгән «Хат – сәнгатьнең бер төре ул» исемле мәкаләсендә галимә хатларга әдипнең аерым әһәмият бирүен ассызыклый: «Хатларны саклау үтенече белән әдип якыннарына еш мөрәҗәгать иткән, ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, күп кенә язмалар юкка чыккан. Ә инде сакланып калганнары безгә язучының тәрҗемәи хәлен өйрәнергә, шул чорга хас булган сәяси-иҗтимагый вакыйгалар турында фикер тупларга ярдәм итә». Шунысы да игътибарга лаек, М.Хәбетдинова соңрак А.Гыйләҗевнең эчке халәте төшенкелеккә үзгәрүенә басым ясый, хатлардан китеп, көндәлек жанрына мөрәҗәгать итүен язучының үз сүзләренә таянып нигезли: «Туксан икедә хатларны нык киметтем, хисләрне бүлешерлек, уйларны уртак итәрлек, сер чишеп җиңеләйтерлек адәмнәр калмады. Уйларымны ялгызлар тыкрыгына алып кереп киттем дә караңгы күлгә – «көндәлекләргә» яшердем». 

Ике дистәдән артык хатлар әдипнең сөекле тормыш иптәше, гаиләсенә һәм ире сайлаган юлга тугры мөгаллимә Нәкыя Гыймадиева-Гыйләҗевага, хөр фикерле әдипләр, каләмдәшләре Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Якуб Зәнкиев, Нәҗип Әсәнбаевка, «Казан утлары» редакциясенә, тәрҗемәче Искәндәр Гыйззәтуллинга, тәнкыйтьче Мансур Вәлиевкә, милләтпәрвәр шәхесләргә адреслана. Хатларда – әдипнең йөрәгендәге милли гамь, тирән әрнү-сызланулары, шул чор әдәби-мәдәни барышына мөнәсәбәтле тәнкыйди фикерләре, бәясе урын алган. Хатларны бер төпләмгә туплау принцибын аңлату өчен язучының 1982 елны М.Вәлиевкә юлланган хаттан өзекне китерү җитә: «Бүгенгедән Тукай, Такташ, Җәлилләр белән янәшә куярлык күпме хәзинәбез калыр? Дөрес, китапларның язмышын, язучыларның көч-куәтен билгеләү хокукы киләчәккә бирелгән, әмма мәсьәләнең болай куелышы да безгә таләпчәнлекне йомшартырга хокук бирми, киресенчә, без әдәбиятыбызның үсеш югарылыгы өчен һәрчак сакта һәм көрәштә булырга бурычлы. Без исә соңгы вакытта таләпчәнлекне бик нык йомшарттык, үзебезнең әдәби мирасыбыз янәшәсенә заман сынауларын уза алмаслыгы бүгеннән үк мәгълүм булган байтак әсәрләрне куярга маташабыз, безгә хәзер Ф.Хөсни дә классик, Г.Минский да классик, гел очраклы кешеләргә бөек гражданиныбыз Г.Тукай исемен йөрткән бердәнбер премиябезне бирәбез, мактаулы чуар ярлыклар ябыштырабыз...» Әйтергә кирәк, галимә М.Хәбетдинованың әдип хатларын бәяләгән фәнни хезмәтләрендә иҗади мирасның бу тармагына тулы анализ тәкъдим ителә. 

Өченче бүлектә А.Гыйләҗевнең көндәлекләреннән өзекләр урын ала. Бүлеккә кереш вазифасын үтәгән «Уйларның төрмәсеннән котылу» ысулы» дип исемләнгән язмада китапны төзүче болай билгеләп үтә: «1992–1997 елларда көндәлек алып бару А.Гыйләҗевнең бурычына, кыйммәтле шәхси актына әверелә. Алга таба, авырып китү сәбәпле, әдип язмаларны мөстәкыйль рәвештә теркәп бара алмый башлый, һәм бу эш авырая». Бүлекнең башлам өлешендә галимә А.Гыйләҗевнең 1980 елны язылып, 2005 елны дөнья күргән «Мин шулай уйлыйм» мәкаләсен урнаштыра. Биредә 1960–1980 еллар әдәби барышында язучыны борчыган мәсьәләләр кабыргасы белән куела, туган әдәбиятларына киңрәк масштабта танылырга юл куймаган татар зыялылары, шул чордагы әдәби мохитнең чын милләтпәрвәр шәхеснең рухын җимерүгә йөз тотканлыгы фаш ителә: «Ничек исән калынган, дигәндә, Мәскәү коткарды. Мәскәү руслары, Мәскәү яһүдләре аралап калган, алар алга атларга көч биргән, дәрт өстәгән». 1992 елгы көндәлекләрдән өзекләрдә үзен «җирдәге хаклык өчен көрәшергә бурычлы санаган» әдипнең туксанынчы елларда урнашкан иҗтимагый шартларда, татар язучыларының рухи кыйблалары түбәнәйгәннән түбәнәя барган хәлдә әдәби-мәдәни барышның киләчәге өчен борчылуы үзәккә алынып тәкъдим ителә. 

Җыентыкның дүртенче бүлегендә Аяз Гыйләҗевнең сигез сандагы әдәби-тәнкыйть мәкаләсе урнаштырылган. Биредә иҗат кыйбласына тугры каләм иясенең әдәбиятның «халык күңеленә үтеп керү» тиешлеге принцибыннан чыгып чордашларының иҗатларына тәнкыйди бәясе урын ала. Татар әдәбияты, һичшиксез, дөньякүләм яңгыраш алырга хаклы да, тиеш тә: «Әдәбият, башка бик күп бурычлары белән беррәттән,  төрле-төрле халыкларны бер-берсенә якынайта, таныштыра, аларда дуслык, туганлык хисләре тәрбияли. Бу – аның иң изге бурычларының берсе. Һәм иң олы бурычларының берсе, дип тә өстәр идем мин. Әдәбиятның көчен бу өлкәдә һич бәяләп бетерерлек түгел. Әдәбият – шагыйрьләр, язучылар сүзе – илләр, чикләр аша үтә, дөньяның барлык почмакларына барып җитә. Димәк, әдәбият тормышыбызның гүзәл бер максатын – халыклар туганлыгына юл ачарга, аны ныгытырга тиеш». Бу җәһәттән, әдәби тәнкыйтьнең торгынлыгы, театр тәнкыйтьчеләренең үзәк матбугатка сирәк чыгулары, опера театры белән уртак тел таба алмау һ.б. күпсанлы проблемалар кабыргасы белән куела. Язучы һөнәренең бөтен нечкәлекләрен тоеп эш иткән классик әдип яшь язучыларга иҗатның  асыл серен уйдырып сала: «...язучы үзенең беренче ныклы адымнарыннан ук, беренче җитди сүзеннән үк тирә-ягына, халкына, җирдәшләренә, милләттәшләренә үткен, уйчан күз белән карарга өйрәнсен. Чөнки туган телне белү, аның кадерле җәүһәрләрен барлау, әсәрләрендә аны туплау, ныгытып калдыру – язучының төп бурычларыннан берсе». Беренче адымнарыннан ук әдәбиятка намуслы хезмәт иткән әдипләр рәтенә язучы  Ә.Еники, М.Әгъләмовларны кертүен әйтә. 

Җыеп әйткәндә, галимә М.Хәбетдинова кыю, хөр фикерле әдипнең рухи батырлыгын тасвирлаган материалның сөземтәсен бер җыентыкка туплый. Җәмәгатьчелеккә Сталинның төрмә-лагерьларын үз башыннан үткәргән татар әдибенең Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү» романы басылуга дөнья күргән «Җан авазы» исемле саллы мәкаләсе тәкъдим ителә. Чынлап та, А.Гыйләҗевне борчыган һәр проблема, нинди генә нечкә һәм четерекле булуына карамастан, публицистик язмаларында урын ала. Әйтик, җыентыктагы «Имән чикләвеге» мәкаләсендә әдип шагыйрь Хәсән Туфанның олылыгы алдында баш исә дә, күрми калырга ярамый торган хакыйкатьне билгеләп үтә: «Төрмә юлларын үткән, ничәмә-ничә ел «лаеш шулпасы эчкән» Туфанның чорыбызның бөек пәйгамбәре Александр Исаевич Солженицынга кизәнүен ни белән аңлатырга? Ул Солженицынны беренче сулышыннан ук танып алырга тиеш иде ләбаса?!» 

Бишенче бүлеккә урнаштырылган унбер хатирә – әдипнең рухи батырлыгын ул яшәгән дәвердә үк таныган һәм бәяләгән шәхесләрнең истәлекләре. Биредә Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев, галимә И.Андреева, язучылар Г.Ахунов, Р.Зәйдулла, Ш.Рәкыйпов, Р.Вәлиев,  А.Литвин, М.Галиев, Т.Галиуллин, Р.Мөхәммәдиев истәлекләрендә Аяз Гыйләҗевнең кулга алынуына сәбәп булган фактлар, әдипнең, М.Галиев теле белән әйткәндә, «Алласыз һәм тарихсыз татар прозасы вәкиле» булуга мөнәсәбәте, ниһаять, «каршылыклы фикерләрнең нык чәкәләшкән еллары»ндагы әдәбиятның чын йөзе ачыла. 

Алтынчы бүлектә тәкъдим ителгән биш документ – Нәкый Исәнбәтнең 1961 елны язылган Аяз Гыйләҗевне Язучылар берлегенә алу тиешлеген дәлилләгән мәкаләсе, 1963 елны Мәскәүдә «Дружба народов» журналы редакциясендә «Өч аршин җир» әсәре турында фикер алышу стенограммасы, 1976 елда Татарстан Язучылар берлегендә «Күзгә-күз» по
вестен тикшерү беркетмәсе, Мөхәммәт Мәһдиевнең әдип иҗаты хакындагы 1977 елгы телевизион чыгышы, венгр әдәбияты вәкиле, тәрҗемәче Арпад Галгоциның 2018 елгы әдип иҗатына багышланган конференциядәге чыгышы стенограммасы – фәнни җәмәгатьчелек һәм әдәбият сөючеләр өчен бәһаләп бетергесез кыйммәтле материал. 

Китапның соңгы бүлеге – татар әдәбиятын дөнья аренасында күрергә хыялланган әдипнең иҗади мирасы белән рухланып язылган Арпад Галгоци һәм татар шагыйрьләренең иҗат җимешләре, соңарган мәдхиясе, дияр идем. 

«Аяз Гыйләҗев» дип исемләнгән әлеге фәнни-популяр җыентык – милләт хадименең иҗади мирасына бөтен дөньяга сибелгән төрки телле әдәбиятчыларның игътибарын җәлеп итәчәк китап. Әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова Аяз Гыйләҗевнең васыятен – милли әдәбиятыбызны дөнья аренасында таныту хыялын тормышка ашыру өчен күпер эшләп, иҗади мирасның каймагын бер җыентыкка туплап, киң җәмәгатьчелеккә бөтенлекле, саллы хезмәт рәвешендә тәкъдим итүгә ирешкән.

 

"КУ" 12,2023

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев