Венера Ихсанованың Равил Фәйзуллинга язган хаты
Хөрмәтле Равил! Журнал әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре өчен «Үзем турында – үзем» дигән рубрика ачарга җыена. Редакция күздә тотканча, әлеге бүлек өчен дигән материаллар язучының яисә сәнгать остасының турыдан-туры үз иҗатына кагылырга тиеш.
12 октябрь, 1982 ел.
Хөрмәтле Равил!
Журнал әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре өчен «Үзем турында – үзем»
дигән рубрика ачарга җыена. Редакция күздә тотканча, әлеге бүлек өчен
дигән материаллар язучының яисә сәнгать остасының турыдан-туры үз
иҗатына кагылырга тиеш. Язучы, артист, композитор, рәссам булып китү
өчен тормыштагы нинди вакыйгалар, нинди фактлар тәэсир итте? Язучыга,
Сезнеңчә, нинди сыйфатлар бик мөһим булырга тиеш? Тормыш фактлары,
чынлыкта булган теге яки бу вакыйга әсәрегездә ничегрәк чагылыш тапты?
Иҗатыгызга кайсы останың тәэсире аеруча зур булды?
Әлеге сораулар якынча гына куелды. Язучының яисә сәнгать кешесенең
иҗат лабораториясен күзаллау өчен, әлбәттә, болар гына җитми. Шуңа күрә
үзегез кирәк дип санаган башка бик күп мәсьәләләргә тукталырга кирәктер.
Язмалар, иң беренче чиратта, укучыларыбызга коммунистик тәрбия бирүне,
аларның әдәби һәм сәнгати зәвыгын үстерүне, башлап язучыларга ярдәм итүне
күздә тотарга тиеш.
Эшләр уңышлы гына барса, язучыларның журналда басылган мәкаләләре
аерым җыентык итеп нәшриятка тәкъдим ителәчәк.
«Азат хатын» журналының баш редакторы
Венера Ихсанова.
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев