Василий Игнатьевның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Равил, уңышларың әйбәт, башың үз урынында була күрсен! Дус итеп кенә әйтәм, «Азат хатын»да С.Сәйдәшев турында укыгач, шундый фикерләр килде, ачуланма.
7 декабрь, 1980 ел.
Түбән Кама.
Равил туган, хәерле көн!
Равил!
Зур бүләгеңне – «Короткие стихи»ны алдым. Зур рәхмәт!
17 ноябрь көнне Казанда булып киттем, Әхмәткә шалтыратып, сиңа котлау
сүзләре (китабың чыгуы хөрмәтенә) тапшыруын үтенеп сораган идем, үтәгәндер дип
беләм. Самолёттан төшүемә киосктан синең китапны сорадым, 2 бар иде, алдым һәм
үзем белән Мәскәүгә алып бардым. Анда бүлмәдәшләр белән дикъкать белән укып
утырдык. Ул китабыңны җиңелчә генә укып булмый, аның һәр сүзен, җөмләсен һәм
тыныш билгеләрен искә алырга кирәк. «Короткие стихи»ның татарчасы бармы соң?
Әгәр дә булса, нигә аның башта татарчасы эләкмәде – тәрҗемәсе генә? Мин аны
күрә алмадыммы икән, әллә бу – безнең татарларның көнчелек билгесе, үзебездә
бастырмадылармы, шуны һич тә аңлый алмыйм!
«Короткие стихи» – синең зур җиңү! Татар әдәбиятында зур мирас һәм яңалык –
бик тә инде әйбәт булган, сиңа яңа уңышларга ирешергә ярдәм итсен!
Безнең дә яңалыклар бар. 3 декабрьдә Мәскәүдә АПН СССРның Президиумында
«Училищеда әхлак тәрбияләү» докладын тыңладылар. Бу инде өченче мәртәбә:
беренчесе Галимнәр Советында – Казанда (Мәхмүтов институтында), икенче
мәртәбә – 27 апрельдә АПН СССРның педагогика һәм психология бюросында,
өченчесе Президиумда зур бәя бирделәр.
Президент В.Н. Столетов «уникальный опыт бу» дип йомгаклады. Менә шул,
без дә тик ятмыйбыз! Әмма эш җиңел түгел, төрле балалар бар, кайвакыт эштән
10-12 сәгать эшләп, исерек кебек чайкалып кайтырга туры килә! Мораль яктан тәм
табып, үзебезне тынычландырабыз!
Ярый, якын итеп кенә уртаклашам моң-зарларны. Бар эштә дә тәм табып эшләргә
кирәк, шулай бит? Бу шигырьләрне язу да җиңелгә килмидер.
Равил!
Йә күрешәбез, йә юк, Синең семьяны, үзеңне киләчәк Яңа ел белән котлыйм,
саулык-тазалык, уңышлар, бәхетләр алып килсен Яңа ел! Яңа эшләр белән куандырып,
үзебезне, халкыбызны, тормышны!
Ярый, хуш, сау бул!
Сине хөрмәт итүче һәм иҗатыңа, үзеңә мәхәббәте кергән керәшен егете Василий
дип белерсең!
Дусларга сәлам!
P.S. Равил, уңышларың әйбәт, башың үз урынында була күрсен! Дус итеп кенә әйтәм,
«Азат хатын»да С.Сәйдәшев турында укыгач, шундый фикерләр килде, ачуланма.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев