Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Тәүфикъ Әйдиның Равил Фәйзуллинга язган хаты

Равил! Хезмәтең белән таныштыруың өчен рәхмәт. Кирәкле нәрсәне кузгатуың өчен – дәхи. Минемчә, мәкалә шушы көе дә укучыга файдалы инде. Әмма син – көчлерәк язарга сәләтле кеше.

4 июнь, 1983 ел.
Казан.

Равил!
Хезмәтең белән таныштыруың өчен рәхмәт. Кирәкле нәрсәне кузгатуың
өчен – дәхи.
Минемчә, мәкалә шушы көе дә укучыга файдалы инде. Әмма син – көчлерәк
язарга сәләтле кеше. Латвия сәфәреңне тасвирлавың миңа ошаган иде – кисеп
алып җыеп куйдым. Гомумән, акыллы малай син, сокланам!
Бу көе мәкалә, билгеле, редакцияләүгә мохтаҗ әле. Нисбәтләрне ачыклыйсы
бар. Күзәтү таркаулыкка китерә. Ахырда бер фокуска җыйнау йомшаграк.
Мөһим фикерләр гадиләре арасында күмелеп калгалый.
Бәлки аны бүлекләп, 2-3 санда басуны күздә тотып язаргадыр? Ахырында
фикер алышуда катнашырга чакырып? Синең хәтле үк төпле килә алмасалар да,
шулай да бүтәннәргә дә сүз бирү акланыр? «Ил төкерсә», мулрак, күпьяклырак,
баерак шәрехләнер? Гәзиттә даими рубрикага әйләнсә, юбилей күркәмрәк
яктыртылыр, киңрәк сурәтләнер, күпләр игътибарын казаныр, бәлки реаль
эшләр башлануга да сәбәп булыр иде?
Һәр Тукай лауреаты үзен генә кайгыртудан бушап, чынлыкта, дөнья
күләмендә татар әдәбияты юбилее булган Тукай бәйрәмен оештыруга күңел
бирсә иде дип хыялланырга кала тагын. Синең кебек.
Ихлас теләктән, Тәүфикъ.

 

«КУ» 05, 2025

Фото:архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев