Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Суфиян Поварисовның Равил Фәйзуллинга язган хатлары

Равил туган! Баймак якларыннан алып киткән матур тәэсирләрегез йөрәк түрегездә һаман сакланадыр. Ул хакта «Кызыл таң»да язып та чыктылар.

24 декабрь, 1996 ел.
Уфа.
Равил туган!
Ихлас күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел яңа бәхет, яңа шатлык,
яңа иҗади уңышлар белән килсен! Сәламәтлек, җан тынычлыгы, рухи
күтәренкелек телим!
Романның икенче китабы «Күкнең җиденче катында» дип атала. Мин
аны ноябрь азакларында җибәрергә вәгъдә биргән идем. Ләкин уйлаганча ук килеп чыкмады. Машинкада басылган кадәресе 270 бит булды. 300 бит белән
чикләргә иде исәп. Әмма чикли алмадым. 400 чамасы була. Анысы да язылган.
Шулай да машинкага бирмим әле. Янә бер мәртәбә ныклап карарга кирәклекне
аңладым. Кыскасы, эш күп калмады инде, Ходайга шөкер!
Әсәрнең рухы шул беренче кисәктәгечәрәк бара. Өслүбе (стиле),
каһарманнар язмышы, корылышы (сюжеты) һ.б.
Басылган кадәресен («Казан утлары», 1996, № 10-11) бик яратып укыйлар.
Бигрәк тә телнең байлыгы, аһәңлеге, сәнгатьлелек дәрәҗәсе турында шатлыклы
фикер әйтәләр. Шушы рух монысында да саклана кебек.
Роман «Галия» мәдрәсәсен Уфа шәһәренең маңгаена китереп салдылар»
(1906 ел була инде бу) дип башлана. 1917 ел февраль революциясе белән
тәмамлана. Романның икенче кисәген 1997 ел планына кертүегез өчен зур
рәхмәт! Әсәрне февраль башларында алырсыз дип уйлыйм.
Быел Тукай көннәрен үткәргән идек. Киләсе елда Г.Ибраһимовка була
инде (мартта). Ул вакытта мин булам да булам инде, Алла боерса. Аңа чаклы
барачакны тәгаен генә әйтә алмыйм әле. Бәлки, әсәр тәмам басылып беткәч,
берәр сәбәп табып, аңа чаклы да барырмын Казанга.
Әсәрнең укучылар һәм Сезнең тарафтан җылы кабул ителүе җаваплылыкны
янә арттырып җибәрде. «Шәһри Казан»да Мансур Вәлинең мактап язып чыгуы
да нык шатландырды. Әйткәндәй, рухыма канат куйды.
Татарстан китап нәшрияты китапның планга кертелүе турында хәбәр итте.
Дөрес, Г.Ибраһимовның юбилеена чыгарырга вәгъдә итмиләр. Кем белә, җае
чыкса, алар да шатландырыр әле.
Кайнар сәлам, иң изге теләкләр белән, хөрмәт һәм ихтирам итеп,
Суфиян абыегыз Поварисов.
* * *
2 сентябрь, 1997 ел.
Уфа.
Равил туган!
Баймак якларыннан алып киткән матур тәэсирләрегез йөрәк түрегездә һаман
сакланадыр. Ул хакта «Кызыл таң»да язып та чыктылар. Менә шуны җибәрәм.
(1997 елның 14-20 июль көннәрдә Башкортстанның Баймак районында «Татар
һәм башкорт әдәбиятлары көннәре» булып узды. Бу бәйрәмдә Р.Фәйзуллин,
Х.Әшрәфҗанов, Г.Бәйрәмова; башкорт шагыйрьләре К.Аралбаев, Г.Игебаев
һ.б. катнашкан иде – ред.). Бу мәкалә матур тәэсир очкыннарына ялкын өстәр,
бәлкем. «Баймак – Илеш» дигән китап та язган идек бит. Югарыдан кушу
буенча. Егермедән артык язучы катнашты. Әмир Гәрәев белән бергә төзедек
китапны. Баймакта да, Илештә дә күп йөрергә туры килде. «Башкортстанга
күп тапкырлар килгәнем булды. Биредә бик күп дусларым яши. Ләкин
Башкортстанны күрдем дип әйтү өчен Урал аръягында, Баймак җирендә булу
мотлак икән», – дип бик дөрес әйтәсез.
Гомер-гомергә кан-кардәш булып яшәгән татар-башкорт халкын әдәбият
аша янә якынайту, аларны күңел җепләрен бәйләү-төенләү – мөкатдәс эш.
Мин моңа бик шатмын. Сез дә моңа җиң сызганып керештегез.
Үзегезчә, мөхәррияттәге барлык каләм осталарына ялкынлы кайнар сәлам!
Хөрмәт вә ихтирам илә, барыгызга да иҗади уңыш, сәламәтлек, физик
һәм рухи ныклык теләп, Суфиян абыегыз Поварисов.

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев