Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Миргазиян Юнысның Равил Фәйзуллинга язган хатлары

Йөрәк авыруы тагын көчәеп китте. Диңгезгә чыгарга рөхсәт итмиләр. Мәскәүгә кайттым. Перепутье. Ни эшләргә дә белгән юк. Әдәбият икмәген көтеп яшәргә куркам. Мин бит әле хатыным һәм кызым ач булмасын дип, аларның иминлеге турында да кайгыртырга тиеш.

8 апрель, 1975 ел.
Равил әфәнде!
Сиңа үтенеч чыгып кына тора. Гариф (Ахунов. – ред.) подстрочник фонды бар,
«Тозлы җил»гә подстрочник ясар дигәч, мин аны мондагы бер журналистка биргән
идем. Ул аны тәмамлап ята. Нәрсә эшләргә кирәк ул кешене рәнҗетмәс өчен?
Аннан соң ул әсәр тәрҗемә ителергә тиешле китаплар исемлегенә кердеме икән?
Мин, телефоннан шалтыратып, Корнеева дигән ханым белән сөйләшеп караган идем.
«Тозлы җил» турында аңа кемдер әйткән.
Вакыт таба алсаң, рәхим итеп, шушы мәсьәләне ачыкларга ярдәм ит әле.
Мәскәүгә килә торгансыңдыр инде. Шалтыраткансың. Ни өчен рәнҗүең аңлашыла.
Аллаһы Тәгалә шаһит, ул чорда җан кайгысы көчле иде.
Ихтирам белән, Миргазиян.
***
12 июль, 1975 ел.
Мәскәү.
Равил дус!
Синең иҗат кичәңнең ничек үтүе турында Мөхәммәттән (Мәһдиев. – ред.) ишеткәч,
бара алмавыма тагын бер мәртәбә үкенеп куйдым. Онытмыйча чакыруың мине бик
куандырган иде. Робинзонча яшим бит мин Мәскәүдә. Казаннан үтешли, сине эзләп,
Матбугат йортына кергән идем, очратып булмады. Шулай сирәк очрашсак та, мин
синең шигырьләреңне чын күңелдән яратып укучы, шигъриятеңә инанучылар сафында
калачакмын. Бу сүзләрнең комплимент кына түгел икәнлеген аңларсың дип ышанам.
«Казан утлары»ның 3 нче саны мине «Төрле дәфтәрләрдән» белән куандырды. Күзаллау
һаман киңәя, фикер йөртү ныгый, тирәнәя һәм конкретлаша. «Гадиләргә гимн»ны
язганнан соң, Равил башка шагыйрьләргә охшарга тырыша башлады дип, бераз
хафаланган идем. Хәзер ышанам, кемгә охшатып язсаң да, үзенчәлегең югалмаячак,
чөнки син эчке үзенчәлекне яулау бәхетенә ирештең. Бер заман үз тәрҗемәчең дә
табылыр әле дип ышанам мин. Моңа кадәр уңышлы тәрҗемәне очратканым юк әле.
Яздым да, әллә ничек уңайсыз булып китте. Әйтерсең мин синнән нәрсәдер өмет
итәм. Мактау сүзенә ышаныч юк хәзер. Гомумән, сүз кисәкләреннән сыйфатка, санга,
рәвешкә ышаныч бетте. Язганда, мин җөмләләрне бары тик исем белән фигыльдән
генә төзергә тырышам. Белмим, бәлки син дә шулай эшли торгансыңдыр. Синең
шигырьләреңдә сыйфат бик сирәк очрый. Икейөзле, хаин кисәк ул сыйфат.
Ихтирам белән, Миргазиян Юныс.

***
12 апрель, 1977 ел.
Равил!
Менә шушы мәкаләне мин «Книга и искусство в СССР» дигән журналга чит
телләргә тәрҗемә итү өчен тапшырдым. Бераз примитив чыкты. Рекламага шулайрак
кирәктер дип уйладым мин.
Сиңа җибәргән нөсхә Казанда чыга торган газета яисә журнал битендә басылып
чыкса, минем честолюбием өчен һәм исемем күренү өчен (оныталар бит озак күренми
торсаң) бик әйбәт булыр иде.
Теге рецензияләрне юри сиңа салмыйм. Мәкалә язар өчен синең шигырьләрне
кабат укыганда, бик кызык фикерләр килде. «Лит.газета», «Лит. обоз»га синең иҗади
портретыңны бирсәм, каршы килмәссеңме икән? Теләк көчле болай.
Кулыңны кысып, Миргазиян.
***
15 сентябрь, 1983 ел.
Мәскәү.
Равил дус!
Йөрәк авыруы тагын көчәеп китте. Диңгезгә чыгарга рөхсәт итмиләр. Мәскәүгә
кайттым. Перепутье. Ни эшләргә дә белгән юк. Әдәбият икмәген көтеп яшәргә куркам.
Мин бит әле хатыным һәм кызым ач булмасын дип, аларның иминлеге турында да
кайгыртырга тиеш. Журналистлыкка урнашырга карт та, иманымны сатасым да килми.
Кая булса да төнге сторож булып керергә исәп. Аена сиксән сум, ләгънәт!
Менә шушындый кризис вакытында «КУ»ның алтынчы санында басылган
шигырьләрең – йөрәккә бал да май. Алар гаҗәп көчле. Искиткеч тирән һәм синең
гасырларны җиңәрлек хәлгә җитеп җитлеккәнлегеңне күрсәтәләр. Котлыйм һәм
бирешмәвең өчен горурланам. Моннан бер ел элек Казанда чакта мин синең турыда
күпләрдән сораштырган идем. Кайберәүләр, ни сәбәптер, сиңа ыргытыр өчен
куеннарында таш саклыйлар иде. Белмим, нигәдер.
Икенче куаныч – «Палестина! Палестина!», «Колонизаторлар әлифбасы» минем
эссега тоташ, аны дәвам итәләр шикелле. Гомумән, цикл мин язган (дөрес, әйтергә
теләгән фикерләр) белән органик рәвештә аваздаш һәм синең шигырьләргә янәшә
булудан минем әсәрем ота, көчәя.
Котлыйм сине, Равил, һәм ихлас күңелдән уңышларыңа куанам.
«Юлда уйланулар»ны аңлаучылар күп булыр дип өметләнмим. Аның уннан
тугыз өлеше – подтекст. Шулай да Нурихан Фәттахтан килгән хат мине чын-
чыннан куандырды. Бәлки бу татар әдәбияты өчен яңа жанр, яңа ысул сиңа да
аңлашылыр әле.
Сиңа иҗат уңышлары, оптимистик кәеф һәм сәламәтлек теләп,
Миргазиян Юныс.
***
1 октябрь, 1984 ел.
Жданов.
Равил дус!
Рәхмәт сиңа онытмыйча җавабыңны җибәрүең өчен. «Ил гаме»н мин инде укып
та чыктым. Публицистикаң, гаҗәп, фән һәм телеграф теленнән чүкеп (отчеканен)
эшләнгән. Иң көчлесе – Идел, ил, халык турындагы мәкаләләр. Язучылар
турындагысын татар әдәбиятының энциклопедиясе итеп кулланырлык (минем исемне
өстәгәннән соң). Кай арада өлгерә алгансың?

«Коррида» әйбәт. Дөрес, мин әйтәсе сүзләр дә бар, әмма мин башка ключтә язам:
коррида турында уйланулар.
Равил, «Юлда уйланулар» турында матбугатта бер сүз булмады. Син бит ул турыда
язып, укучыга аңлата алган булыр идең. Кызганыч, хәзер соңдыр инде.
Сиңа уңышлар, чыдамлык телим. Ихтирам белән, сагынып,
Миргазиян.
P.S. Автограф янына чәчәк ясап куюың шундый матур хис уятты.

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев