Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Миргазиян Юныс хатлары

Хөрмәтле Марсель туган! Сезнең каршыда мин ялганчы булып калдым.

6 август, 1980 ел. 

Хөрмәтле Марсель туган! Сезнең каршыда мин ялганчы булып калдым.

Инде билет алып куйган идем. Вокзалга бару өчен күтәрелә алмадым: йөрәк һәм радикулит. Эшемә берничә көн алдарак чакырдылар. Казанга бару да бернинди нәтиҗә бирмәс иде. Бару белән әйләнеп кайтырга туры килер иде. Кышын тагын ял алмакчы булам (бу минем узган елгы ялым иде). Шул чакта Сезне күреп, иркенләп сөйләшә алырмын дип өметләнәм.

Проза бүлегендә яшьләр эшләве мине бик куандырды. Алтмыш тирәсенә җитеп килсәм дә, ни сәбәптер яшьләр белән уртак телне тизрәк таба алам.

Мин әсәремне тулысынча эшкәртеп (әлегә шулай тоела), Союзга Илдар Юзеев һәм Сафия Абдуллина исеменә җибәрдем. Суктыргач, шуның бер нөсхәсен Сезгә тапшырырга тиешләр. Шалтыратып белешергә җай тапсагыз, тагын да әйбәтрәк булыр иде. Игелек җирдә ятмый, диләр. Сезнең яхшылыкларыгызны онытмас идем. 

Әсәргә нинди яңалыклар керде:

1. Геройның сөйгән яры ачыкланды. Аның уйларын, хисләрен өстәдем. Бу кирәк иде.

2. Аяз Гыйләҗев күрсәткән барлык пунктларны үтәдем: штаб офицерлары икегә бүленделәр.

3. Сәйриннең кайбер фикерләрен Максим Майнагашевка бирдем. Гел татарлар гына акыллы фикер әйтәләр дип уйламасыннар өчен.

4. Аяз бу әсәрне Сент-Экзюпери иҗаты белән чагыштырган. Мин ул язучыны белә идем, ләкин әсәрләрен укыганым юк иде. Аязның фикеренә мин ике куллап ябыштым һәм Экзюперидан цитаталар бирдем. Бу милли тарлыктан чыгып, укучының күзаллавын киңәйтергә ярдәм итәчәк.

5. Әсәрнең исемен үзгәрттем. «Шәмдәлләрдә генә утлар яна...» Һәм «Сугыш һәм тынычлык мөнәҗәте». Бу исемнәрнең икесе дә калырга тиештер дип уйлыйм мин. Бер-берсен ачыклыйлар алар.

6. Посвящение өлешендә «сугышның соңгы көннәрендә үтерелгән» сүзе бар. «Үтерелгән» сүзен калдырсагыз иде. Соңгы вакытта татар язучылары бу мәгънәне әллә нинди төче сүзләр белән алыштыра башладылар: «дөнья куйды» – гаҗәеп ялгыш фикер. Кеше бит дөньяны култык астына кыстырып йөрми. Сугышта кеше вафат булмый, аны үтерәләр.

7. Тагын бер үтенечем бар: редакторлар минем җөмләләрне сызып ташларга яраталар. Һәм ни сәбәптер, шул язмышка иң яңа, иң оригиналь фикерләр эләгә. Гәрәй Рәхим «Табу һәм югалту»ны редакцияләгәндә, шундый фикерләрнең берсенә дә тимәде. Гәрәй Рәхимгә булган ихтирамым шулкадәр зур минем.

8. Сүзләрнең калганын очрашкач сөйләшеп бетерербез дип өметләнәм.

Ихтирам белән, Миргазиян Юныс. 

П.С. Шушы хатны конвертка салу белән самолётка китәм. Машинкада суктырганнан соң кулъязманы укый алмыйм инде. Бик үкенечле. Нишлисең бит! Басылырга язган булса, гранкаларны укый алырмын дип өметләнәм.

П.П.С. Ликовскийны Ялчинскийга әйләндердем. Сезнең исемегезне бирдем укчырадистка. Аның нинди милләттән булуы турында баш ватучы булмас дип уйлыйм. Ул егет нәкъ – «историческая общность советского народа» вәкиле. 

***

8 июнь, 1981 ел. Мәскәү. 

Марсель дус!

Соңгы очрашудан сөйләшүне дәвам итәм.

Сез 1982 елда 6 табак басарга була, дидегез. Башта мин бу сүзләргә әллә ни әһәмият бирмәгән идем. «Юлда уйланулар» – 12 табаклы әсәр, әйтик, редактура вакытында 2 табакка кыскарды, ди, андый кыскарту зыян китерми, әсәр әдәби кыскартудан ота гына. Минем 25 ел өйрәнеп, җәфа чигеп язган нәрсә яртылаш кына дөнья күрә дигән сүз түгелме соң бу? 

Беренче мәртәбә мин «Казан утлары»нда 1963 елда басылдым. Шуннан соң туктаусыз язам һәм журналда дүртенче мәртәбә басылуым. Димәк, уртача 6 елга бер мәртәбә басылам. Һәм шунысы кызык: ике санда бары тик «Тозлы җил» әсәре генә басылды. Ә бит дүртәр санда подряд басылучы авторлар да бар. Әгәр Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренә урын бирү өчен кыскартыла икән «Юлда уйланулар», бу очракта бер сүзем юк. Әле нефтяниклар, КамАЗ турында <…> ысулында халтура оештыручылар били күбрәк журнал битләрен.

«Биектә калу»ны язар өчен мин 11 ел авиациядә хезмәт иттем һәм хезмәттән соң 25 ел сюжетны уйлап йөрдем. «Юлда уйланулар» өчен 25 ел гомерне диңгез сукбайлыгына тапшырырга туры килде. Минем 20 ел язган күләмне <…> ишеләр ике елда сыпыртып ташлыйлар. 

Марсель, без болай сөйләшик: әсәр тыгыз һәм әдәби яктан камил булсын өчен никадәр кирәк, шулай кыскартылсын. Урын юк, басылуы кыйммәт дип кыскартуга мин риза түгелмен. Басылмасын. Мин тамагымны башка юл белән туйдырам. Кайвакыт басылмаган әсәр тирәнрәк эз калдыра. Чын укучы андый әсәрләрне ихтирам итә. Сезгә кайнар сәлам, иҗат уңышлары, сәламәтлек, җан тынычлыгы телим һәм агачтан сәнгать әсәре тудыру буенча Сезне ярышка чакырам.

Кулыгызны кысып, ихтирам белән, Миргазиян Юныс.

Аязга, Кояшка, Ренатка, Рәдифкә һәм башка егетләргә кайнар сәлам.

П.С. «Автопортрет»ны алдым. Профессиональ рәссамнар әйбәт бәя бирәләр. Күрми китүегез кызганыч. Әдәбиятны ташласам, бу шөгыль тулысынча көчне, сәләтне суырып торачак. 

***

23 гыйнвар, 1982 ел. 

Хөрмәтле Марсель дус!

Фәрваз Миңнуллинның обзорында Синең турыда укыдым. Мин Сине нәкъ шулай күрә торганнардыр дип уйлап йөри идем. Чыннан да бит Син ничектер әле кичә генә Париждан күчеп килгән шикелле күренәсең. Алла бирсә, исән-сау тагын бер-ике ел яшәп булганда, мин Синең турыда бик кызык нәрсә язарман дип өметләнеп йөрим. Синең үзеңә охшашлы итеп, рәссам, шагыйрь – татарның Оскар Уайльды турында. 

Озын юлга әзерләнәм. Һиндстан ярыматавы тирәсендә тугыз порт һәм Сингапур, Гонконг-Нагасаки-Манила, аннан соң Төньяк Европа – Лондон, Роттердам-ҺамбургБременсһафен. Һәм шул арада, исән булсак, берничә мәртәбә. Шул сәяхәтнең очында якты йолдыз, маяк сурәтендә Казан каласының изге утлары күренеп тора һәм, Алла бирсә, Синең буын язучылары белән Татарстанны урап чыгу – «хрустальная мечта моя такая».

Хәерле булсын, «Биектә калу» турында – ләм-мим юк. Димәк, ул үз эшен эшләгән. Телгә алырга куркалар булса кирәк. Бу хәл Сиңа булган ихтирамымны тагын да арттырды.

«Юлда уйланулар» турында сорарга куркам. Мин тәкъдиргә ышанам. Беләм, Синең канга бер генә уч түгел, бер җилпуч тоз салачаклар аның өчен. Язасы килми. Исәп – көндәлек дәфтәр алып бару турында. Инде утыз ел хыялланам: өч бит язам да ташлыйм.

Яңа ел белән котлыйм.

Кулыңны кысып, ихтирам һәм ярату белән, Миргазиян Юныс. 

***

7 апрель, 1982 ел. т/х «Художник Куинджи»

Марсель дус!

Сезнең хат күптән килгән булган, ниһаять, уку бәхетенә ирештем – зур рәхмәт. Сез «Биектә калу»ның укучыда нинди тәэсир калдыруын бик оригинал һәм акыллы аңлаткансыз. Мәзәк булып китте: <…> тәрбияләгән укучыдан әсәреңне хуплауны көтү үзе бер ахмаклык бит, уйлап караганда. Әдәбият – катлаулы нәрсә.

«Сызгыра торган уклар»ның басылуына ихлас куанам. Андый әсәрләр басыла торсын иде әле. Сезнең әсәрне дә тизрәк укыйсы килә. Атилла Расих Ямашев турында һаман яза икән. Аның шулай суза, озайта белүе өчен мин бернинди премияне дә кызганмас идем. Ямашев турында язарга «ялкынлы революционерлар» сериясенә миңа тәкъдим иткәннәр иде. Атилла Расихның эшен белгәнгә күрә баш тартырга туры килде. Барыбер аныкын алмаганнар. Ниндидер Юхма язган Ямашев турында. Без шулай бер-беребезгә юл бирмичә, комачауларга ифрат оста инде. 

Марсель, «Юлда уйланулар» нинди хәлдә? Ул әсәр китап булып 1983 елда чыгачак. Аңа кадәр журналда басыла алырмы икән? Ул әсәр, минемчә, яшь укучыларга ошарга тиеш. Журнал өчен яшьләр аудиториясен яулау бик актуаль эш бит.

Июнь айлары тирәсендә ял алырга исәп. Ял вакытында Казанга бару турында хыялланам.

Хуш. Кайнар сәлам, иҗат уңышлары мул һәм куанычлы булсын.

Кулыгызны кысып, Миргазиян.

*** 

16 июнь, 1982 ел. Малеевка. 

Марсель туган! Азнакай мәсьәләсендә мин Сезне уңайсыз хәлгә куйдым шикелле – гафу итегез. Ничектер авыру сүзен кузгатырга да кыен, чөнки бу дежур аклануга әйләнде. Ялга кайткан саен шулай була – адаптация дигән булалар врачлар. Минемчә, ял бәхете өчен атна-ун көн тора алмыйча яту корбан кебек тоела.

Менә Малеевкада. Кави атлы Казан шагыйре бар монда. Калганнары чебен карчыклары.

Марсель дус, «Юлда уйланулар»ны эшкәртәсе бар дигәнгә мин ышанып йөрим – ул чыннан да шулаймы? Гадәттә, бу сүзне бастырырга теләмәгәндә кулланалар. Минем энем ул әсәр турында Ринат Мөхәммәдиевтан сораган, ә Ринат андый әсәр редакция портфелендә юк дип җавап биргән. Димәк, Сез аның турында сүз кузгатмагансыз, планга кертмәгәнсез булып чыга. Эшкәртү турында да конкрет: ничек, кайсы урынын нинди юнәлештә эшкәртү кирәк дип әйтмәдегез бит һәм аны Сез әсәрнең язмышын сорагач кына әйттегез бит әле. Минем кулда аның бер нөсхәсе дә калмады.

Нәшриятта кулъязма Рәис Даутовта ята. Ул аны бәлки редакцияләп бетергән булса кирәк. Рәхим итеп, шуның белән сөйләшә алмас идегезме? Ул Сезгә редакцияләнгән нөсхәсен бирсә? 

Әгәр эшкә чакыртып алмасалар, Малеевкадан соң Казанга, әлбәттә, барам инде.

Ул чакта Сезнең ялга китеп баруыгыз ихтимал. Ярый, хәерле булсын инде...

Барлык дусларга, редакция сотрудникларына, Ринатка, Рәдифкә кайнар сәлам.

Кулыгызны кысып, Миргазиян Юныс. 

***

29 апрель, 1983 ел. Мәскәү
Марсель дус!

Очрашуны оештыруыгыз өчен кабат рәхмәт. «Украина»дан кайту белән «КУ» эзләп укырга керештем һәм Гыйләҗев мәкаләсе белән «Лорка илендә»не тын да алмыйча йотып куйдым. 

Аяз үзенең шәхеслеген тагын күрсәткән, Аязлыгына экзамен һәм мәйдан тоткан. Синең очерк ихлас ошады. Лирика, информация, фикер – органик рәвештә катнашкан. Хәтта уйлап куйдым: «Мин башлап җибәргән күргәннәргә (тормышка, яшәүгә) рецензия жанрын менә кем дәвам иттерергә тиеш»...

Минем күптәнге хыялым – Татарстанны аркылыга һәм буйга җәяү үтеп чыгу, шул турыда әсәр язу. Бәлки минем бу авантюраны икәү башкарырбыз, ә? 

Очеркта ике ялгыш таптым: «тәртә күмсәң»не Гоголь әйткән, испан биюе «фламенко» дип атала, фламинго – кош.

Әдәбият турында фикер алышуга минем дә катнашасы килә. Белмим нишләргә? Катнашасы килә, ә язасы килми. 

Марсель, «Миргазиян абый кушты», – дип, Аязның кулын кысып, йодрык белән кабыргасына төрт әле. Аңа әйт: «Бу акт Аязның абруен түгел, премия үз абруен күтәрде! Төрле алашаларга биреп, премия йөзен пычраткан, иманын югалта башлаган иде. Хәзер инде аның йөзе яктыргандай булып китте».

Сәлам белән, Миргазиян.

***

Мәскәүдә Камал артистларының башкала тамашачыларына театрның ничек уйналырга тиешлеген күрсәтеп йөргән чор, июль, 1983 ел. 

Хөрмәтле Марсель туган! Театрның беренче спектакле «Монда тудык, монда үстек»кә бармасам, Казанга кайта идем. Инде кайтып булмаячак. Шунлыктан күп үтенечләрне хат аша гына белгертергә туры килә.

«Казан утлары»ның машинисткасына бурычлы булуымны онытмадым. Әгәр Туфан  Миңнуллин үтенечне өстенә алмаса, почта аша Сезгә җибәреп хәл итәчәкмен. 

«Дөнья гизү гыйлеме» әсәренең өченче китабын (беренчесе – «Тозлы җил», икенчесе – «Теләп алынган давыл») тәмамлап ятам. «Таңда Босфор аша» дип исем куйдым. Шуны 1984 ел планына кертеп булмас микән?

Мәскәүгә килү мәсьәләсе ничек хәл ителде? Килү һәр очракта Сезнең өчен кирәк нәрсә.

Ял бетеп килә. Шулкадәр урыннан кузгаласы килми – аяк тартмый. 

«Юлда уйланулар» турында җылы, әйбәт сүзләр ишетелә башлады. Рәхмәт Сезгә. Без бергә тырыштык, Сез аны бастыруга күп көч түктегез. Куаныч уртак булсын.

Терминнарда, исемнәрдә шактый гына хаталар ычкынган. «Рамана» түгел, «Рамона», «Багра» – «Бачра», «штанг» – «штаг» һ.б. Димәк, вёрстканы укырга кирәк булган. 

«Казан утлары»ның алтынчы санында Сезнең гаҗәп матур шигырьләр басылган. «...Агыла да болыт агыла» – шедевр. Гомумән, «Гибралтар...», «Севилья»дан соң Испания турында язу искиткеч авыр булачак. Испаниянең рухын аңлау белән генә чикләнмәгәнсең. Шигырьнең яңгыравы, сулышы һәм тәме дә нәкъ испанча. Бәлки шушы шигырьләр янәшә басылганга әсәремә төшкән нур аңа җылылык биргәндер дип уйладым.

Ихлас ихтирам белән, башкалада очрашу көтеп, Миргазиян Юныс.

 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash
 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев