Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Мәхмүт Хөсәенның Равил Фәйзуллинга язган хаты

Кадерле каләмдәшем Равил! Бирегә, Күктүбәгә, «синең-минем Күктүбәгә», татарча чыккан газеталарны җибәреп торалар. Әнә шул милли газеталарыбызның берсе миңа Кара диңгез буйларына шатлыклы яңа хәбәр алып килде: «Шагыйрь Равил Фәйзуллин «Казан утлары» журналының баш редакторы итеп сайланды». Чын күңелемнән котлыйм!

10 октябрь, 1989 ел.
Кырым, Күктүбә.
Кадерле каләмдәшем Равил!
Бирегә, Күктүбәгә, «синең-минем Күктүбәгә», татарча чыккан газеталарны җибәреп торалар. Әнә шул милли газеталарыбызның берсе миңа Кара диңгез
буйларына шатлыклы яңа хәбәр алып килде: «Шагыйрь Равил Фәйзуллин
«Казан утлары» журналының баш редакторы итеп сайланды». Чын күңелемнән
котлыйм!
Татар әдәбиятының
Син – шигъри горурлыгы,
Көрәшче улы милләтнең,
Яңа чорның былбылы.
Бүген син – калын журналның
Баш мөхәррире, Равил.
Зур дәрәҗәне, танып,
Тапшырды сиңа бар ил.
Иманыңны пакь сакла,
Ил ышанычын акла.
Көчле кулларыңны кысып,
Мәхмүт Хөсәен.

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев