Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Гамил Афзалның Рәдиф Гаташка язган хатлары

Мелла Рәдиф! Сине сагынып-саргаеп, бер күрергә зар вә интизар улып, күпдин-күп сәлам! Миңа бер кош теледәй хат яз әле, дус, киләсе елда журналда минем шигырьләргә урын бирәсезме? Сездә минем шигырьләр бик күптер, җитмәсә, тагын өстәп җибәрермен.

22 сентябрь, 1988 ел
Әлмәт
Мелла Рәдиф!
Сине сагынып-саргаеп, бер күрергә зар вә интизар улып, күпдин-күп сәлам!
Миңа бер кош теледәй хат яз әле, дус, киләсе елда журналда минем шигырьләргә
урын бирәсезме? Сездә минем шигырьләр бик күптер, җитмәсә, тагын өстәп
җибәрермен.
Бу да мәгълүм булсын: «Казан утлары»ның бу 9 нчы санында «Бер булсын –
берәгәйле булсын» исемле мәкалә язган Айрат Ибраһимовның адресын миңа җибәрче,
зинһар, шуңа рәхмәт әйтер идем.
Гамил Афзал әл Болгари дип белгәйсез
***
25 апрель, 1995 ел
Әлмәт
Мелла Рәдиф Гаташ галиҗәнапларына,
бик сагынып, бик саргаеп, бер күреп сайрашырга зар вә интизар улып, күпдин-күп,
чукдин-чук нефть исле сәламнәремне күндереп калам.
Бу да мәгълүм улсын: исән-сау торсак, Алла боерса, бу фәкыйрегезгә киләсе
1996 елда 75 яшь тулачак. Олы шагыйрьләр Ходай янына китеп беткәч, иң карт
хәерчегез булып, мин калдым бугай инде. Шул 1996 елны билгеләп үтү кайгысы
белән сиңа шигырьләрне күбрәк җибәрәм, иркенләп сайларлык булсын. Быелның
2 нче санында минем шигырьләрне бик күп итеп, яхшы, уңышлы итеп, оста гына тезеп
чыгаргансыз, шуңа Сезләргә күп-күп рәхмәтләр яусын, Аллаһы Тәгалә Сезләргә иң
чибәр кызларны бирсен дип хәер-дога кылам.
Гамил Афзалов

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев