Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Флёра Сафиуллина хаты

Шуларның берсе турында гына язу да нинди авыр һәм җаваплы эш. М.Галиев дистәләрчә еллар буе үзе белгән татар мәдәни һәм әдәби мохитен яза. Бу затлы шәхесләр аша Марсель Галиев сак кына, нәфис кенә тормыш фәлсәфәсен бирә, күпмедер бәя бирә, мөнәсәбәтен белдереп куя.

Үзгәртеп кору әдәбиятка да фикер хөрлеге алып килде. Берәүләр бу хөрлекне теләсә нәрсә язу, теләсә ничек язу, чиксез бер тәртипсезлек итеп кабул итсәләр, икенчеләр өчен «хөрлек» сүзенең эчке бер мәгънәсен, аның артында яткан тарихи катламнарны гына түгел, сүзнең аһәңен, ямен-тәмен белеп, тел дәрьясының төпкелләренә төшеп, мәрҗәннәр эзләп табуны өстенрәк күрделәр.

Марсель Галиев үзенең элеккеге иҗаты белән моңа әзер иде. Аның әсәрләрендәге фикер хөрлеге, андагы чиксез ассоциатив бәйләнешләрне туган телебезнең аһәңле яңгырашы аша бирү осталыгы, телебезнең сәнгати бөеклеге зәвыклы укучыны үзеннән ычкындырмый, түбән тормыш ләззәтләреннән азат югарылыкка күтәрә, әдәби телебез өчен күңелләрдә горурлык хисе уята. 

«Догалы еллар» шундый гүзәл бер тәэсир калдыра. Бу җыентыкка эссесурәтнамәләр, заман-чор, әдәбият хакында фәлсәфи-лирик уйланулар туплап бирелгән. Монда әдипнең 60-90 еллар әдәби-мәдәни тормышына караган гаҗәеп язмалары урын алган. Әдип өчен иң изгесе  – туган җир, туган туфрак, Чатыр-тау... Әдипне дөньяга шулар тудырган бит. Ә әсәрендәге шәхесләре нинди!.. Болар – композитор Рөстәм Яхин, язучы Мөхәммәт Мәһдиев, шагыйрь, әдип Нәби Дәүли, әдәбият тәнкыйтьчесе, Җәлил иҗатының мирасчысы Гази Кашшаф, тел остасы Хәсән Сарьян, шагыйрь һәм галим Мостафа Ногман, соңгы чор иҗаты белән яшьнәп алган Мәхмүт Хәсәнов, нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыпов, «оча торган татар» Рудольф Нуриев, әдәбиятыбызның аксакалы Әмирхан Еники, шигърияткә аргамактай ярсып кергән Равил Фәйзуллин, әдип, драматург Аяз Гыйләҗев, моң иясе Илһам Шакиров... 

Шуларның берсе турында гына язу да нинди авыр һәм җаваплы эш. М.Галиев дистәләрчә еллар буе үзе белгән татар мәдәни һәм әдәби мохитен яза. Бу затлы шәхесләр аша Марсель Галиев сак кына, нәфис кенә тормыш фәлсәфәсен бирә, күпмедер бәя бирә, мөнәсәбәтен белдереп куя.

Татар әдибенең бу дәрәҗәдә дөнья кешесе булып күренгәне юк иде әле. Гомеренең күп өлешен төрле диңгезләрдә, океаннарда йөзеп үткәргән һәм татар тормышына «читләргә китеп карап» язган Миргазиян Юныс бу юнәлештә беренче булгандыр. М.Мәһдиевнең язмаларын да без бер дөнья эчендә яшибез дигән мәгънәдә укыган идек. Р.Фәйзуллинның Испан корридасы турында язганнары хәтердә... Татар әдибе – мескен түгел, аның илаһи күңеле, шанлы ата-бабалардан калган эчке бер горурлыгы аны бу дөньяның бөекләре рәтенә этәрә кебек... 

Татар авылының гап-гади гаиләдә туган гап-гади баласы галәм шагыйре дәрәҗәсендә фикер йөртә, бу бөек, серле-тылсымлы фикерләр гүзәл бер хикәяләү барлыкка китерәләр.

Бу әсәрдә – хөр фикернең ирекле агышы; бу әсәрдә – халкыбызның ачы язмышы, аның данлы үткәне белән горурлану; бу әсәргә «татар феномены»ның асылын аңларга һәм укучыларга аңлатырга тырышу; бу әсәрдә күңелне ярып кергән һәм инде һәрвакыт синең белән калачак кыйссалар, риваятьләр, вакыйгалар... 

Бу язмаларның укучы буларак миңа тәэсире турында сүзләр белән язып бирү мөмкин түгел. Минем тел байлыгым моңа көчсез. Ләкин аларны укыганда, мин дулкынланып, шатланып, горурланып, күземә яшь килеп, тамагыма төер тыгылып укыдым. Сөендем... Шундый әдәби тел булыр икән!..

Һәр язган сүзе энҗе кебек. Аның һәр җөмләсен мәктәп дәреслегенә мисаллар итеп кертергә мөмкин. Һәр сүз урынында, бер җирдә дә төртелмичә укыйсың. Сүз могҗизасы таң калдыра. Соңгы еллар татар прозасында бу дәрәҗәдә затлы, нәзакәтле, аһәңле яңгыраган татар теле юк иде кебек. Аның язмаларына (һәм җырларына да!), әдип үзе язганча, «борынгы бабайлар авазын алып килгән җил пышылдагандыр» һәм Марсель бу күренешне ихтыярсыздан кәгазьгә төшергәндер кебек тоела. 

Әдәби портретларда шәхесне бизи торган, күтәрә торган хәлләр, вакыйгалар лириккүтәренке рухта тасвирлана. Халык күңелендә алар шундый биеклектә саклансын өчен эшли торгандыр моны Марсель. Дөрес эшли... Болай язарга Марсель Галиевне мәгърур Чатыр тау «өйрәткән икән». Чатыр тау үстергән икән әдипне: «Уй-хыялларыңа канат куяр өчен шушындый лаек биеклек кирәк икән. Бу кодрәт каршында үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма Тау үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе – юаныч бирә, күңел дөньяның офык сызыгына тоташа да... йөрәгең Тау йөрәге белән бер аһәңдә тибә башлый...» Марсель Галиев сурәтләве дә шушы борынгы, юмарт җилле, бөек хисле Чатыр тау кебек...

Марсель Галиев әдәби портретлар остасы икәнен бу язмаларында тулысынча күрсәтә алган. Андагы шәхесләрне бер ымнан, бер сүз-гыйбарәдән, бер гамәлдән танып була. Татар халкының күренекле затлары күңелгә Марсель күрсәткәнчә, йә матурлык, йә җорлык, йә милләтпәрвәрлек, йә үзәк өзгеч моң, йә юмарт күңеллелек, йә Ходай биргән затлы сәләт белән кереп калалар. Һәр шәхес үзенчәлекле сурәтләүләр белән ачыла. Бу язмаларда татар әдәбияты һәм теле мөгаллимнәренә никадәр байлык тупланган! 

М.Галиев шигырьдән прозага килеп керде. Шигырьдә камиллекнең чиге юк. Шулай да, шагыйрь М.Галиев үзен прозада күбрәк ачкандыр дип уйлыйм. Шигъри теле белән прозада да шагыйрь булу дәрәҗәсенә күтәрелде ул...

Марсель Галиев – прозада шагыйрь, рәссам. Аның буш сүзе юк. Һәр сүз мәгънәви, интонацион җегәргә ия. «Мәҗүси җил», «Тауның текә маңгае», «балыклары сикереп чыгып, арба тәгәрмәченә урала торган күлләр», «билгә каеш итеп урарлык йөгерек юллар», «саллы имәннәр янәшәсендә чытлыкланып бөтерелгән көяз каеннар», «сөтле чәй кебек нурлы йөзле әбиләр», «Түбән оч парламенты»; «Анда – бала чагында моңлы азан тыңлап үскән иманлы буынның моңсу картлыгы чал күбекләрдә чагыла»; «җил ашаган тау ташы сыман күпне күргән чырай» һ.б. 

М.Галиев – фәлсәфи гомумиләштерүләр остасы. Бу сентенцияләр – кысылган код кебек. Мондый саллы гыйбарәләр бер минутта гына тумый торгандыр, аларның сүз җегәрен, мәгънәви катлауларын нечкә тоемлау нәтиҗәсе. 

Менә Туфан:

«Туфан – бөек Тукайның имгәтелгән дәвамы иде.

Туфан – канаты киселгән җәяүле кош иде.

Туфан – эчке әрнүен җиңгән, ак уйлы, үтәли күренгән өрфия җанлы шәхес иде». Бу җөмләләрдә Туфан үзе. Рөстәм Яхин турындагы бер җөмлә хәтергә уелып кала: «Татарның ул – бәхетле сагышы»... Яисә Испаниянең Севилья шәһәре турындагы нәфис гыйбарәләр гаҗәеп яңгырый: 

«Севилья – тәмле авазларның төсле яңгырашы.

Севилья – зәйтүн агачына кунган яшь испан сандугачының таң нурында коенуы».

Ә Лорканы автор болай ди: «Лорка – гаҗизанә язмышлы испан халкының йөрәге ярылган гитарасы». Илһам Шакировка багышланган юлларны горурланып укыйсың: «Син – кара урман Иясе, моң Иясе...», «гасыр улы», «туган халкыңның күңел күгенә күтәрелгән тургай, солтанатлы талант иясе». 

Диварларга язып куярдай канатлы сүзләр итеп татар җырына багышланган ун гыйбарә тетрәндерә, йөрәкне еш-еш типтерә, сулыш ешая, сүзләрнең көтелмәгән, ләкин акланган бәйләнешләреннән бугазга төер тыгыла. Болай итеп Марсель Галиев кына әйтә ала:

«Татар җырында – Биек Кытай дивары артындагы борынгы чин халыкларына күчкән ефәктәй нәфис көй бормалары бар... Татар җырында Алтын Урданың җилгә изүен ачкан балбаллы япан далаларында Идегәйдән илсез калган мосафир-кыпчаклар яккан учакларның әрнүле күмер пышылдаулары бар»... 

М.Галиев гаять иркен итеп, табигый гына, рәхәт, җай гына дөнья буйлап, замана буйлап гизү осталыгына ия: аның хикәяләвендә көтелмәгән тарихи бәйләнешләр, янәшә куюлар дөнья тарихының бербөтен икәнлеген күрсәтәләр, бу дөньяда төркиләрнең, татар халкының үз цивилизациясе һич тә ким булмавын тулысынча дәлилле аңларга мөмкинлек бирәләр: туган якның йөзек кашы булган Чатыр таудагы байбаклар һәм кар түбәле Һималай кыяларында яшәүче байбаклар; Балтач авылы һәм Идегәйнең әтисе бәкләр бәге Балтачы; рус академигы С.Паллас, Екатерина II һәм Чатыр Тау; Испания һәм Шәрык дөньясы... 

Марсель Галиев кадәр нечкә-назлы юморлы язучыны белмим. Н.С. Хрущёвның Азнакай якларына килү вакыйгасы ни тора! М.Галиев «горурланып»: «Миңа да тарих җиле кагылып узды», – дип елмая. Ә әдәби портретлардагы нәзакәтле, сак, нәфис ихтирамлы юмор авторның әдәби шәхесләргә никадәр ихтирамлы, хәерхаһлы булуы турында сөйли. М.Галиев олпат фәлсәфәче, үзенчәлекле тарихчы әдип буларак, елдан-ел үсеп килә. Аның һәр кыйссасы, затлы шигъри юлларны эпиграф итеп алып, халкыбыз тарихының теге яки бу чорын гаять бай, мул сурәтләр белән тасвирлый. Бу тарих – канлы, фаҗигале, кимсетүле... һәм горур. Шәрык горурлыгы бу! Хикәяләүнең кайчак моңсу да, авыр сагышлы интонациясе көчле рухлы, үткәндәге һәм киләчәктәге оптимистик интонация белән алмашынып бара. 

Әдипнең бу язмаларын гадәти үлчәм белән бәйләп булмый. Ул язган телне шәрехләү мөмкин түгел. Затлы сәнгать үрнәкләрен карап туя алмаган, сүз белән аңлатып бетереп булмаган кебек, Марсель язганнарны да үзеңә укырга кирәк.

Бу китап укучыларда югары әдәби зәвык тәрбияләүдә гаҗәеп бер илаһи көч булуына шигем юк. Марсель Галиев әсәре шушы тотрыксыз, керләнгән, куркыныч, ямьсез заманда нур чәчеп, «менә безнең нинди гүзәл телебез бар!» дигән горурлык хисе уята. «Әдип» сүзенең нинди зур көчкә ия булуын тагын бер дәлилли.

Профессор Флёра Сафиуллина. 

 

"КУ" 01, 2024

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев