Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Фәсәхәт апаның Рәдиф Гаташка язган хатлары

Пермь-Мәскәүдән җирле радио аша хәбәрләр тыңлаштырам. Үткән айда булса кирәк, сезнең Пермь-Кудымкар тирәсенә кунакка килгәнлегегезне ишеттем. Язучылар белән очрашкансыздыр, дөрес аңлаган булсам. Аннан бәлки Уфа-Дүртөйле тарафларына юнәлгән булуыгыз да ихтимал – туган ягыгыз бит.

31 декабрь, 1972 ел
Хөрмәтле Рәдифкә!
Сезне Яңа 1973 ел белән котлыйм!
Сезгә бу данлы яңа ел көч-куәт, гайрәт, зиһенегезгә зирәклек, иҗатыгызда яңа
уңышлар, гаиләви шатлыклар өстәп китерсен!
Барча туган-тумача, дус-ишләрегезгә шул ук изге теләкләрем булыр!
Сезгә зуррак итеп тагы язган идем. Өйдә булмадыгыз бугай, җавабыгыз юк...
Шулай да ышанам-ышануын...
Пермь-Мәскәүдән җирле радио аша хәбәрләр тыңлаштырам. Үткән айда
булса кирәк, сезнең Пермь-Кудымкар тирәсенә кунакка килгәнлегегезне ишеттем.
Язучылар белән очрашкансыздыр, дөрес аңлаган булсам. Аннан бәлки Уфа-Дүртөйле
тарафларына юнәлгән булуыгыз да ихтимал – туган ягыгыз бит.
Ни булса да, эшегездә уңышлар, иминлекләр генә булсын.
Кайчакта хат башкалар кулына төшеп, юкка чыга яисә аяк астына төшеп таптала
да бит. Анысы сезнең арада булмас дип өметләнәм.
Ярый, хушыгыз. Сәлам сезгә дә, гаилә әгъзаларыгызга да.
Хатны начар яздым инде, карчыкларча гына. Гафу итегез. Бик бетерештем инде.
Тик хат язарга кечкенәдән һәвәслегем көчле булганга әле дә сүрелмим. Шуңа сөенәм
дә.
Сәлам белән, Фәсәхәт апагыз.
***
19 декабрь, 1973 ел
Рәдиф энекәш!
Котлы булсын Яңа ел!
Мин сездән икенче мәртәбә 1972 елның 1 ноябрендә язган хатыма җавап алмадым.
Сез бәлки сәфәрдә булып калгансыздыр, ә хат югалгандыр.
Былтыр Әсәнгә бара алдыгызмы? Фәнүс яисә андагы укытучы ханым Ольга
Янгированы очратмадыгызмы?
Ш.Бабич хакында нинди хәбәрләр бар? Былтыр да, быел да нинди үзгәрешләр бар?
Курыкмагыз, мин гап-гади бер карчык кына. Үзем 24 яшьлек Шәехзадәдән 18 яшькә
кечемен, ә үзем 60 яшьтәмен. Моның исәбен укыган кешеләр чыгара ала. 1962 елда
Темәстә укучы балалар мине Бабичның әнисе дип йөрттеләр. Мин аларга әйтеп үткән
идем үземнең Шәехзадәдән күпкә кечерәк булуымны. Ә алар миңа карыйлар да Хуҗа
Насретдин сыман дөресен оныталар.
Мөмкин булса, хатымны җавапсыз калдырмагыз әле.
Миндә сезнең «Шагыйрьнең эзләреннән» дигән мәкаләгез бар. Халык
телендә бер сүз йөри бит әле: «Бабичка карата ике төркем бар. Берсе – иң зур
төркем – халык. Ул Бабич яклы. Икенчесе – аңа каршылар. Алар аз, ләкин
көчлеләр. Өченче төркем дә бар диләр. Алары бу ике төркемнең ни эшләгәнен
күзәтеп, язып баручылар. Болары да көчсез түгел сыман. Әлбәттә, киләчәктә
бөтенесе дә ачыкланыр.

Әй Рәдиф, нишли генә алсыннар инде алар? Ш.Бабич турындагы барлык кыйммәтле
кәгазьләрне делолардан юк итеп бетергәч.
Дүртөйледә хәзер Бабичка карата кире карыйлар. Үзем барып, үзем күреп, сынап
белдем бит.
Сүз күп. Мин шул күп язып юанам. Ә кешегә кирәкми ул.
Хушыгыз.
Сәлам белән, Фәсәхәт апагыз.

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев