ЭЛЬМИРА ШӘРИФУЛЛИНАГА КИЛГӘН ХАТЛАР
Эльмира! Синең иңнәреңә батырлар күтәрә алмаслык кайгы төште. Мондый чакта нинди генә юату сүзләре дә көчсез. Нинди матур сүзләр дә йөрәктәге бушлыкны тутыра алмас, җаныңдагы сызлануны баса алмас. Шулай да син һәрвакыт белеп тор: синең кайгыңа кайгыручы дусларың бар.
12 октябрь, 1982 ел.
Эльмира!
Синең иңнәреңә батырлар күтәрә алмаслык кайгы төште. Мондый чакта
нинди генә юату сүзләре дә көчсез. Нинди матур сүзләр дә йөрәктәге бушлыкны
тутыра алмас, җаныңдагы сызлануны баса алмас. Шулай да син һәрвакыт белеп
тор: синең кайгыңа кайгыручы дусларың бар. Хәсрәтеңне уртаклашучылар бар.
Менә без дә Нурсия белән олы тетрәнүдән айный алмыйбыз. Күз алдыбызда
тере Фаил, җанлы Фаил, шаян Фаил тора. Мин шул тетрәнүләремне менә
шигырь юлларына салдым. Бу шигырь синең кара кайгыңны таратышсын.
Якын дустыбыз, кешелекле дустыбыз Фаилнең якты истәлеге гел безнең,
безнең кебек тагы күпләрнең, йөрәгендә икәнлеген искә төшереп торсын.
Сиңа ныклык, сабырлык теләп, кайгыңны чын күңелдән уртаклашып,
Фәнис, Нурсия Яруллиннар.
***
2 июнь, 1984 ел.
Әлмирә!
Шигырьләреңне инде берничә тапкыр кулга алдым. Китабыгыз һаман
да алдымда. Шигырьне барысын берьюлы, хикәя укыган кебек укып чыгып
булмый бит. Кулга аласың, берничә шигырьне күңел биреп укыйсың, шуннан
алган тойгыларны күңелдән кичерәсең.
Китапны изге хатирәләр тулган тылсымлы тартма кебек (әгәр чыннан да
шигырь булса), саклык белән генә каплап куясың. Вакыты белән янә ачып
карыйсың, янә укыйсың. Яхшы ясалган сурәткә кат-кат карыйсы килгән кебек,
гүзәл аһәңле музыка әсәрен кат-кат тыңлыйсы килгән кебек, сөйгән ярың һаман
синең яныңда булуын теләгән кебек – сезнең самимият тулы, изге хисләр
кизләве кебек, татар теленең матурлыгын белеп язылган шигырьләрегез әнә
шундый. Алардагы тойгылар да һәм ул тойгыларны чибәр ана телебездә ифадә
итә алуыгыз да татар поэзия хәзинәсенә тапшырган кыйммәтле бүләгегез.
Әгәр минем алган әсәрләнүем берәр кыйммәткә ия була алса, мин дә бу
язганымны самимият белән, чын күңелдән яздым.
Габделбакый, Казан.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: хатлар
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев