Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Аяз Гыйләҗевнең Фоат Садриевка язган хатлары

Фоат, саумы! Кукмара конференциясе сине Язучылар союзына тәкъдим иткән икән, котлыйм! Мин моны алдан ук белә идем, шул караш тормышка ашсын өчен бераз тырышып та йөрдем, шулай да хәбәрен ишеткәч куандым! Бу фактның төп сәбәпчесе үзең, син соңгы вакытта байтак кызыклы әсәрләр яздың.

7 декабрь, 1979 ел.
Казан.

Фоат, саумы!
Кукмара конференциясе сине Язучылар союзына тәкъдим иткән икән,
котлыйм! Мин моны алдан ук белә идем, шул караш тормышка ашсын өчен
бераз тырышып та йөрдем, шулай да хәбәрен ишеткәч куандым! Бу фактның
төп сәбәпчесе үзең, син соңгы вакытта байтак кызыклы әсәрләр яздың. Хикәяң
турында Мансур Вәлиевнең бик акыллы мәкаләсе басылды. Син Союз юлына
күптән баскан идең, хәзер тәмам пешеп, өлгереп җиттең. Мин, Союзга кабул
итүче комиссия члены буларак, синең эшне карауны ашыктырырмын. Үзең
дә уйла: документларыңны тизрәк тутыр, әзерлә, рекомендацияләр ал. Ризван
өчен дә, Нәбирә өчен дә сөендем!
Союзга кабул ителү – күңел өчен бик зур нәрсә ул. Аннары үзең карарсың
тагын, теләгең булса, эштән китәрсең дә. Берзаман мин сиңа: «Әлмәткә
күчәсеңме әллә?» – дигән идем. Аны да уйлап карарсың. Андагы бүлекчәне
җитәкләргә безгә эшлекле бер кеше кирәк. Әдип Маликов олыгаеп бара,
саулыгы да әллә кем түгел...
Кукмара конференциясе бик шәп узган икән, Илдар Юзеев чын молодец
булып чыкты бу эштә, яшьләр белән эшләүнең әллә нинди файдалы формаларын
уйлап таба. 80 нче елда син союзга керәсең, 82дә Мәскәүгә укырга барырга да
мөмкинлек булачак. Без барыбыз да – Мәскәү мәктәбен узган кешеләр. Драматург
кеше өчен белем алу да кирәк, спектакльләр дә карарга кирәк, бәхәсләр дә кирәк...
Гали Кәримович яшьләр белән эшләргә атлыгып тора, бу – аның искиткеч
кешелек сыйфаты! Аның Әлмәттә эшләве барыбыз өчен дә куаныч...
«Планнар күп» дигәнсең. Бик әйбәт! Ике жанрда эшләвеңә дә сөенәм. Күңел
өчен бик рәхәт нәрсә ул, берсендә ялыксаң, икенчесенә тотынасың. Хикәяләр дә
яз, повестьлар да. Хәзер синең җигелеп эшли торган чагың, артык юаш булма,
кыюлан. Фикерең кыю булсын, үзеңә юл ярып яшәсен. Вак-төяк уйларга баш
бирмә, тормышның катлаулы, кискен көрәш икәнен онытма.
Ә без иң яхшы теләкләрдә торабыз, синнән яңа әсәрләр көтәбез. Кемнеңдер
синнән әсәр көтүе үзе бер бәхет инде ул, Фоат.
Сау бул, гаиләңә сәлам.
Тирән ихтирам белән, дусларча Аяз.

***
1 октябрь, 1981 ел.
Казан.
Фоат дус, саумы!
Оныттың димме?! Ташладың димме?!
Хәбәрең юк, адресыңны читләрдән алып хат язам!
Ризваннан хат көттем – юк. Син китеп югалдың – хатың килмәде.

Урнашуыңа шатланам, котлыйм! Син Мөслимдә ифрат йомылып яши идең,
котылдың! Драматург заман белән сугышып яшәргә тиеш. Сугышып яшәр өчен ни
кирәк дигәндә – иң әүвәл мич башыннан төшәргә кирәк!.. Анда инде кем – кемне!..
Спектакльләргә йөр. Күр. Кара.
Бездә әллә ни яңалыклар юк. Менә бүген яңа вакыт белән яши башладык. Сездә,
Мәскәүдә, үз вакытыгыз. Без – Казанлылар, ниһаять, үз вакытыбызга күчтек...
28ендә Әлмәтлеләр минем яңа пьесаның премьерасын күрсәтте. Гали
Кәримовичтан хатлар килде, әйбәт узган диләр. 6 октябрьдә Туфан, Рөстәм
Мингалимов, бер төркем театр тәнкыйтьчеләре Әлмәткә барабыз. Анда театр
сәнгате көннәре. Җыелма афиша килде. Синең «Кондырлы кодачасы» –
унысында, Ризванның «Синең урыныңа кайттым»ы – 9 октябрьдә. Исемнәребез
янәшә, тезелешеп торабыз. Туфан, Ризван, Юныс, син, мин! Шәп бит! Тәки
театрның репертуарын яулап алдык. 29ында Фәүзия Бәйрәмова исемле яшь
драматургның пьесасын укыдык. Туфан, Илдар, Рөстәм, Гөлшат, Гариф
Ахунов, мин – бер авыздан әсәрне академия театрына тәкъдим иттек! Менә
эшләр кая бара! Безгә көчле бер хатын-кыз драматург бик җитми иде! Әгәр
язганын төзәтергә дә өйрәнә алса, Фәүзиядән эш чыгачак! Кыю, көчле,
телгә һәм хискә бай хатын-кыз! Дамира Кузаеваның дусты, холык ягыннан
да бер-берсенә охшаганнар!.. Димәк, безнең арага утыз яшьлекләр дә кыю
гына керә башлады. Бу бик әйбәт. Драматургиягә аннан да иртә килү читен.
Драматургиягә җитлеккән аң кирәк. Сәхнә – гел сыналу урыны! Яшьтән дә,
карттан да ул гел бер нәрсә сорый – көрәш, хәрәкәт!..
Инде болай: мин 22 октябрьдә Мәскәүгә китәм. 23еннән – Переделкинода.
Булдырып булса, икенче срокка да калырга уй юк түгел. Эшлисе килә! Ялгыз
калып, котырып, җүләрләнеп, шашып, атлыгып язасы килә. Язылачак әсәрем бу
юлы күңелгә тоташ моң булып килә. Уй-хәсрәтләрдән котылмак юк... Әсәрнең
исеме дә ни тора бит: «Кылдан нәзек, кылычтан үткен!»
Менә шулай. Ә син, кишер баш, шундый көннәрдә минем күңелне күтәрү
турында уйламыйсың, хат та язмыйсың. Һаман мин сезне эзләп табарга тиеш!
(Бусы инде үзенә күрә үпкәләү!)
Ярар, Фоат кардәш, сиңа эшлекле уку көннәре, тынгысыз төннәр, йокысыз
таңнар теләп калам. Кояш белән бергә сикереп тор!
Ихлас, Аяз.

***

28 ноябрь, 1981 ел.
Казан.
Фоат, ни хәл, парин?!
Иң соңгы анекдотны ишеткәнсеңдер инде? «Егерме беренче гасыр башында
аракының бер яртысы ни хак торыр?» дигән сорауга әрмән радиосы: «Сигез
юань» дип җавап биргән, имеш. Хат яза башладым да синең исемне кытайча
язып куйганмын бит, әй!..
Саулыгың ничек?
Качып киткән йокың, ниһаять, үз кочагыңа кайттымы?.. «Авырыйм» дигәч,
бик борчылып киттем. Инде эш кысасыннан чыгып ычкынды!.. Инде канатланып
кына язарга тотынды дип йөрсәм... Син яшен угы тиеп, җылан маеннан ясалган
мумие эчеп ятасың икән!.. Ярый, була! Хасталанып алган чаклар да була!
Бирешмә генә!.. Беләсеңме, синең язмышың өчен мин нигә шулай борчылам?! Без, бүгенге көн драматурглары – һәммәбез дә авылдан күптән аерылган
кешеләр. Ә драматургия – заман хисен тоя торган иң нәзберек, иң нечкә жанр.
Бүгенге авыл – ул ачылмаган проблема. Бүгенге авыл – яңа крестьянның тууы.
Безнең татар авылларының бетүе, катнаш зур-зур «авыл хуҗалыгы төбәкләре»
туу – моңарчы күрелмәгән процесс. Кичәге крестьян, Октябрь революциясе
җилләре белән канатланып, күмәк хуҗалык абзарына атын илтә алган крестьян
(ә ул шундый булган – сорасалар, хатынын да бирергә әзер торган!) инде үлде.
Авыл хуҗалыгындагы хаос, нигездә, ул крестьян психологиясендәге хаос бит!
Хәтереңдәме, Ленин нәрсә өмет иткән? «Йөз мең трактор бирсәк, крестьян
социализм артыннан барачак» дигән. Дөрес! Шулай булды! Ләкин нидер,
кайдадыр үзгәрде... Без көтмәгән якка үзгәрде. Җир белән кеше арасындагы
туганлык җепләре өзелде. Ә крестьян – җир баласы. Хәзер ул бала булудан
туктады. Кем ул – кунакмы, көчләп тотылучы колмы, ничарадан бичара авылда
ятучы кабакбашмы, әмма хуҗа түгел. Мин быел районнарда булдым, быелгыдай
авыр елда крестьянның җиргә, эшкә мөнәсәбәтен күрдем. Мине иң куркытканы
– беркемнең дә исе китмәү, пошынмау. Ил зурлыгын беләләр, илнең колхозларны
ярдәмсез калдырмасын аңлыйлар, һәм һәркемнең койрыгы сыртта! Бер генә кеше
дә җандай ачылып, күңел биреп эшләми. Бүгенге крестьян әле шундый! Иртәгәсе
нинди булыр? Иртәгәсе?! Әле ярый, нефть-газ биреп, икмәк кертәбез, бәладан
котылабыз. Иртәгә без ни ашарбыз?! Мәсьәлә, минемчә, шулай кискен тора...
Син шул мохиттән, шул авыллардан килдең. Мәсьәләне син барыбыздан
да яхшырак беләсең. Аңлыйсың. Борчылмыйсың да түгелдер. Димәк,
синнән күпне көтәбез. Прозада да тынма, яз. Менә әле шушы көннәрдә генә
«Казан утлары»на кереп чыктым. Егетләр: «Ни басарга?» – дип аптырашып
утыралар. Юк, редакция сандыгында әйберләр күп, хәзер роман язмаган кеше
юк. Җ.Рәхимов та китергән бозау корсагы хәтле кулъязма, М.Хәбибуллин,
М.Маликовалар да роман тәмамлаганнар. Хәтта Э.Касыймов та моннан ике-
өч ел элек редакция һәм нәшрият кире каккан романын, кисәкләргә бүлеп,
«новеллалардан төзелгән роман» дип, кире китергән. Әйләндерәләр дә тегәләр
шул бер иске тунны!.. Шунысы кызганыч: безнең соңгы елларда роман
дип басылган бик күп әсәрләребез бары тик күләм ягыннан гына романга
тартымнар. Эчтәлекләре, персонажлары, фикерләре белән алар берсе дә чын
роман түгел!.. Чыңгыз романыннан соң без барыбыз да үзебезгә дә, башкаларга
да башкачарак күз белән карарга мәҗбүрбез!..
Кая инде ул роман проблемаларына тотыну! Куркак әдәбият без, юаш әдәбият!
Без һәрвакытта әдәбиятта «икенче экран» булып кала киләбез. Яңа язылган
әсәрләр дә шуны раслый. Куркаклар без, өркәкләр... Шуңа күрә әдәбиятыбыз
ил күләменә чыга алмый! Пышылдап сөйләшкәнне Казанда ишетә алсак та,
Мәскәүгә барып җитә алмый шул ул! Кая инде чит илләр турында хыяллану!
Әгәр берәрсе кыюланып, аз гына авыз ача икән (әйбәт ачылган авызда һәрчак
теш күренеп китә, Фоат дус!), аны шундук мең капкын эләктереп ала. (...)
Без әдәбиятыбызның язмышын карсак кына бер кешегә тапшырдык та, хәзер
түгәрәк өстәл янына җыелып: «Нигә ил күләменә чыга алмыйбыз» – дип, такыр
башыбызны кашыйбыз! Э-эх! Ахмаклык! Кәрлә гәүдәң белән йөгерешкә чыкма!
Адымың вак икән, ерак йөрмә! Башың буш икән – аның өчен җилгә үпкәләмә!
Бәлки синең, минем эзләнүләрем бик югары дәрәҗәгә дә ирешмәс, бәлки без дә
Сабан туенда җиңә алмабыз, әмма безнең эзләнүләр хак юлда булсын иде! Бездән
соңгы туачак кеше, бездән соң әдәбиятка киләчәк зур талант иясе, безнең халыкның
тарихын, данын, исемен дөнья күләменә алып чыгачак кеше: «Әһә, безнең әдәбият тарихында да дөрес кешеләр булган бит, әй! Заманмы, үз талантларымы гына
җитмәгән, боз катлавын вата алмаганнар алуын, мәгәр дөрес юлдан атлаганнар,
нигез ташларына черек агач кертмәгәннәр!» – дип әйтерлек булсын.
Матбугат йортының коридорында тынчу ис таратып йөргән бик күпләрдән
моны көтеп булмый, Фоат. Моны җир кешеләреннән генә көтәргә була. Әдәбият
һәрвакыт мәгълүм бер җирдә генә шытып чыга. Ә җиребез бәрәкәтле. Бәрәкәтле
булмаса, аның Тукае, Такташы, Ф.Әмирханы, М.Галәве һәм Аяз Гыйләҗевләре
булыр идемени?! Нык тор! Кирәк чагында йокларга да өйрән! Савык! Хат яз.
Ихлас күңелдән, Аяз.

***
11 март, 1982 ел.
Казан.
Фоат, дус!
Мең сәламнәр сиңа! 14 февральдә язган хатыңа җавапны бүген генә язам.
Миңа да соңга калырга рөхсәттер бит?.. Син күзеңне бетереп, акылыңны җигеп,
маңгаеңны учлап хат язып утырганда, бәндәгез үзенең якын фикердәшләре Туфан,
Шәүкәт, Илдар белән Өфе каласында театрда Әнгам Атнабаевның бик кешелекле,
нечкә күңел белән иҗат ителеп, Рифгать Исрафилов тарафыннан йөрәкләргә үтеп
керерлек итеп куелган «Хушыгыз, хыялларым» исемле спектакль карап утыра
иде!.. Менә шул. Без дүртәүләп якын дустыбыз башкорт халкының олпат улы
Рафаэль Сафинның 50 еллык юбилеена барган идек. Уфаны шулкадәр яратып,
иманыбыз яңарып, кадеребез артып кайтты. Әнгам, Марат Кәримов, Рафаэльлар
яныннан өр-яңадан егеткә әйләнеп, көчәеп, гаярьләнеп кайтып киттек. Театрлары
да шәп, өч спектакль карадык, өчесе өч төрле, ләкин өчесенә дә бер уртак сыйфат
хас: чын күңелдән сәнгатькә гашыйк кешеләр эшли анда, әй! Җанга азык табып
була, күңел җимешләрен чумырып аласың, рәхмәт башкорт туганнарга! Ифрат
матур кичләр, онытылмас очрашулар, кабатланмас дуслык кичләре узды безнең
баштан. Татар язучысы үзенең зурлыгын белер өчен дә Уфага барып кайтырга
тиеш! Бар, безнең арада да бар, баралар да ике арадагы дуслыкка күләгә төшереп
кайталар! Андый саламторханнар да бар икән! Исемнәрен әйтеп, адресларын
тоттырып җибәрделәр шул кара йөзләрнең! Безгәме соң талашып ятарга?! Безгәме
соң арага күләгә төшерергә?! Халыклар, кешеләр авыр чор кичергәндә, күңелләр
каралганда, кырысланганда, кайберәүләр кансызланганда, башкорт белән татар
ызгышып ята аламы?!..
Менә шулай. Аннан 17сендә кайтып киттек, мин әле Бөгелмәдә төшеп
калдым, Әлмәттә, Җәлилдә, Зәйдә булдым, 28енә кадәр сәяхәт кылдым, кеше
булып, хаҗда булып күңелен нур белән йөгертеп кайткан хак мөселман кебек
сафланып, чыныгып, февральнең соңгы көненендә, иртәнге сәгать 9да үз
өемнең түренә кайтып, изү чишеп, чәй эчәргә утырдым. Кайбер сәфәрләрдән
соң баш тубал була, бу сәфәремнән күңел – тургай булып, баш тургайның оясы
булып кайтты. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк.
Хатын өйдә көтеп торган.
4тә минем көмеш туй иде, кунаклар җыелды. Туйга сигезенче март ялганды.
Бәйрәм дә бәйрәм, сый да хөрмәт, хатынның авызы ерык, минем күңел Уфадагы
кебек, хат язарга кул бармады. Күңел белән мин бу дөньяда түгел идем әле.
Рәхәт кичергән көннәр уздырдым. Бүген хатыңа тагын бер кат күз йөгертеп
чыгып, менә җитешеп хат язарга утырдым. Чөнки иртәгә тагын Әлмәткә китәм. Үзбәк Газизович Саттаровның 60 еллыгы. Союздан адрес һәм бүләк алып
барам, бер очтан Җәлилгә һәм Зәйгә кагылырга да ният бар, романга һәм яңа
очеркка материаллар кирәк...
Хатың ошады.
Син язган, эшләгән саен, тәҗрибә арткан саен драматургиянең авырлаша
баруын тоясың хәзер. Кайберәүләр эшкә өйрәнгән саен язу җиңелләшә дип
ышаналар. Ялган фикер! Күңел саекмаса, әдәбият, иҗат эше һаман, ай-ел
узган саен кыенлаша бара, үзеңә-үзең таләпне ешрак, ныграк куясың, күз
үткенләнә, үткен күз хаталарны, йомшак якларны үзе чит кеше киңәшеннән
тыш та күрә башлый. Мәскәүдән син өйрәнеп тә, уйланып та кайтырсың дип
ышанам! Пьеса тәмамлагансың, котлыйм. Укырга насыйп булсын! Пьесаңның
исеме ул кадәрле үк уңышлы түгел, озынрак та, әйтергә теләгән мәгънәне
артык гадиләштереп, кычкырып тора. Синең исем кушарга маһирлык бар,
бу җәһәттән тәҗрибәле муллалардан бер дә калышмыйсың, тагын бер кат
уйларсың әле, яме?! Апрель тирәсендә пьеса күтәреп кайтам дигәнсең, әйбәт,
кайт, мин апрель урталарына кадәр булмыйм, кайтып җитмәсәм, егетләр белән
укый тор инде, кайтып өлгерсәм, рәхәтләнеп укып чыгарбыз.
Шәһәр тормышыннан ялыккансың. Син авылдан туп-туры Мәскәүгә,
мәркәзләрнең мәркәзенә, шау-шулы һәм артык хәрәкәтчән калага юлыктың
шул. Без, авыл малайлары, Мәскәүгә кадәр Казанда кайнап, сабынга әйләнгән
идек, башкалада шома гына шуып йөрдек, ул-бу сизелмәде алай. Дөрес, мин
үзем дә Мәскәүдә тора алмас идем, җан өчен бәләкәйрәк, җылырак калалар
кирәк. Ә Мәскәү – ул олы базар, чиксез зур ярминкә. Анда кунак булып барырга
гына ярыйдыр, шулаймы?
«Әтәч менгән читәнгә»не яраткансың икән. Рәхмәт. Үземә дә ошый ул каһәр
суккан повесть! Дөреслек бар анда, хәвеф бар, борчылу бар...
Менә шулай. Ярый, хуш булып тор, Фоат дус! Эшлә, тынма!
Ризванга, шәкерт иптәшләреңә, безне белгәннәргә күптин-күп сәлам
тапшыр. Икеләнмә, шикләнмә, күңелеңне төшермә, эшлә!
Сагынып, ихлас күңелдән, Аяз.

 

«КУ» 10, 2025

Фото: Krea ai

Теги: хатлар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев