Логотип Казан Утлары
"Казан утлары" - минем язмышымда

«Казан утлары» фатихасы белән

Иң мөһиме – өлкәннәр минем шигырьләрнең кайберләрен «Казан утлары»нда бастырырга, дигән карар чыгардылар. Арада «...Сынатмастыр күңел...» кебек ундүрт яшьтә язган шигырьләр дә бар иде.

Мәктәпнең башлангыч сыйныфларында укыганда ук, мин Казанда нәшер ителә торган күп кенә газета-журналларның абунәчесе идем. Дөресрәге, минем өчен әти аларны өйгә алдыра иде. Балалар өчен чыга торган «Яшь ленинчы» белән «Ялкын»ны әйткән дә юк, «Казан утлары»н да ун яшемнән укып бара башладым. Бу вакытта мин гади укучы гына түгел, ә көн саен «шигырьләр» язучы чып-чын графоман да идем. Атна саен димәсәң, шуларны Казанга юллыйм, бераздан әкәмәт зур конвертларда бармак иллесе кәгазьләрдә җаваплар килә: «Язганнарың редакция таләпләренә җавап бирми әле», янәсе. Килмәгәе тагын, аның каравы – конвертлар! Андый зур конвертлы хатларны авылда миннән башка беркем дә алмый. Шигырьләр белән эш барып чыкмагач, мин көл җыю, әбиләргә булышу турында хәбәрләр яза башладым. Алар бер-бер артлы дөньяга чыга торды, минем кесәдә инде «Яшь ленинчы»ның «Яшь хәбәрче» таныклыгы кыштырдый, уен-муен түгел... Бераздан шигырьсымак нәрсәләр дә басыла башлады. Инде «Казан утлары» журналына үреләсе килә. Мәктәптә укучы икәнемне белдермичә генә язганнарымны анда да күндерә башладым. Ул заманда минем кебек бала-чаганың журналда урын алуын күз алдына да китерүе кыен. Хәзер инде бу табигый хәлгә әверелде. Тора-торып шаккатам: ул елларда журналның авторлары – Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арслан... Яшь дигәннәре дә кемнәр бит әле: Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм! Баш әйләнерлек исемнәр. Ләкин бит мин дә бөтенләй үк төшеп калганнардан түгел – тезмәләр язып, инде ничә калын дәфтәр тутырдым. Арада мәхәббәт шигырьләре дә шактый. Туган җиргә, өйгә, әти-әнигә, яр буендагы тал-тирәкләргә генә түгел, күрше авыл кызына багышланганнары да бар. Җавап озакламады. Кем язган диген?! Ул елларда бик популяр язучы Вакыйф Нуруллин! «Хөрмәтле ип. Зәйдуллин! Кызганычка каршы, өч шигырегезнең берсе дә журналда бастырырлык түгел, яңа шигъри фикер юк икән аларда. «Йөрәк кыллары» Г.Латыйпның йөрәк кыллары һәм скрипка кыллары турындагы шигырен хәтерләтә, ләкин сәнгатьчә эшләнеше ягыннан аннан күп кайтыш. Белмим, сезне кем өметләндереп язгандыр, ләкин мин бу кулъязмаларыгыз буенча өметләндерерлек сүз әйтә алмыйм. Ихтирам белән әдәби хезмәткәр В.Нуруллин.» Хатның язылу вакыты да теркәлгән: 18.11.1974 ел. Тә-әк... миңа бу вакытта 12 яшь. Вакыйф абый мине тәгаен башлап язучы бер пенсионер дип уйлаган инде... Журналның әдәби хезмәткәре Марсель Галиевнең 1975 елның 3 февралендә язган хаты да ничектер сакланып калган: «Шигырьләрегездә яңалык юк, сәнгатьчә эшләнеше түбән, иҗат эшенә җитди карарга кирәк, киләчәктә иҗатыгызга карата таләпчән булыгыз.»

Бу теләкне әле бүген дә күпләребез шигарь итеп түр башына элеп куя ала.

Берничә елдан соң хатлар торган саен хәерхаһ була бара. Бигрәк тә бу Рәдиф Гаташ хатларына хас. Менә әлеге юллар, 1977 елның 4 августында (миңа инде 15 яшь!) язылган: «Хәзер сиңа иң кирәге – шигырьгә күчәрлек үз дөньяң, биографияң, кичерешләрең булу. Юкса, күпчелек очракта син үзең белмәгәнне, кичермәгәнне язасың яки ялган хисләр, күптәнге, безнең чор, заманга туры килмәгән, социаль әһәмиятсез образлар белән мавыгасың («Хәнҗәр», «Әмир Хөсрәү Дәһләвидән»).» Рәдиф абый инде минем мәктәп укучысы гына булуымны белә, шуңа күрә юатып куярга да онытмый: «Аңлыйсыңдыр, шигырьләрең әлегә журнал таләпләренә җавап бирми. Әмма минем өмет арта бара: син үсәсең, үзгәрәсең, эзләнәсең. Вакыты белән бар да килер. Күбрәк укы, күп яз да. Ничәнче класста укыйсың син?»

Шулай Казан белән ике арада хатлар йөри торды, утлары гел кызыктырып торса да, башкалага, аның төп журналына лаек шигырьләр каләмемнән төшәргә ашыкмады. Ниһаять, унынчы сыйныфта укыганда, кышкы каникул вакытында мине Татарстан Язучылар берлегенә индивидуаль семинарга чакырдылар. Өлкәннәр хәтерли: 1979 елга кергәндә, суык 50 градуска җитте, агачлар туңудан шартлап ярылды. Шул зәмһәрир салкында мин Казанга чыгып киттем. Әле дә хәтерлим, бәсәреп, Баумандагы Язучылар берлеге бинасына килеп кергәч, Илдар абый Юзеев миңа шаккатып карап торды, тамагын кырды: «Бигрәк тәвәккәл кеше икәнсең, энем!» Тәвәккәл дип... шигырьне язмыш иткәч, ул үзе йөртә инде кешене. Хәер, Башкортстаннан Ләис Зөлкарнәй дә чакырулы булган, тик мондый суыкта шундый ерак юлга чыгып китәргә ул юләрмени? Минем исә Казанга юл алай ук озак түгел, күнегелгән, тапталган.

Семинарга утызлап язучы җыелган иде. Алар да теш өшерлек салкын дип тормаган, килгәннәр. Хәер, шәһәрдә миңа көн торышы түзәрлек булып тоелды. Шулай да арада аякларына унта кигәннәр дә бар иде. Укыдым язганнарымны, кулны да, онытылып китеп болгап алдым.  Юзеев утырган зур бүлмә тагын да җылынган кебек булды. Һы, шундый мактаулардан соң!

– Артык мактамагыз, егетнең бозылуы бар, – диде Гариф Ахунов. – Мактаганнан яисә сүккәннән бозыла икән, безгә андый шагыйрьнең кирәге юк! – дип, гадәтенчә кырыс кына Туфан Миңнуллин әлеге мәсьәләгә үз карашын белдерде.

Чыннан да шулай бит! Шагыйрь иң әүвәл үзенең кем икәнен белсен. Читләрнең бәяләве күңелле яки күңелсез булырга мөмкин, ләкин алар фикере сине үзең сайлаган юлдан тайпылдырмаска тиеш. Һәрхәлдә ул вакытта мин бу хакыйкатьне төптән үк аңлап бетермәсәм дә, Туфан абыйның сүзе гомергә хәтеремә уелып калды.

Иң мөһиме – өлкәннәр минем шигырьләрнең кайберләрен «Казан утлары»нда бастырырга, дигән карар чыгардылар. Арада «...Сынатмастыр күңел...» кебек ундүрт яшьтә язган шигырьләр дә бар иде. Әйе, Гаташ дөрес әйткән, вакыты белән бар да килә. Кем әйтмешли, кала алуым шулай башланды.

– Мәктәпне тәмамлагач, укырга кая керәсең? – дип сорады Туфан абый.

– Әтәй финанс-икътисад институтына керергә куша. Һичьюгы авыл хуҗалыгы институтына да риза, – дидем мин.

– Сиңа университетка, татар бүлегенә керергә кирәк! – диде Туфан абый, янә өзеп.

– Алай димә әле син, Туфан, – дип Гариф Ахунов тагын сүзгә кушылды.

– Әнә Чыңгыз Айтматов... Зоотехникка укыган, ә нинди язучы! – Безнең татар бер юл сайласа, гадәттә, шуннан читкә китми ул. Ркаилнең дә калхуз персидәтеле булудан башы чыкмас. Йә? – дип, калын күзлек кысасына орынып, Туфан абый миңа җентекләп карады.

– Татар бүлегенә кереп булырмы икән? – дидем мин, шикләнеп. Үземнең сыйфат белән рәвешне дә бик аерып бетермәгәнемне аңлый идем. Ә әти өндәгән уку йортларында мин читтән торып әзерлек курсларында укыйм, математикадан контроль эшләрне әйбәт билгеләргә тапшырам. Барысы да шаркылдап көлеп җибәрде.

– Аңарчы «Казан утлары»нда синең шигырьләрең чыгачак! – диде Фәннур Сафин.

Чыннан да, татар әдәбиятыннан имтихан бирергә дип кергәч, укытучының өстәлендә Ләис белән минем шигырьләр бәйләме чыккан «Казан утлары» журналының яңа саны ята иде. Соң инде шундый чакта ничек имтиханны начар билгегә бирәсең?

Туган авылымда 1971 елдан башлап яраткан журналымның төпләмәләре саклана. Кайсыларын дерматин белән тышлаганмын. Кайткан чакларда мин шул төпләмәләрне актарып утырырга яратам. Сәер хисләр кичерәм мондый чакларда. Әлеге сәхифәләрдә ярты гасырдан да артык гомер. Шул вакыт эчендәге бөтен татар әдәбиятының агышы күз алдыннан үтә. Тик 70-80 нче еллардагы кайбер әдәби мәкаләләр ертып алынган икән. Хәтеремдә, студент елларында авылга кайткач, аларны Ләбиб Лерон үзе белән алып киткән иде. Миннән рөхсәт сорап, әлбәттә. Ул чакта ул әдәби тәнкыйтьче булырга хыяллана идеме соң... Хәер, монысы да тарих инде. 

 

"КУ" 07, 2021

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев