Гомерлек юлдашым

Мин инде тугызынчы дистәне ваклап баручы шактый өлкән яшьтәге кеше. Үз-үземне белә-белгәннән, уку-язу таныганнан бирле ул вакытларда «Совет әдәбияты» исемен йөртүче бу журнал миңа теге яки бу дәрәҗәдә таныш. Безнең гаиләдә ул бераз бәхәс, тавыш та чыгаргалап ала иде. Аның яңа саны килүгә абый белән апа журналны әүвәл уку өчен тарткалашып та алуларын хәтерлим. Миңа, сеңелкәшкә алардан соң гына эләгә. Әмма әнкәй еш кына кычкырып укырга куша иде. Сукыр лампа янына тезелеп утырабыз: беребез укый, калганнарыбыз тыңлап тора. (Г.Әпсәләмовның сугыш турындагы әсәрләрен хәтта әле икешәр мәртәбә дә кычкырып укыдык бугай). Бераз танышкач, тәэсирләр белән уртаклашып алабыз. Әнкәй үзе дә андый әңгәмәләргә еш кына катнашып китә иде. «Совет әдәбияты»н китапханәдән, күршекүләннән алып укуны да хәтерлим. Бу журналны уку безнең гаилә өчен, ничектер, ашау, йоклау кебек зарури бер гамәлгә әйләнде. Ул вакытта әле радио-телевидение безнең өчен юк. Дөнья, яшәеш-тормыш турындагы мәгълүматларның шактыен без «Совет әдәбияты» аркылы алдык. Татар әдәбиятындагы күп кенә әсәрләр безгә журнал вариантында кереп калды. Үскән саен журнал белән кызыксыну артканнан-арта барды. VII сыйныфлардан бу мәҗмуганы башыннан азагына кадәр уку, аның белән танышып чыгу гадәти бер күренешкә әйләнде. Студент елларында инде без фәкыйрегез үзенә күрә бер тәнкыйтьчегә дә әйләнеп китте. Хәтта бераз төрттеребрәк «Безнең Белинский» дип әйтүләр дә ишетелгәләде. Мәкалә рецензияләр язам, гәҗит-журналларга илтәм. Әмма аларның күбесе басылмады. 60 нчы елларда Рафаил Төхфәтуллинның «Йолдызым» повесте бик популяр иде. Аның хакында без университетта китап укучылар конференциясе дә уздырдык. Авторның үзен дә чакырдык. Мин төп докладны ясадым. Бу чыгышны рецензия рәвешендә хәтта «Совет әдәбияты» да бастырып чыгарды (1962 ел, –№7.–  143-146 б.). Журналда бу минем тәүге публикациям иде. Алга таба бик саранланып кына булса да, мәҗмуга миңа ишекләрен ача башлады. Бераздан, мәсәлән, Ч.Айтматов әсәрләренең татарча басмасы чыгу уңае белән язылган «Гади кешене олы итеп» дигән мәкаләм дөнья күрде (1966 ел, № 6). Ә инде журнал исемен алыштыргач, төгәлрәге 70 еллардан башлап, мин мәҗмуганың даими авторларының берсенә әверелдем. Ике дистә елдан артык «Казан утлары»ның редколлегия әгъзасы да булып тордым. Журнал хакында аерым мәкаләләр язарга, чыгышлар ясарга да туры килде. Аларның шактые гәҗит-журналларда, төрле җыентыкларда басылып та чыкты. Минем ярты гасырдан артыкка сузылган педагогик, уку-укыту эшчәнлегем, фәнни тикшеренүләрем дә бу журнал белән тыгыз бәйләнештә барды. Андагы материалларны мин шәкерт-студентларыма, хезмәттәшләремә дә җиткереп барырга тырыштым. 

Бер гасырлык яшәү дәверендә төрле исем-атамалар белән йөртелгән хәзерге «Казан утлары» меңьеллык сүз сәнгатебезнең, милләтебез яшәешенең төп, магистраль елында туган күренеш. Аның тууында, яшәешендә Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, М.Җәлил, Г.Бәширов, Х.Туфан, С.Хәким һәм башка бик күп каләм әһелләребезнең өлеше бар. Бу журнал соңгы дәвер татар әдәбиятының үзенә күрә бер мәркәзе, штабы кебек тә булды. Күпчелек әдипләребез укучыларга журнал аркылы танылды. Соңгы гасырдагы милли- рухи, мәдәни тормышыбызны без, гомумән, бу мәҗмугадан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Хәзер бездә татар телендә дистәләгән журнал чыгып килә. Әмма, шуңа да карамастан, «Казан утлары» беренчелеген, лидерлык вазифасын, сүз сәнгатебезнең үсеш дәрәҗәсен билгеләүче бер барометрлык функциясен хәзер дә саклый. Ул, иң беренче чиратта, әдәби журнал. Әмма бу мәҗмуга билгеле бер дәрәҗәдә гомуммилли вазифаларны да үтәп килә. Анда, әдәбият-сәнгать материаллары белән бергә, тарихи, сәяси, мәгърифәти мәсьәләләр дә яктыртыла, милләтара бәйләнешләр дә игътибардан читтә калмый. Кыскасы, «Казан утлары» рухи-мәдәни, иҗтимагый-милли тереклегебезнең үзенә күрә бер елъязмасы да булып тора. 

Миңа Төркиядә, элеккеге СССР составындагы милли республикаларда, аеруча Казакъстанда, Үзбәкстан, Төрекмәнстан җөмһүриятләрендә еш булырга туры килә. Шунысы мөһим: бу мәмләкәтләрнең шактый гына зыялылары «Казан утлары»н белә, аның эшчәнлеген уңай бәяли. 2018 елның апрелендә, мәсәлән, мин Дүшәнбе каласында халыкара конференциядә катнаштым. Очрашу-әңгәмәләр вакытында дистәләгән таҗик әдип-галименең безнең мәҗмуга хакында белеп сөйләүләре без фәкыйрегезне бик тә сөендерде. Биредәге Милли университетның кафедра мөдире Мортаза Зәйнетдинов, мәсәлән, татар-таҗик әдәби бәйләнешләре, «Казан утлары» турында махсус мәкаләхезмәтләр дә язган. 

«Кадрлар барысын да хәл итә», – дип, юкка гына әйтмиләрдер. Журналның озак еллар буе абруйлы басма булып килүендә анда эшләгән һәм хәзер дә хезмәт куючы баш мөхәррирләренең, хезмәткәрләренең роле искиткеч зур. Болар арасында Г.Кашшаф, Р.Мостафин, Н.Арслан, Р.Фәйзуллин, Т.Әйди, К.Кәримов һәм башка бик күп билгеле затларны атап китәргә була. 40 елга якын журналның поэзия бүлеген җитәкләгән күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ эшчәнлеге үзе генә дә махсус бер мәкалә-язмага соралып тора. Бу истәлекле юбилей алды көннәрендә аларның һәммәсенә дә, шулай ук күпләгән авторларга рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәк көннәрдә дә «Казан утлары» үзенең остазлык, беренчелек позициясен саклап, туган тел, милләтебез мәнфәгатьләре өчен көрәштә фидакарьлекнең бер өлгесе, үрнәге булып калсын иде.
 

"КУ" 12, 2021

Фото:архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: