"Казан утлары" журналы китапханәсе сериясендә яңа китап көтелә!

Башкортстанда яшәп иҗат итүче Айгиз Баймөхәммәтовның "Казан утлары" китапханәсе сериясендә "Нахак" исемле китабы басылып чыгачак. Китапка авторның ике әсәре кергән: "Нахак" хикәясе һәм "Урам балалары" повесте.
⠀
Китап басылып чыккач, автор үзе дә Казанга очрашуга килер дип көтелә. Китапны тәкъдим итү кичәсенә, хөрмәтле дуслар, сезне дә көтеп калабыз. Айгиз Баймөхәммәтовка сорауларыгызны биреп, автограф алу мөмкинлеге дә булачак.
⠀
Китап турында фикерләрегезне бу пост астында калдыра аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз