Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Үзем турында

Кимчелеге аз сүземнең, тәме – күп...

Кимчелеге аз сүземнең, тәме – күп,

Һәр әйткәнем күңелдә урын алган.

Байбога әкә иҗатымны бәһаләп:

«Казакъның ул – акыны», – дип зурлаган.

Хакимнәрдән исем даулап йөрмәдем,

Кайберәүләр кебек өшеп йә талып.

Тарпан-тулпарга охшаган холкым бар,

Яманлык күрсәм, калмадым югалып.

Йөз яшермим оялып ил каршында,

Юлым үргә, һаман биеккә илтә.

Кермәсәм дә төрле исемлекләргә,

Эшем мине гел дәрәҗәле йөртә.

Телгәләмим үз-үземне һич кызып,

Дөнья күргән агайлар күк мин түзем.

Әйткәннәрем кадак сыман кагылган, –

Хәсрәтләнә халкым өчен күп сүзем.

Әле галим булып кыштырдый каләм,

Әле ахмак сүздән гауга тудырып.

Язамын һәр җырымны ташка уеп,

Баш өстемдә калсын дип мәңге торып.

Никадәрле ялгыз талант таш ярган,

Таң булып аткан ярып караңгыны.

Бу дөньяда акыннар бар да туган,

Шигырьдә көндәш бары Абай гына!

Кимчелеге аз сүземнең, тәме – күп,

Хакыйкатькә туры килгән гаме күп.

Гөнаһ язылыр казакъка мин булмасам, –

Абайдан башка атаклы акыны юк...

 

Шаһизадә Әбдикәримов

Казакъчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

Шаһизадә Үтәтиләү улы Әбдикәримов 1956 елның 16 сентябрендә Казакъстанның Кызылорда өлкәсе Кармакчы районы Яңа юл авылында туа. Казакъстан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын туган районында чыга торган «Коммунизм маягы» газетасының әдәби хезмәткәре булып башлап җибәрә. 1988 – 1995 елларда Байконур телерадиокомпаниясендә баш мөхәррир, рәис урынбасары, телекомпания рәисе булып эшли.

Бүгенге көндә Шаһизадә Әбдикәримов «Кызылорда» җәмәгать телерадиокомпаниясе»н гамәлгә куючы, «Когам» (җәмгыять) газетасының директоры, Казакъстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Казакъстан телерадиотапшырулар ассоциациясе Президенты, «Нур Ватан» партиясе әгъзасы, Кызылорда өлкә мәслихәте депутаты, «Кызылорда шәһәренең мактаулы гражданы» булып тора. Берничә китап авторы. «Күк астында каһанат» дигән шигырьләр китабы кыргыз телендә басылып чыккан. Шигырьләре татар телендә беренче тапкыр дөнья күрә.

 

“КУ” 9, 2019

Фотода автор; "Казан утлары" архивыннан

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев